8.4.2. Монологик аралашу

Сөйләгән яки язган вакытта сүзләр һәм грамматик формалар билгеле бер фикернең кайда, кайчан һәм нинди максат белән әйтелүенә, ул сүзләрнең кемгә төбәлгән булуына карап сайлап кулланыла. Тел чараларының шул рәвешчә билгеле бер максат белән кулланылуы һәм әдәби телнең үсә, камилләшә баруы нәтиҗәсендә тора-бара сөйләмнең аерым үзенчәлекле төрләре барлыкка килгән. Менә шул аерым үзенчәлекле сөйләм төрләре сөйләм стильләре дип йөртелә.

Кешеләрнең үзара аралашу, сөйләшү яки язышуларындагы билгеле бер практик эшчәнлеккә бәйле буган, күп дәверләр кулланылып, шул эшчәнлекне чагылдыруга җайлашкан һәм нәтиҗәдә үзенчәлекле бер рәвешкә кергән сөйләм типлары функциональ сөйләм стильләре дип атла. Функциональ сөйләм стильләре ике төргә бүленә язма сөйләм стиле һәм сөйләшү стиле.

Сөйләшү стиль, исеменнән үк күренеп торганча, - кешеләрнең үзара сөйләшү, аралашу формасы, ягъни ул диалог яки артык озынга сузылмаган монолог рәвешендә була. Сөйләшү стиле эмоциональ якка бай: сөйләүченең тойгылары турыдан-туры сүз белән генә түгел, интонация белән дә белдерелә. Шуның өстенә, сөйләшүдә йөз һәм кул хәрәкәте дә канаша - болары исә сөйләмнең эчтәлеген тулыландыра, әйтелгән фикергә аныклык кертәләр.


Биремнәр.

1. М. Галиев әсәреннән китерелгән өзекне авторның әйтелгәннәренә мөнәсәбәтен тавышыгызда чагылдырырлык итеп укыгыз.

Изге Тел Иясе!
Илгә сан булалган күпме инсан, иманлы инанып, олылыгың каршында рәхмәтле хисләрдән баш ия бүген. Туган телгә тугрылар тәкъдиренә - гомерлек тел ачкычлары, мәңгелек тел баскычлары!
Минем өчен шушы телдә -
Кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка.
Минем өчен шушы телдә -
Кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли.
Минем өчен шушы телдә -
Идел ага, иген үсә, илем ныгый.
Минем өчен шушы телдә -
Тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме.
Кылычтан кыелмаган ул, упкынга убылмаган, ялкыннан ялманмаган ул, алтынга алданмаган - менә шундый үлемсез тел бит ул - Ходай кодрәте белән иңдерелгән
Газиз Ана теле!

2. Текстта автор тарафыннан әйтергә теләгән төп фикерне билгеләгез һәм үз сүзләрегез белән сөйләп чыгыгыз. Текстны укып бирү белән сөйләп бирү процессындагы аермалы һәм уртак якларны билгеләгез.


Исегездә тотыгыз! Телдән сөйләмгә әзерләнүнең төрле этаплардан торган төп өч алымы бар.


3. Сез һәр алымга тагын нинди этаплар өсти алырсыз, үзегез нинди алымнардан файдаланасыз.

 

1 нче алым. Баштан кичерергә мөмкин

- әйтеләсе фикернең максаты нинди (1);

- гомуми эчтәлеген яки тукталырга тиешле аерым детальләрне (2);

- сөйләмнең башын, аерым фактларны, конкрет мисалларны һ.б. (3);

- ... .

- ... .

2 нче алым. Язып куярга мөмкин

- текстны тулысынча (1) ;

- аеруча әһәмиятле өлешләрен (2) ;

- планын (3) ;

- төп фактларны, мөһим фикерләрне, тәгъбирләрне (4) ;

- әйтергә теләгән фикерләрнең башын һәм азагын (5) ;

- кирәкле цитаталарны (6);

- ... .

- ... .

3 нче алым. Сөйләп, чыгыш ясап карарга мөмкин

- ясаячак чыгышка репетиция үткәрергә;

- ... .

4. Сезгә тәкъдим ителгән ситуацияләрнең кайсында нинди алымнан файдаланасыз яки файдаланыр идегез. Нигезләгез.

  1. Семинар дәрестә миңа группа каршында доклад ясарга кирәк. Укытучы әзер текстны укып чыгарга рөхсәт итми.
  2. Тантаналы җыелышта яраткан укытучымны юбилее белән котлауны миңа тапшырдылар.
  3. Түгәрәк җитәкчесенең түгәрәк әгъзаларының эшчәнлегенә карата әйтелгән тәнкыйть фикере белән мин һич кенә дә килешә алмыйм. Миңа, ризасызлыгымны белдереп, тиз генә чыгыш ясарга кирәк.
  4. Миңа Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыбыздан телевидение өчен Җиңү көне алдыннан интервью алырга кирәк.

5. "Стильләр һәм жанрлар" исеме астында китерелгән таблица-схеманы анализлагыз.

6. Диалог яки монолог булырдай жанрларга мисаллар китерегез.

7. Сезнең булачак профессиягез өчен бу жанрларның кайсылары аеруча әһәмиятле. Язылып бетмәгән сөйләм теле жанрларын өстәп языгыз.

Мисаллар:

  • вакыйга булган урыннан репортаж,
  • спорт ярышларыннан репортаж,
  • текстка телдән комментарий,
  • тәкъдим ителә торган кандидатка характеристика,
  • фикер алыша торган мәсьәләгә карата әйтелгән фикер белән риза булмауны күрсәтүче чыгыш,
  • каралган телевизион тапшыру турында фикер белдерү,
  • диктор тарафыннан укылган информацион белдерү,
  • президентның, хөкүмәт башлыгының халыкка мөрәҗәгате.

"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008