Әниләр көне белән!

Әниләр көне белән котлау шигырьләре

Әниләр көне уңаеннан әниләр турында һәм әниләргә багышланган шигырьләр тәкъдим итәм. Аларны мин төрле елларда язганмын.

Быел да әниләргә багышлап шигырь яздым.

Барлык әниләргә мәрхәмәтле йөрәк, саулык-сәламәтлек, бәхетле әни булуларын телим, ә киләчәктә бәхетле әби булырга насыйп булсын!

ӘНИЛӘР

Бу тормышта без рәхмәтле
ӘНИЛӘРгә!
Әниләр дә зур рәхмәтле
ӘНИЛӘРгә!

Әбиләр дә рәхмәт әйтә
ӘНИЛӘРгә.
Дәү әни дә дәү рәхмәтле
ӘНИЛӘРгә.

Кызлар да бер әйләнерләр
ӘНИЛӘРгә.
Ә әниләр әверелер
ӘБИЛӘРгә.

Бабайлар да, малайлар да,
Әтиләр дә.
Рәхмәт әйтә бүген зурлап
ӘНИЛӘРгә.

Мин дә рәхмәт әйткән чакта
ӘНИЕМӘ!
Кемдер туды бу мизгелдә
Әле генә...

25.11.2018

Әниләр көне белән!

Әниләрне котлыйм бүген
Әниләр көне белән!
Әни булу бәхете ул
Иң олы бәхет, беләм!

Бәхетле була аналар
Баласы кеше булса,
Үз юлын тапса тормышта,
Яраткан эше булса.

Бәхетле була аналар
Балалар хәлен белсә.
Яннарына вакыт табып,
Җай табып кайтып килсә.

Бала кайгысын күрмәсә
Бәхетле була ана!
Чын күңелдән бәхет телим
Бүген һәрбер анага!

27.11.2016

- Балалар өчен шигырьләр - 

Әнием – укытучы

Укытучы минем әни – 
Шундый һөнәр сайлаган.
Әниемне һәрбер бала
Таный әллә кайлардан.

Белемле ул, киң күңелле,
Ачык йөзле, ярдәмчел.
Балалар белән эшләгәч,
Унсигездә күк яше.

Таләпчән дә, шул ук вакыт
Күзләре белән сөя.
Авыр чакта һәр балага
Үзе ярдәмгә килә.

Горурланам әни белән,
Ошый аның һөнәре.
Дәү үскәчтен укытучы
Бәлки булырмын әле!

22.05.2015

Мин абый кеше булдым

Мин абый кеше булдым –
Бүген сеңелем туды!
Әти белән шатланабыз
Оныттык бар йокыны –

Әзерлибез бүлмәне.
Матурлыгын күр әле!
Бишек, уенчылар алдык,
Өскә кияр күлмәген.

Идәнне юып алдык,
Тузанны сөртеп чыктык.
Күбрәк әти йөгереп йөри
Кайта дип нәни кызчык.

Абый булгач җаваплылык
Нык артканын аңладым.
Әти-әни белән бергә
Мин дә бала карармын.

Сеңелемне җәберләтмәм –
Батыр абый булырмын.
Үзем, әкиятләр язып,
Сеңелемә укырмын.

Абый булу нык арытты,
Ярый, йокларга кирәк.
Әни белән сеңлем генә
Кайтсыннар иде тизрәк!

22.05.2015