"Карлыгач" (Ирек Габдрахманов сайты)

"Карлыгач" (Ирек Габдрахманов сайты)

Фикерләр

Кунак сурәте

КАР КЫЗЫ
Салкын кышлар,җил-бураннар булып,
Күңелемә килеп кер әле!
Керфегемә кунып,шаян гына
Яңгыратып әйдә,көл әле!
Әй,Кар кызы,Кар чибәре!
Яңгыратып көл әле!

Күбәләктәй яуган карлар булып,
Очып иңнәремә кун әле!
Ут-ялкыннар яна йөрәгемдә,
Йөрәгемә үтеп туң әле!
Әй,Кар кызы,Кар чибәре!
Йөрәгемдә туң әле!

Күзләреңнән кайнар наз бөркелә,
Эри күрмә сөю хисенә!
Әкиятме,әллә чынбарлыкмы
Төшеналмыйм шуңа һич кенә!
Әй,Кар кызы,Кар чибәре!
Төшеналмыйм һич кенә!
====================