Татар мәгарифе порталы
Электрон сертификатлар кемнәргә бирелә, ничек соратып алырга?
Электрон сертификатлар кемнәргә бирелә, ничек соратып алырга?
Белем.ру порталында сертификатлар төрле акцияләр һәм бәйгеләр кысаларында тапшырыла. Җиңүчеләргә сертификатлар бушлай тапшырыла, башка катнашучылар уңышлы катнашу турында түләүле сертификат сората ала.
Әлегә порталда ике төр түләүле сертификат соратып алырга мөмкин:
- Белем.ру порталында ресурс урнаштырганлыкны дәлилләп ("Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе кысаларында);
- "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесендә уңышлы катнашканны дәлилләп ("Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында).
Түләү http://belem.ru/payment адресы буенча башкарыла, сертификат өчен түләгән кеше договор-оферта белән килешкән дип санала.
Түләү турында хәбәр портал җитәкчелеге электрон почтасына килә, әлеге мәгълүмат нигезендә сертификат сораткан кешенең электрон почта адресына 3 көннән дә соңга калмыйча (форс-мажор булмаганда) сертификат юллана.
Сертификатларда хаталар китмәсен өчен, кулланучылардан профильләрен дөрес тутырулары сорала. Телефон, адрес кебек мәгълүмат бары тик портал җитәкчелегенә генә күренә. Ул кулланучы белән элемтәгә керү, финал бәйгесенә чакыру, мәгълүматларга төгәллек кертү һ.б. шундый максатларда гына кулланыла.
Сертификатларны сорату вакыты чикләнмәгән. Мисал өчен, сентябрь аенда "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә уңышлы катнашкан кеше, сертификатны соңрак та (мәсәлән, ноябрь аенда) сората ала.




