8.1. Татарларда дәүләтчелек тарихы

Дөньяның зур төрки халыкларыннан саналган татарның ерак гасырлардан килүче олуг тарихы - дәүләтчелек тарихы бар, ул тарих халыкның бай этник һәм мәдәни үткәне белән аерылгысыз бәйләнгән. Бу тарих ифрат катлаулы чорларга һәм данлы вакыйгаларга, урта гасырлар Евразиясенең сәяси дөньясында онытылмаслык эз калдырган берләшмәләргә һәм дәүләтләргә, дөньякүләм мәшһүр цивилизация учакларына, бөек, кодрәтле, шул ук вакытта каршылыклы һәм фаҗигале шәхесләргә бай.

VI гасырның уртасына татар дәүләтчелегенең дә башлангычы булган Төрки каһанлыгы оеша. Әлбәттә, Төрки каһанлык оешканчы да борынгы төрки дөнья булган, күп санлы төрки кабиләләр, аларның берлекләре яшәгән. Безнең эрага кадәр яшәгән әлеге төркиләрнең чын тарихи исемнәре төгәл билгеле түгел. Хәер, аларны фәндә беркадәр шартлы рәвештә "Алтай скифлары" дип атыйлар. Әмма "скиф" атамасы үз чорында Кара диңгез буеннан алып Иртеш-Алтай тирәләренә кадәрге киң далада яшәгән күчмә кабиләләргә карата кулланылган. Ә менә тарихта төгәлрәк исем белән билгеле булган беренче төркиләр итеп һуннар (сөннәр) исәпләнә.

Һуннар - безнең эрага кадәр IX гасырдан "хунну" исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар бүгенге Монголиянең үзәк җирләрендә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә барып, безнең эрага кадәр II гасырда Модэ җитәкчелегендә ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тора-бара эчке каршылыклар ныграк кискенләшкән, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә бүленгән: көньяк хуннулар үз җирләрендә, Кытайда торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына күчеп киткәннәр. Аларның да бер өлеше далада калган, икенчесе, иң зур күпчелеге, Көньяк Уралга таба юлын дәвам иткән.

Менә шушы һуннар IV гасыр ахырларында көнбатышка үзләренең атаклы һөҗүмнәрен башлыйлар. Алар, Иделне кичеп, Азак (Азов) диңгезенә, Кырымга кадәр барып җитәләр. 375 елда һуннар готлардан, ягъни борынгы герман кабиләләреннән, һәм сарматлардан оешкан Германарих дәүләтен җимереп, Үзәк Европага бәреп керәләр, Рим империясе җирләрен яулап алалар. Көнбатыш Евразиянең гаять зур мәйданында, Идел белән Рейн елгалары арасында, яңа империя - һун империясе барлыкка килә.

V йөзнең 30 нчы елларында империя икегә бүленә: көнбатыштагы яртысы белән Атилла, көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлый. 445 елда Атилла үзенең көндәшен җиңә һәм бөтен империягә тулы хуҗа булып кала. Тантаналы сәясәтче һәм атаклы гаскәр башлыгы Атилла 453 елда үлә. Империя таркала, һәм аннан аерым кабилә берлекләре бүленеп чыга, алар озакламый мөстәкыйль дәүләт булып яши башлыйлар.

Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның, шулар арасында татарларның да ерак тарихында зур эз калдыралар. Нәкъ менә һуннар хәрәкәте белән башланган халыкларның Бөек күчеше Евразиянең яңа этнографик картасын тудыра. Яңа этник башлангычлар, яңа халыклар һәм, инде әйткәнебезчә, яңа дәүләтләр барлыкка килә. Һуннар империясе таркалгач төзелгән яңа берләшмәләр арасында иң зурларыннан Төрки каһанлыгын атарга кирәк.

Төрки каһанлыгына 552 елда Бумын каһан нигез сала. Яңа дәүләт тиз арада зур үсешкә ирешә. Ул Алтайның, Үзәк һәм Урта Азиянең бик күп кабиләләрен бер хакимлек астына берләштерә. Төрки кабиләләр бөтен Евразия далаларын биләп алалар, каһанлык көнчыгышта Кытай империясе белән чикләнә, көнбатыш биләмәләре Кырымга кадәр барып җитә. Вакытлар үтү белән, илнең эчке эшләренә Кытай тыкшына башлый, төрки җәмгыятьнең үзендә дә каршылыклар туа. VII йөз башында каһанлык ике өлешкә - Көнбатыш һәм Көнчыгыш Төрки каһанлыкларына бүленә. Көнбатыш төрки каһанлык 740 елда, ә Көнчыгыш Төрки каһанлык 745 елда Уйгыр каһанлыгы белән булган зур сугышта җиңелеп, яшәүдән туктый.

Каһанлык җиңелгәннән соң, борынгы татарларның бер өлеше көнбатышка юнәлә, Иртыш суы белән Урал таулары арасында VIII гасыр уртасында Кимәк каһанлыгы төзи. Татарлар шулай ук X йөз башында Урта Азиядә Караханилар дәүләтен оештыруга да зур өлеш кертәләр. Ә Үзәк Азиядә, Байкүл артында, ягъни үзләренең башлангыч ватаннарында калган татарларның бер өлеше Уйгыр каһанлыгына буйсындырыла, башкалары кидан исемле төрки кабиләләр белән яңа берлек төзи.

Кимәк каһанлыгын төзүчеләр булып, VIII гасыр уртасында Көнчыгыш Төрки каһанлыгы Уйгыр каһанлыгы тарафыннан җиңелгәч, үз җирләреннән кояш баешына таба хан улы Шад җитәкчелегендә киткән бер төркеме санала. Аның төп халкын төрки халык булып саналучы кимәкләр тәшкил иткән. Кимәкләрнең Урал тауларына якын яшәгән зур бер төркеме кыпчаклар дип аталганнар.

Төньяк Кавказ һәм Азов диңгезе буйларында яшәгән төркиләр арасында хәзәрләр һәм борынгы болгарлар аерылып торганнар. Хәзәр каһанлыгы дәүләт булып 650 елда оеша. Башкаласы әүвәл Төньяк Кавказдагы Сәмәндәр шәһәре булса, VIII йөздән Идел елгасының түбән агымындагы Итил каласына күчерелә. Хәзәр дәүләтенә аның куәтле чагында күрше төркиләр генә түгел, ераграк, чит кабиләләр дә буйсынганнар. Киев Русе башта Хәзәргә ясак түләп торган, хәтта урысның беренче кенәзләре дә хакан, ягъни каһан дип аталганнар.

300 ел буена Көньяк-Көнчыгышның беренче феодаль дәүләте булган, башлангыч урта гасырның дала һәм шәһәр цивилизациясе үзәге саналган Хәзәр каһанлыгы X йөзнең 60 нчы елларында яшәүдән туктый - 965 елда Киев кенәзе Святослав аңа җимергеч һөҗүм ясый. Хәзәр җирләре башка дәүләтләр буйсынуына күчә, халкы бүтән халыклар вә кабиләләр белән аралаша.

Хәзәрләргә кардәш кабиләләр булып, алар теленә якын телдә сөйләшкән борынгы болгарлар (протоболгарлар) V йөздә һуннар белән бергә Дунай буйларына килеп чыгалар. Болгарларны беренче булып кабилә берлегенә оештырган кеше нәселе белән Атилла ыруыннан килүче Органа санала. Ә аның туганының улы Кубрат 632 елда яңа дәүләтнең беренче ханы булып тәхеткә утыра, һәм ул идарә иткән дәүләт шул заман тарихи чыганакларына "Бөек Болгар" исеме белән кереп кала. Бу берлек Азов буе, Донның түбән агымы һәм Таман ярыматавындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы элеккеге антик грек дөньясының шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Кубратның кече улы Исперик (Аспарух) үзәк кабиләне алып, көнбатышка, Дунай буена юнәлә һәм, шунда көньяк славян кабиләләрен буйсындырып, 681 елда яңа дәүләт - Дунай Болгарын төзи. Төрки ханнар ул ил белән 200 елга якын идарә итәләр. IX йөзнең икенче яртысында Болгария христианлашу, славянлашуның хәлиткеч чорына керә. Болгарлар күп санлы славяннар арасында төрки этнос буларак юкка чыгалар, әмма яңа халыкта үзләренең элеккеге исемнәрен калдыралар.

Кубратның олы улы Батбай, Хәзәрге буйсынып, үз җирендә кала, һәм аның кабиләсе тора-бара "кара болгарлар" дип атала башлый. Аларның бүгенге токымнары булып соңрак телләре кыпчаклашкан балкарлар һәм карачайлар саналалар. Болгарларның өченче бер төркеме VIII йөз ахырыларында төньякка, Урта Идел буена күченеп китә һәм шунда яңа дәүләт - Идел Болгарын төзи.

Әлбәттә, болгарлар килгәнче дә Урта Иделдә төрки кабиләләр яшәгән. Һәм аларның башлангыч тарихы IV йөз ахырларында, халыкларның Бөек күчеше белән бәйле. Болгар дәүләте, аның бай матди һәи рухи мәдәнияте, болгар гомумтатар тарихын, татар суперэтносын баетуга, шул тарихның урта гасырлардагы бер чоры, шул этносның бер компоненты буларак өлеш кертә.

Болгар иле 1236 елда Бату хан гаскәрләре һөҗүменә дучар була һәм тиздән, Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Көнчыгыш Европаның башка илләре һәм халыклары кебек үк, шул яңа дәүләткә буйсындырыла, ул аның төньяк олысына әйләнә. Шуңа да карамастан, андагы иҗтимагый тормыш үзгәрми, тормыш элеккечә дәвам итә. XIV гасыр урталарына таба Алтын Урданың бу өлкәдәге хәкимлеге сүздә генә кала. Алтын Урда көчсезләнгәч, русларның Болгар иленә һөҗүмнәре арта. Ул чорда Болгарның иҗтимагый төзелеше нык какшый. Мәмләкәт куәтле бер оештыручы һәм идарә итүчегә мохтаҗ бер хәлдә кала.

Дәүләтнең шул авыр көннәрендә Олуг Мөхәммәт исемле бер ханзадә Алтын Урдадан китеп, кечкенә бер гаскәр белән Болгар иленә килә. Олуг Мөхәммәт рәсми рәвештә Казан ханы булмаса да, аның исемен Казан тариханнан аерып карап булмый. Ул - Казан ханнарының нәселенә нигез салган кеше.

Казан ханлыгы Урта Иделдә зур гына мәйданны биләп торган. Көнчыгыш чиге Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан.

Дәүләтнең үз, төп халкы - татарлар. Алардан башка, Казанга буйсынып, күрше чуваш, мари, мукшы, удмурт һәм башкортлар яшәгәннәр. Ханлыкның үзәк җирләре - мәшһүр Казан арты һәм Иделнең көнбатышындагы Тау ягы. Башкаласы - Казан, кечерәк шәһәр һәм ныгытмалары: Арча, Алат, Иске Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш, мамадыш, Тәтеш, Җөри, Тангачы. Соңыннан, 1552 елда Казан урыс тарафыннан яулап алынгач, Мәскәү соборында тоткан нотыгында Явыз Иван Казан җиренең 30 шәһәр һәм калҗга-кирмәнен алганлыгы хакында әйтә. Аларның күбесе шул вакытта җимерелгән, ул урыннарда урыс шәһәрләре һәм авыллары барлыкка килгән.

Казан ханлыгы яшәвенең башлангыч чоры, Мәхмүтәк идарә иткән 20 ел (1445-1465), нигездә, тыныч үткән. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, Мәскәү алдында Казанның абруе зур булган. Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар идарә иткән 35 еллык дәвер татар халкы һәм аның дәүләтчелеге тарихында иң якты чорларның берсе булып кала.

Ибраһимнан соң хан булып калган олы улы Илһам (1479-1487) әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Моны ошатмаган Иван III Казанга берсе артыннан берсе походлар оештыра. Соңгысы, ягъни 1478 елдагысы нәтиҗәсендә Казан алына, ләкин ханлык бетерелми, аның каравы Илһамны, аның әнисен, хатынын һәм ике энесен әсирлеккә алып китәләр.

1502 елда тәхеткә яңадан Мөхәммәтәмин утыра һәм Казанның бәйсезлеге өчен көрәш юлына баса. 1506 елда аның армиясе рус гаскәрләрен Казан янында тар-мар итә. 1518 елда 48 яшендә үлеп китә һәм аның үлеме белән Олуг Мөхәммәт буыны өзелә.

1519 елда Казан тәхетенә Мәскәүдә рус тәрбиясе алган 13 яшьлек Касыйм утыртыла. 1521 елдан 1549 елга кадәрге чор - җучилыларның Кырымдагы Гәрәйләр нәселеннән булган Сәхибгәрәй һәм аның туганының улы Мафагәрәй идарә иткән заман. Бу - Казанның Мәскәү йогынтысыннан аерылып, кабат мөстәкыйльлеккә аяк атлаган соңгы бер дәвере. Казан иркенләбрәк сулыш ала, ныгый, көчәя. Бу өлкәдә Сафагәрәй ханның эшчәнлеге бик тә нәтиҗәле була. Ул Казанның мәйданын зурайта, аның халкы шактый арта, шәһәрнең хәрби ныгытмалары яңартыла. Мәскәүнең 1524, 1530 һәм 1545 елгы походлары кире кагыла.

Сафагәрәй 1549 елда үлеп китә. Хан итеп аның ике яшьлек улы Үтәмешгәрәйне куела. Аның өчен әнисе Сөембикә идарә итеп тора. Алар икесе дә 1551 елда Мәскәүгә әсирлеккә алып кителә.

1552 елның 23 авгусында Казан камап алына. Бер айдан артыкка сузылган аяусыз сугыштан соң, 2 октябрь көнне Казан шәһәре яулап алына. Дәүләт һәм хөкүмәт оешмалары, илдәге бөтен хакимият юкка чыгарыла, гаскәр тар-мар ителә, бөтен Казан ханлыгы яулап алына һәм бу татарның дәүләтчелеге югалуга китерә һәм аның милли-азатлык көрәше гасырлар буена сузыла. (Г. Батталдан һәм Р. Фәхретдиновтан)


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008