90 көндә миллионер булып буламы? Унҗиденче көн. Онлайн бизнес төрләре

90 көндә миллионер булып буламы? Унҗиденче көн. Онлайн бизнес төрләре

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Бүген - чираттагы ял көне. Кем өчендер. Минем өчен түгел.

Марафонның һәр көне кадерле. Бүген шактый эш эшләргә өлгердем. Моңа өстәп әле онлайн-бизнес төрләре белән дә танышып чыктым.

Онлайн-бизнесның ниндие генә юк. Кайбер сайтларда хәтта йөзләгән вариант тәкъдим ителә. Ал да эшлә генә. Сезгә аларның кайберләрен санап үтәргә булдым. Теләгән кеше калганын үзе табып укый алыр, дип уйлыйм.

  1. Интернет-кибет идеясе
  2. Сайт төзү һәм аны таныту (раскрутка) идеясе
  3. Интернет-киоск идеясе
  4. Интернет-кафе идеясе
  5. Интернет-портал төзү идеясе
  6. Кытай товарлары дропшиппингы идеясе
  7. Интернет-ярминкәләр идеясе
  8. Интернет-консультацияләр идеясе
  9. Социаль челтәр төзү идеясе
  10. Форекс биржасы идеясе
  11. Тизер рекламасы идеясе
  12. Әйберләр алышу интернет-сервисы идеясе
  13. ВКонтактеда төркемнәрне таныту идеясе
  14. Инстаграмда раскрутка идеясе
  15. Интернет-реклама агентлыгы идеясе
  16. Интернет-радиостанция идеясе
  17. Интернет-телевидение идеясе
  18. Интернет-газета/журнал идеясе
  19. Интернет-форум төзү идеясе
  20. Веб-дизайн (Photoshop) ярдәмендә акча эшләү идеясе
  21. Принтшоп идеясе
  22. Онлайн-марафон үткәрү идеясе
  23. Вебинар үткәрү идеясе
  24. Интернет-вуз идеясе
  25. Копирайтер хезмәте идеясе һ.б.

Кыскасы, идеяләр күп. Әмма, кайсын сайласаң да, бизнес-план булдыру кирәк. Берәр блогымда бизнес-план турында сөйләргә исәп. Әлегә идеяне сайлый торыгыз. Һәм матур планнар белән йокларга ятыгыз!

Татлы йокылар, дуслар!

УНСИГЕЗЕНЧЕ КӨН >>