90 көндә миллионер булып буламы? Унтугызынчы көн. Иң зур дошман - син үзең!

90 көндә миллионер булып буламы? Унтугызынчы көн. Иң зур дошман - син үзең!

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Бүген марафонның унтугызынчы көне. Көне иде. Тәмамланды да инде.

Бүген - Җиңү көне. Фашизмны җиңү көне. Нацизмны җиңү көне.

Бу сугышта никадәр кеше һәлак булган. Кайсыдыр бер миллләтнең үз милләтен башка милләтләрдән югарырак санавы нәтиҗәсендә...

Әлеге сугышта минем дә бабам һәлак булган. Әниемнең абыйлары-энеләре һәлак булган. Туганнарымның, якын дусларымның әти-әниләре, әби-бабалары һәлак булган...

Сугыштан зыян күрмәгән кем генә бар икән?! Мондый сугыш булмасын дисәк, фашизмны, нацизмны тамырыннан чабарга кирәк. Җир шарында яшибез икән - барыбыз да бертигез хокуклы булырга тиешбез, югыйсә. Кайсы гына милләттән булсак та. Үз телеңне, милләтеңне яратырга һәм башка телләрне, милләтләрне хөрмәт итәргә кирәк...

Бүген җиңү турында күп уйладым. Безнең күбебез еш кына җиңеләбез. Уңышсызлыклардан җиңеләбез. Күп кенә зур эшләр алдында көчебез җитәрлек түгел дип алдан ук җиңелү турында уйлап куябыз. Батырлык җитми.

Нәрсә соң ул батырлык? Ул - үзеңә, үз көчләреңә ышану. Гаиләңә ышану. Дусларыңа ышану. Командаңа ышану. Үзең күрсәтә торган хезмәтләргә ышану. Үз товарларыңа ышану. 

Без ни өчен җиңеләбез булып чыга соң инде? Үзебезнең көчебезгә, үзебезнең мөмкинлекләребезгә ышанмаган өчен җиңеләбез. 

Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-әниләрегезне яисә әби-бабайларыгызны күз алдына китерегез. Алар "юк, бездән булмас, немец фашистлары безне җиңәрләр, көрәшеп торудан файда юк" дип барысы да пленга бирелделәр дә, аларны концлагерьларда үтереп бетерделәр, ди. Без хәзер булыр идекме икән? Мөгаен, юктыр. Булсак та - без булмас идек ул.

Ә хәзер ни үзгәрде? Әйе, тыныч-имин тормыш кичерәбез. Сугышлар юк. Әмма батырлык хисе теләсә кайсы вакытта булырга тиеш. Батырлык хисе булмаса без чиновникларның башбаштаклыгына да, башка гаделсезлекләргә дә түзеп торырбыз. Мескеннәр кебек хис итәргә яратасызмы үзегезне? Мин - юк!

Батыр булу өчен нишләргә? Җиңүләргә ирешү өчен нишләргә? Барлык башка җиңүләрне үзеңне җиңүдән башларга кирәк!

Менә шундый уйлар. Җиңү турында.

Бүген көнем ничек үтте дисезме? Эшләдем, укыдым, үземне җиңү өстендә эш алып бардым. Брайан Трейсиның "Простые правила личного успеха" дип исемләнгән аудиокитабын тыңладым. 

КИҢӘШ

1. Вакыт табып Брайан Трейсиның "Простые правила личного успеха" дип исемләнгән аудиокитабын тыңларга тәкъдим итәм (сез тыңлый алсын өчен үз аудиоларыма өстәдем): https://vk.com/audios16477222.

Аның кебек оста сөйли алмыйм әлегә. Тәҗрибә белән килер.

Уңышлы матур көннәр/төннәр сезгә! Җиңү белән!

ЕГЕРМЕНЧЕ КӨН >>