Мәктәп, белем, белемле булу яисә наданлык турында мәзәкләр, анекдотлар

Мәктәп, белем, белемле булу яисә наданлык турында мәзәкләр

Блог язмаларымны укып баручылар өчен әлеге язмамда мәктәп, белем, белемле булу яисә наданлык турында мәзәкләрне туплап урнаштырырга булдым. Тапкан саен яңаларын өскә куя барачакмын. Кергәләп торыгыз, укудан башыгызны ял иттергән вакытта бераз күңелегезне күтәрегез.

PS. Мәзәкләр интернет челтәреннән берән-сәрән чүпләнелә, төгәл чыганакларын күрсәтү мөмкин түгел. Безгә мәзәкләрнең авторларын хәбәр итә һәм үз мәзәкләрегезне дә блог язмасы астында урнаштыра аласыз.

* * *

Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә.
Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай?
Куркуга төшкән ир кеше:
Минме?
Тынычланыгыз, мин укытучы.

* * * 
Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:
– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?
– Кем?
– Укытучы.
– Каян белдең?
– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.

* * *

Урыс теле дәресе: 
- Рустам, телефон звОнит или звонИт?
- Белмим, апа, у меня шалтрата.

* * *

Улым, имтиханыңныны ничәлегә бирдең?
- Икелегә, әти.
- Егет икәнсең!
- Ник?
- Авылда да эшләргә кеше кирәк.

* * *

- Апа, мин үскәч, зур кеше булам һәм Сезгә миңа икеле куйган өчен бик оят булачак!
- Миңнеханов, күп сөйләмә!

* * *

Укытучы – Вәлигә:
– Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит!
– Агармаячак!
– Нишләп?
– Чөнки аның башы пеләш!

* * *

Химия дәресе.
Укытучы: 
– Мәйсәрә, синең сыекчаң нинди төстә килеп чыкты?
– Кызыл.
– Дөрес. Утыр, биш. 
– Сания, ә синеке? 
– Алсу төстә.
– Бик үк дөрес түгел. Утыр, дүрт.
– Вәли, ә синеке нинди төстә.
– Кара.
– Ике. Балалар! Идәнгә капланыгыз!

* * *

Мәктәптә укучылар иң тизе нәрсә икәне турында сөйләшәләр. Алсу:
- Иң тизе сүз, әйттең кире кайтарып алалмыйсың.
Алмаз:
- Иң тизе яктылык, утны кабыздың һәм шундук якты.
Азат:
- Белмим, минем беркөнне эчем китте: мин ни сүз әйтергә, ни ут кабызырга өлгермәдем...

* * *
- “Ай донт ноу” ничек тәрҗемә ителә?
- Мин белмим...
- Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым - берсе дә белми...

* * *
- 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?
- Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.

* * *
- Хәлләр шәптән түгел - этем югалды.
- Гәзиткә белдерү биреп кара.
- Файдасыз. Ул бит укый белми...

* * *
Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

* * *
Имтихан. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:
- Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?
- 30 минут.
- Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.

* * *
- Сез скрипкада уйный беләсезме?
- Төгәл генә әйтә алмыйм... Бер дә уйнап караганым юк.

* * *
Айрат мәктәптән кайтып кергәч:
- Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!
- Нишләп?
- Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга да ярамый!

* * *
- Улыгыз географиядән бик йомшак.
- Йомшак булмыйча: безнең эш хакы абзар артына чыгарга да җитми бит!

* * *
– Әти, укытучы бүген минем турыда: “Алма агачыннан ерак төшми”, – диде. Ул нәрсәне аңлата?
– Яле, әйт, дуңгыз – нинди этлек эшләдең син анда мәктәптә?!

* * *
Старшина яшь солдатларга җирнең тарту көчен аңлата.
- Әгәр ташны өскә ыргыткач ул кире җиргә төшсә, димәк аңа җирнең тарту көче тәэсир итә.
- Ә суга төшсә? - дип сорый бер яшь солдат.
- Анысы безгә кагылмый. Анысын флотта өйрәнәләр.

* * *
Университет бәдрәфендә:
- Сессияңне тапшырып бетердеңме?
Уң як кабинкадан:
- Бетерерсең, бар, - теге ишәк таз зачет куймый интектерә.
Сул як кабинкадан:
- Куймаячакмын да!

* * *
Адвокат судта чыгыш ясый:
- Судья әфәнде, гаепләнүченең балачагы бик авыр узганны исәптән чыгармасагыз иде. Ата-анасы аңа хәтта компьютер да алып бирмәгән...

* * *
Әнисе алты яшьлек улын хәреф танырга өйрәтә:
- Бу нинди хәреф?
- Ө-ө-ө.
- Ә бу рәсемдә нәрсә?
- Өтәч.

* * *
Элек студентлар имтиханны өчкә, дүрткә яки бишкә бирәләр иде... Ә хәзер - өч меңгә, дүрт меңгә, ә кайсы хәтта ки биш меңгә...

* * *
Химия укытучысын реанимация палатасына китереп салалар.
- Автомобиль авариясенә эләктеңме? - дип сорый аннан күршесе.
- Юк ла... Китапта хата киткән... - дип җаваплый укытучы.

* * *
Хатыны - милиционер иренә:
- Менә бу фотодагы кешене күрәсеңме?
- Күрәм.
- Сәгать алты ноль-нольдә шуны балалар бакчасыннан барып алырсың.

* * *
- Белмисеңме, безнең ташбака кая булды икән?
- Ишегалдында. Балаларга чикләвек ватыша.

* * *
Биология дәресе. Укытучы Айдардан сорый:
- Әйт әле, Айдар: яңгыр суалчаннары нинди юл белән үрчиләр?
- Бүленү юлы белән, апа!
- Ә ничек бүленәләр?
- Көрәк белән!

* * *
Укучы иншасыннан:
«Моабит төрмәсендә Муса Җәлилнең башын кисәләр. Ләкин ул тез чүкми. Күп еллардан соң кабат Ватанга әйләнеп кайта...»