90 көндә миллионер булып буламы? Уникенче көн. Нәрсә ул - лояльлек?

90 көндә миллионер булып буламы? Уникенче көн. Нәрсә ул - лояльлек?

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Блог укучыларымны һәм үземне марафонның уникенче көне тәмамлану белән котлыйм. 

Язның матур көннәре - урамда гына йөрисе, бер эш тә эшлисе килми торган көннәр башланды. Шул исәптән - минем дә. :) Әмма, урамда матур көннәр булса да, урам үзенә тартып торса да, игътибарны читкә юнәлтмичә, эшләремне яхшы итеп эшли алдым.

Эчке настрой булгач, күңел рухлангач, күп итеп акча эшләүгә үземне көйләгәч, соңгы көннәрдә бер-бер артлы килешүләр төзи башлаган идем. Хәзер әлеге проектларны башкару белән шөгыльләнәм. Эш күп. Яңа сайтларга да заказлар бар, сайтны таныту (продвижение сайта), SEO һәм SMM га да заказлар бар. Хәтта тәрҗемә эшләренә дә. Моннан тыш - көн саен инглиз телен өйрәнү, мотивацион китаплар уку, бизнес-идеяләр һәм бизнес өчен заманча IT-проектлар белән танышу, эшмәкәрләр (предпринимательләр) белән дуслашу, блог язу...

Әле бүген тагын бер заказ алдым. Шуңа күрә дә иптәшкә командама берәр IT-специалистны (web-программалау, SEO, SMM, клиентлар белән татар һәм рус телләрендә иркен аралашып эшли алган хезмәткәр һ.б.) да эшкә алырга теләк туып тора. Офиста утырып эшләргә урыннар да бар. Минем командама дигән кеше якын киләчәктә юлымда очрар әле, дип уйлыйм.

Сан артыннан куарга җыенмыйм. Иң беренче - сыйфат. Миңа лояль клиентлар кирәк. Хезмәтләребезне ошаткан, безнең турыда яхшы гына тәэсир калдыра торган.

Лояль дигәннән - лояльлек турында сөйләшәсем килә. Лояльлек - кыскача гына әйткәндә, товарга яисә күрсәтелә торган хезмәтләргә ышанычлы, уңай караш ул.

Лояль клиентлар һәм сатып алучылар булдыру өчен маркетологлар бик күп көч, ә компанияләр һәм бизнесменнар - бик зур акчалар сарыф итәләр. Товар яисә күрсәтелә торган хезмәт турында миллиардлаган бюджетлы реклама кампанияләре оештыралар. Бары тик шул теш пасталары белән генә теш чистартасы, шул кер порошоклары белән генә кер юасы, шул сокларны гына эчәсе, шул сагызларны гына чәйнисе килә башлый.

Рестораннарда официантлар матур итеп елмаялар, матур музыкалар тыңлыйбыз, акцияләрдә катнашабыз, купоннардан файдаланабыз һ.б. Маркетинг турында аерым бер блог язасым бар. Әле заманча маркетингны ныгытып белеп бетермим кебек тоела. Моның өчен видеолар карыйм, китаплар укыйм, аудиолар тыңлыйм. Бары тик күпмедер дәрәҗәдә үзем профессионал булгач кына бу турыда сөйләрмен, дип исәп тотам. Игорь Манн исемле маркетолог китапларын да йөкләп алып укырга планлаштырып куйдым. Россиядә иң яхшы маркетологларның берсе диләр аны.

Үзегез беләсез, әгәр дә официант, кассир, сатучы, кондуктор яисә башка шундый бер товар сатучы яисә хезмәт күрсәтүче тупас кыланса - лояльлекнең "л" хәрефе дә калмый. Ул кафега керәсе, ул автобуска утырасы, ул кибеттән әйбер сатып аласы килми башлый.

Үз тәҗрибәмнән бер мисал китерәсем килә. "Татар иле" проектын эшләгән вакытта матбугатта күп кенә тискәре язмалар басылып чыкты (гомумән, хәзер матбугат тулы кара мәгълүмат - кайдадыр авария, кайдадыр кемдер кемнедер көчләгән яисә үтергән һ.б. - файдалы материалларны укучылар азая бара кебек; халык сары матбугатка ияләшеп бара - халык укыган саен матбугатта андый язмалар саны арта гына!). Үзләренең укучыларын күбрәк дулкынландырасы, күбрәк "кыздырасы", аралаштырасы килеп бик күп матбугат басмалары бер-бер артлы "Татар иле"н һәм аны эшләүчеләрне хурлап язмалар урнаштыра башладылар. Әмма бит аны эшләүчеләр - без. Без аның алай түгел икәнен бик яхшы белеп торабыз. Анда әйтелгән нахак сүзләр өчен генә дә суд аша миллионлаган акча эшләп була иде. Ничектер бу каралыкка кереп китәсе килмәде. Лояльлек турында сүз дә юк. Кемгә ничектер, минем өчен "Бизнес онлайн" электрон газетасы әле дә нибары "сары пресса" гына. Кемнәндер көлү, кемгәдер пычрак ягу чарасы булып истә калды. Аны укыганым да юк. Аена бер-ике генә более-менее файдалы материал күзгә чагылып китә. Бу - шәхсән минем фикерем, чөнки кайчангыдыр "сары" язмасы белән ул мине үзеннән биздереп калдырды. Ул гына түгел, башка күп кенә газеталар да... (кайбер газеталарның редакторлары һәм журналистлары инде барын да аңлап гафу үтенделәр, гаепләрен аңладылар һәм без алар белән хәзер дусларча аралашабыз)

Шул ук вакытта, ул елларда РБК дигән интернет-газета да миннән интервью алган иде. Кешечә нормаль сораулар бирделәр, барысын да энәсеннән җебенә кадәр ачыкладылар һәм, минем сүзләрне бозмыйча, барысын да более-менее дөрес итеп язып чыктылар. Бердәнбер гаделгә якын булган язма бары тик аларда гына басылып чыкты. Кешеләргә нахак сүзләр әйтелмәгән, ялалар ягылмаган, мәсьәләгә нейтраль карашлы, үзенең тискәре яисә уңай карашын газета укучыга көчләп такмаган язма - чын журналист язмасы дөнья күрде. 

Шул вакыттан бирле мин бары тик әлеге яңалыклар сайтын гына карап барам, әлеге телевизион каналда гына яңалыклар карыйм (ара-тирә - Яңа гасыр телеканалын һәм музыкаль каналларны карыйм, телевизорга көненә максимум ярты сәгать вакыт сарыф итәм), һәм бары тик РБКның гына мобиль кушымтасы минем смартфонда урын алган. Гаделлек ярата торган кеше буларак, башка гаделсезлекләрне, буш сүзләрне карап утырырга вакытым да, теләгем дә юк.

Менә мин - РБКның иң лояль клиенты! Мин аларның сораштыруларында да катнашам, аларга гадел җавап бирәм.

Лояль клиентларны сарафан радиосы аша (дуслардан, танышлардан ишетеп) тә күпләп табып була. Мәсәлән, теш врачына, репетиторларга һ.б. шундый кешеләргә якын кешеләрнең тәкъдимнәре буенча барабыз. Ягъни, без - аларның лояль клиентларына әйләнәбез.

КИҢӘШ

1. Әгәр үз бизнесыгызны ачарга уйласагыз, сез клиентларны ничек эзләр идегез? Берәр кәгазь алып язып чыгыгыз. Комментарийларда калдырсагыз - тагын да яхшырак. Фикер алышырбыз.

2. Клиентлар базасын ничек арттырыр идегез? Иң яхшы клиентларга нинди ташламалар яисә бүләкләр бирер идегез?

3. Сез үзегез нинди товарларга, хезмәтләргә, компанияләргә лояль карыйсыз? Фикерләрегезне комментарийларда язып чыгыгыз.

Уйланыгыз. Сез кайсы да булса бер компаниядә эшлисез, ди. Карьера баскычыннан күтәрелергә телисез, ди. Гади эшче булганда клиентларга карата төксе булдыгыз, ди. Клиентларыгыз кимеде, ди. Шуның өчен җитәкчегезне эшеннән кудылар, ди. Шул оешманың җитәкчесе итеп хәзер сезне куйдылар, ди. Кичә төксе итеп җавап биргән клиентларыгызны хәзер матур итеп елмаеп каршы ала алырсызмы? Ул сезгә икенче мәртәбә ышанырмы?

Миңа сездән киңәш: нинди генә эштә булсагыз да - гади хезмәткәрме, бизнес иясеме - клиентларыгызга карата яхшы мөгалләмәдә булыгыз. Бүген сез - гади кеше, ә иртәгә - танылган кеше, яисә, киресенчә, бүген сез танылган кеше, ә иртәгә - гади бер кешегә әверелүегез мөмкин. Статусыгыз алышынуга карап сезнең эчке рухи дөньягыз үзгәрергә тиеш түгел. Кем генә булсагыз да, сезнең күңелегез яхшылыкта булсын.

Мисал өчен, бер кеше урамда сездән юл күрсәтүегезне сорады, ди. Аңа ярдәм итәргә тырышыгыз. Башкаларга өстән яисә астан карамагыз. Бүгенге тискәре эшегез иртәгә кире үзегезгә әйләнеп кайтачак. Шулай ук, яхшы эшегез дә!

Иртәгә нинди яхшы эшләр эшләргә кирәген планлаштырыгыз да, йокларга ятыгыз. Мин дә хәзер шулай эшлим. Татлы йокылар, минем блогны укучы лояль дусларым! smiley

УНӨЧЕНЧЕ КӨН >>