8.3. Хәзерге көндә рәсми язма эш кәгазьләре

1. Рәсми-эшлекле стильгә гомуми характеристика.

Рәсми эшлекле стиль хәзерге татар әдәби теленең функциональ стильләренең берсе булып тора. Үзенчәлекле жанр кагыйдәләренә нигезләнгән әлеге стиль профессиональ өлкәләрдә эшлекле аралашу процессында да, төрле эш кәгазьләре төзүдә дә кулланыла.

Шуңа күрә эшлекле сөйләм культурасының үзенчәлеге, бер яктан, эш кәгазьләре, документлар төзү закончалыкларын чагылдыручы текстларда, икенче яктан, тел материалын сайлап алуны җайга салган телдә чагылыш таба.

Эшлекле стиль - ул рәсми-эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салучы тел чаралары җыелмасы. Рәсми-эшлекле мөнәсәбәтләр дәүләт органнары яки оешмалар арасында гына түгел, җитештерү, юридик, хуҗалык эшчәнлеге процессында оешмалар һәм аларның хезмәткәрләре арасында да урнашырга мөмкин. Рәсми-эшлекле стильнең кулланылышы шактый киң.

Бу стиль җәмгыять белән идарә итү процессында мәгълүматлар җиткерә, гаризалар, ышанычнамә, эшлекле хатлар язу, боерыклар, законнар чыгару эшчәнлегендә дә киң кулланыла. Бу стильнең түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкин:

  • җыйнаклык, кыскалык;
  • тел материалына сакчыл мөнәсәбәт;
  • әлеге стиль кысаларында аралашканда башка стильләрдә очрамый торган клише, штамп, әйләнмәләрнең актив кулланылышы;
  • исем фигыль һәм инфинитив формаларының актив кулланылышы
  • телдәге хис-тойгы белдерүче чараларның кулланылмавы;
  • мөмкин булган кадәр күпмәгънәле сүзләрне кулланмаска тырышу.

Эшлекле аралашу язма формада барган очракларда, бу кагыйдәләргә нигезләнеп эшләү эш кәгазьләрен стандартлаштыруга һәм унификацияләүгә китерә. Телдән аралашу эшлекле һәм сөйләм теле стильләренең кушылмасыннан һәм эшлекле аралашу этикеты кагыйдәләреннән тора.

Кагыйдә буларак эшлекле аралашу процессында юридик көчкә ия булган эш кәгазьләре белән эш итергә туры килә. Шуңа күрә документның теленә аның язма характерда булуы тәэсир итә. Язма сөйләм ул әңгәмәдәшсез, берьяклы гына алып барыла торган аралашу процессы булганлыктан, сөйләшү темасы, проблема документны укучы тулы, төгәл, аңларлык итеп чагылдырылырга тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә лингвистикада ике тип текст бүлеп чыгарыла: информатив (фәнни, эшлекле) һәм экспрессив (публицистик, әдәби). Эшлекле сөйләмнең беренче тип текстларга каравы аның кайбер үзенчәлекле якларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Эшлекле, рәсми текстлар мөмкин булган кадәр мәгълүмати характерда булырга тиеш. Шуңа күрә эшлекле текстларда стилистик нейтральлелек һәм китапчалык чагылыш таба.

Эшлекле сөйләмдә терминнарның, терминлашкан төрле тел чараларының кулланылышы, аңа бермәгънәлелек, төгәллек хас булу белән аңлатыла. Мондый текстларда кулланыла торган катлаулы җөмлә конструкцияләре мәсьәләне эзлекле, дәлилле итеп җиткерергә мөмкинлек бирә. Сөйләмнең нәкъ менә шушы төрендә иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен шарт җөмләләр, аерымланган хәлләр, өстәлмә конструкцияләрнең активлыгы күзәтелә.

Эшлекле аралашу процессында документлаштыру аеруча әһәмиятле. Документлаштыру кагыйдәләрен һәр дәүләтнең хокукый актлары урнаштыра. Социаль планда теләсә нинди рәсми документ полифункциональ, ягъни берьюлы берничә функция башкара. Әлеге документ гомуми һәм махсус функцияләргә ия була ала.

Документның гомуми функцияләреннән түбәндәгеләрне билгеләп китәргә мөмкин:

  • мәгълүмати (информацион): теләсә нинди документ нинди дә булса мәгълүмат саклау өчен языла;
  • социаль: документ социаль яктан әһәмиятле объект, чөнки нинди дә булса социаль ихтыяҗдан чыгып төзелә;
  • коммуникатив: документ аерым иҗтимагый структуралар арасында бәйләнеш тудыру чарасы булып хезмәт итә;
  • мәдәни: документ - мәдәни традицияләрне, цивилизация үсеше этапларын ныгыту һәм алдагы буыннарга тапшыру чарасы булып тора. Мәсәлән, фәнни-техник документациядә җәмгыятьнең фәнни һәм техник үсеше дәрәҗәсе чагылыш таба.

 

Документның махсус функцияләре:

  • идарә итү: документ идарә итү инструменты булып тора; идарә итү функциясен башкаручы документлар (план, отчет, оештыру-җитәкчелек итүгә һ.б. бәйле документлар);
  • хокукый: документ җәмгыятьтә хокукый нормаларны һәм мөнәсәбәтләрне урнаштыру ныгыту һәм үзгәртү чарасы булып тора (законнар һәм башка норматив актлар һәм шулай ук вакытлыча хокукый функциягә ия булган хокукый функция башкара ала торган документлар). Мисал өчен суд процессында теләсә ниди документ дәлилләү көченә ия булырга мөмкин;
  • тарихи чыганак булу функциясе: документ җәмгыять үсеше турында тарихи мәгълүмат буларак та кулланыла ала.

Әлеге функцияләр интернациональ характерга ия һәм барлык телләр өчен гомуми булып торалар. Моннан тыш телдә документларның төрләрен билгеләүче аерым факторлар булуны да билгеләп китәргә кирәк.

Документның кемгә адресланган булуыннан чыгып, оешма эчендә барган эчке язма элемтәне һәм башка оешмалар белән алып барыла торган тышкы язма аралашу төрләрен билгеләп китергә мөмкин. Бер оешма эчендә алып барылган язма аралашуда катнашкан документацияне хезмәт эшчәнлегенә бәйле документация дип атыйлар. Мондый аралашу процессында катнашучы адресат белән адресант үзара буйсынулы мөнәсәбәтләрдә яшиләр. 

Тышкы элемтәләр бер-берсенә турыдан-туры буйсынуда яшәмәүче төрле оешмалар, учреждениеләр, хезмәт урынындагы һәм аерым затлар арасында алып барыла һәм бу төр документларны рәсми хатлар дип атыйлар.

Эчтәлекләре һәм файдаланылышлары, кулланылышлары ягыннан чыгып, идарә итүне оештыра торган, отчет, белешмә һ.б. төр документларны билгеләп китәргә мөмкин. Аларның һәрберсенең эчтәлегенә һәм теленә карата куелган гомуми таләпләр була.

Эшчәнлекнең кайсы өлкәсенә каравыннан чыгып, документлаштырган мәгълүматны идарә итүгә бәйле, фәнни, техник, җитештерү эшчәнлегенә, финанс эшчәнлегенә һ.б. бәйле төрләргә бүләләр.

Документларда чагылыш табучы мәгълүматтан файдаланып булу мөмкинлегеннән чыгып, документларны ирекле кулланылыштагы, кулланылыш ягыннан чикләнгәннәргә һәм конфиденциаль характерлыларга бүләләр.

Үтәлү өчен билгеләнгән вакытларыннан чыгып. документлар ашыгыч, артык мөһим булмаган, гомумиләштерүче һәм кабатланып тора торган, ә беренчел яки күчерелмә характерыннан чыгып, оригинал (беренче нөсхә) һәм күчерелмә (копия) документларга бүләләр.

Дәүләт хезмәтен оештыруда кулланылучы барлык документлар гамәлдәге ГОСТ һәм стандартлар нигезендә төзелгән булырга тиеш.

 

2. Рәсми-эшлекле стильнең текстына карата куелган нормалар

Эшлекле документны төзи башлаганчы, аның бурыч һәм вазифаларыннан чыгып, жанрын билгеләү таләп ителә.

Документның жанры аңа туры килә торган форманы белүне таләп итә. Гадәттә, документны төзүче алар белән таныш була. Теләсә нинди документ аның эчтәлеген тәшкил итүче элементларның кушылмасы буларак карала, аларны реквизитлар дип атыйлар. Реквизитларга түбәндәгеләр керә:

  1. адресат турында мәгълүматлар (документ кемгә адресланган);
  2. адресант турында (документның авторы кем- гариза бирүчеме, үтенүчеме яки башка кешеме);
  3. документ жанрының атамасы ( кайбер документларда атамасын бирү мәҗбүри, әйтик: Гариза, Доклад язмасы, Ышанычнамә, ә кайберләрендә атама күрсәтелми, мәсәлән, рәсми хатларда);
  4. документлар китерелгән кушымтаның исемлеге (булса);
  5. дата;
  6. документ авторының имзасы һ.б.

Реквизитлар җыелмасы һәм аларның документта урнаштырылышы документның формулярын тәшкил итә.

Гадәттә документлар махсус бланкларда -типография юлы белән оешманың реквизитлары чагылдырылган битләрдә басылалар. Оешмаларда хатлар язу өчен ике тип бланк йөри - почмак һәм буй. Алар бер-берсеннән реквизитларының урнашу тәртипләре буенча аерылалар.

Соңгы вакытта оешмалар арасында хат алышу күпчелек очракта буй бланкларда алып барыла.

Реквизитларны почмакта урнаштырганда, аларны битнең өске өлешенә урнаштыру күзәтелә. Мондый бланк аеруча хатлар, факслар өчен уңайлы, чөнки өске уң як почмакны хат алучының адресын күрсәтү өчен куллану мөмкинлеге бар.

Документның реквизитлары һәм эчтәлек-композицион схемасы - алар арасындагы бәйләнеш, эзлеклелек һәм урнашу тәртибе - барысы бергә документның формасын тәшкил итә. Документның жанры, формасы сайланганнан соң тел чараларын сайлау мәсьәләсе туа.

Шулай итеп, сөйләм культурасы өлкәсендә текстка караган нормалар тел нормаларыннан алда хәрәкәткә киләләр һәм алар документ текстының төзелешен тәртипкә салалар. Текст нормаларын саклауга таләпләрнең катгыйлыгы төрле документларда төрлечә. Шул таләпләрнең катгыйлыгыннан чыгып, текст нормалары катгыйлыгының 3 дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин.

Документларның беренче тибы - үрнәк-матрица. Бу тип текстта документларның тулысынча бердәйләштерелүе һәм параметрлар куллануда чикләүләрнең катгыйлыгы күзәтелә, мәсәлән, белешмә яки ышанычнамә. Бу төр бланкларда эчтәлекнең даими элементлары бирелеп, үзгәрергә мөмкин булган элементлар өчен буш урыннар калдырыла һәм типовой бланк дип атала торган бу документларда язучының иреге бик чикләнгән була.

Икенче тип текстны үрнәк-модель дип атыйлар. Бу тип документларда текстның 2 генә төп параметры саклану таләп ителә: реквизитлар һәм аларның эзлеклелеге. Кагыйдә буларак, болар гаризалар һәм эшлекле хатлар.

Текстның өченче тибы - үрнәк-схема. Бу төр документларда бары тик реквизитның булуы гына мәҗбүри санала, калган өлеше тулысынча язучы ирегенә куела.

Моннан тыш, документ текстының структурасы җиңел кабул ителергә тиеш. Ике өлештән торган документ текстлары аеруча рациональ санала. Беренче өлешендә эшлекле кәгазьне язуга этәргән вакыйгалар, фактлар, мотивлар чагылдырыла, икенчесендә - нәтиҗәләр, үтенечләр, тәкъдимнәр, карарлар чагылыш таба. Мәсәлән, бергә теркәп, туплап җибәрелә торган хатның төзелеше ике мәгънәви аспекттан тора - җибәрелә торган материал турында хәбәр итү һәм өстәмә мәгълүматлар:

Сезнең үтенечегез буенча идарә итүнең автоматик системаларының тулы, җентекле тасвирламасын җибәрәбез.

Хатны алуыгызны раславыгызны сорыйбыз.

Күп аспектлы документларда эчтәлекнең һәр аспектын чагылдыруны яңа абзацтан башларга һәм кызыл юл белән ассызыкларга кирәк. Абзац бу очракта бер фикердән икенчесенә күчүне күрсәтергә тиеш. Абзацның уртача озынлыгы 4-6 җөмлә була, документ текстларында бер генә җөмләдән торган абзацлар да очрарга мөмкин.

Сорауга, соратуга җавап бирүче хатның үрнәге:

Сезнең соравыгызны алуыбыз һәм аны җитештерүче завод карамагына җибәрүебезне хәбәр итәбез.

Заводтан бәяләмә алынуга Сезнең соравыгызга җавап җибәреләчәк.

Абзацның һәр җөмләсе алдагы җөмлә белән бәйләнгән булырга тиеш. Ике төр контекстны билгеләргә мөмкин: эзлекле һәм параллель.

Контекст бер-бер артлы булганда, бер җөмлә эчтәлеге ягыннан икенче җөмләдән үсеп чыга, ягъни алдагы җөмләдәге яңа мәгълүмат турында аннан соң килгән җөмләдә фикер алышынырга мөмкин. Мәсәлән:

Сезне фәнни-гамәли семинарда катнашырга һәм доклад белән чыгыш ясарга чакырабыз. Фәнни кызыксыну уятучы докладлар КДУ ның фәнни хезмәтләр җыентыгына кертеләчәк. Җыентыкны чыгару 2009 нчы елга планлаштырыла.

Контекст параллель төзелгәндә, алда килгән берничә җөмлә аннан соң килгән җөмләне аныкларга ярдәм итә, бу очракта сөйләм предметы үзгәрми, әмма алдагы җөмләләрдә аның турында яңа мәгълүматлар китерелә. Мәсәлән:

Кызганычка каршы, терлекчелек комплексы төзү турындагы 468 нче номерлы килешүнең шартлары Сезнең тарафтан үтәлмәде. Төзү эшләрен төгәлләүнең сроклары бетеп килә. Сезнең подрядчикларыгызның август аеннан бирле төзелеш мәйданында күренгәннәре юк. Комплексны төзү бары тик 34% ка гына үтәлгән.

Абзацның җөмләләре арасындагы бәйләнеш алдагы җөмләләрнең аерым фрагментларын кабатлау аша урнаштырылырга мөмкин. Мәсәлән:

- бер үк сүзләрне яки бер тамырдан булган сүзләрне кабатлау - лексик кабатлаулар:

1 нче төзү-монтаж идарәсе (ТМИ) Сезнең хатыгызда санап үтелгән балалар лагеры объектларын төзергә ризалыгын бирде. Без беренче чиратта йокы һәм юыну (душ) корпусларын төзи башлыйбыз.

- алдагы җөмләдә килгән исемне аннан соң килгән җөмләдә алмашлык белән бергә кабатлау - алмашлыклы кабатлау:

... турындагы отчетыгызны җибәрүегез сорала. Бу отчёт ... тапшырылачак.

- алда килгән җөмләдәге синтаксик конструкцияне аннан соң килгән җөмләдә дә кабатлау - грамматик (синтаксик) кабатлау:

Әгәр дә машина яки җиһаз эштән чыкса яки аның җитештерүчәнлеге, җитештерү сыйфаты түбәнәйсә ...

Әгәр дә кирәкмәгәнгә машинаның детале алыштырылса ...

Җөмләләр бәйләгеч функция башкаручы сүзләр яки сүзтезмәләр аша үзара бәйләнешкә керәләр. Мәсәлән: югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, сезнең ризасызлыгыгызны канәгатьләндерү йөзеннән, шуңа күрә, шуның нәтиҗәсендә, димәк, әйтик һ.б.

 

3. Эшлекле стильдә күзәтелүче тел нормалары

Документны төзүче, нигездә, телнең ике аспектына кагылышлы авырлыклар белән очраша. Беренче аспект - мәсьәләне чагылдыра алырлык сүз (лексика) яки сүзтезмә табу. Икенчесе - уңышлы синтаксик конструкция сайлау.

Эшлекле сөйләмдә, кагыйдә буларак, махсус лексика һәм үзенчәлекле стилистик бизәккә ия булган канцелярия сүзләре кулланыла. Мәсәлән: «Тиешле сыйфатка ия булмаган товарлар очраганда ...»тиешле сыйфатка ия булмаучы дигән сүзтезмә товарның түбән сортлы яки начар булуы турында гына сөйләми. Ә бәлки аның сыйфатының инструкциядәге яки кагыйдәдәге нормаларга җавап бирмәве турында сөйли. җөмләсендәге тиешле дигән сыйфатны начар товар яки түбән сыйфатлы товар сүзтезмәләре белән алыштырып кую төгәлсезлеккә китерер иде. Җөмләдә бирелгән

Эшлекле сөйләмдә гомумкабул ителгән терминологик мәгънәгә ия булмаган неологизмнарны кулланырга ярамый. Шулай ук терминологик мәгънәгә ия сүзнең мәгънәсен бозу, яки аны синонимик формалары белән алыштыру да урынсыз санала. Әгәр дә термин адресат өчен аңлаешсыз булып тоелса, аны текстта түбәндәге ысулларның берсенә нигезләнеп тапшырырга мөмкин:

  • терминның билгеләмәсен, аңлатмасын бирергә мөмкин, мәсәлән: факторинг - бурычларны кайтарту хокукларын сату;
  • терминның эчтәлеген нейтраль лексикадагы сүзләр белән киңәйтү, төгәлләү, мәсәлән: ... килешү форс-мажор хәлләр аркасында (заводка бара торган юлларны коеп яуган яңгырлар җимерү аркасында) үтәлмәде.

Эш кәгазьләрендә профессионализмнар кулану да урынсыз санала. Профессионализмнарны ике очракта гына кулланырга мөмкин: әгәр дә теге яки бу эшчәнлек өлкәсенең гомумкабул ителгән терминологиясе булмаса (аучылык, балыкчылык, һөнәрчелек һ.б.) һәм әгәр дә сүз күпмедер дәрәҗәдә терминны алыштырып йөри ала икән ( мәсәлән, күчерү яки күчереп утырту трансплантация урынына, кардан кардан җайланмасы урынына). Гадәттә профессионализмнар сөйләм телендә кулланыла, ә аларны эшлекле язма сөйләмдә куллану стилистик хата санала.

Шулай ук урынсыз кулланылган алынма сүзләр дә документны аңлауны катлауландырырга мөмкин. Соңгы елларда телдә инде урнашып киткән, аңлаешлы сүзләр урынына урынсызга чит тел сүзләрен куллану очраклары активлашып китте, мәсәлән:

Эксклюзив - кабатланмас урынына

Апеллировать - мөрәҗәгать итү урынына;

Прерогатива - өстенлек урынына һ.б.

Синоним сүзләрнең мәгънә төсмерләренә игътибарсызлык та документ текстын аңлауда кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин.

Саннар гадәти текстта исем алдыннан килү, ә таблица, анкеталарда исемнән соң, мәсәлән: ун көн, алты йөз данә, ләкин көннәр саны - 10.

Сүзтезмәләр төзегәндә сөйләм телендә күпчелек сүзләрнең бары тик бер сүз яки сүзләр төркеме белән генә килә алуын онытмаска кирәк. Мәсәлән:

Исемле фигыль сүзтезмәләр - боерык - чыгарыла; контроль - йөкләнә; бәһа (бәя) - урнаштырыла; бурыч - кайтарыла; ризасызлык - күрсәтелә; түләү - үткәрелә кисәтү - ясала; килешүгә - ирешелә; кредит - бирелә; шелтә белдерелә һ.б.

.... дәлилләр - ышандырырлык; бәһаләр - түбән// югары; ихтыяҗ - зур//зур түгел//кечкенә; хезмәттәшлек - үзара файдалы// уңышлы; табыш бирү - югары, түбән һ.б.

Эшлекле-рәсми сөйләмдә стандарт тәгъбирләр күп кулланыла, алар мәгънәви мәгълүматны белдерергә ярдәм итәләр:

  • кисәтү: вакыт узуга тәкъдим үзенең көчен югалта ..., шулай булмаганда институтның ... хокукы бар;
  • гамәлләрне нигезләү: тәҗрибә уртаклашу тәртибендә ..., искәрмә буларак ..., техник ярдәм күрсәтү тәртибендә, заказның ашыгычлыгы аркасында, фәнни-тикшеренү берләшмәсенең риза булмавына бәйле ..., заказчикның ... числода алынган хаты нигезендә ..., ... числодагы беркетмәсе нигезендә..., Сезнең үтенечегез буенча (согласно), министрлыкның ... числодагы карары нигезендә..., безнең күп тапкырлар искә төшерүебезгә карамастан ..., тирән ихтыяҗ тойган хәлдә ...;
  • гарантия: предприятие (эшханә) ... сыйфатын гарантияли, вакыт аралыгында, билгеләнгән вакыт узганнан соң ...;
  • кире кагу (отказ): кызганычка каршы, Сезнең үтенечегезне канәгатьләндерү мөмкин түгел; кызганычка каршы, без Сезнең үтенечегезне канәгатьләндерә алмыйбыз.

Югарыда мисал буларак китерелгән сүзтезмәләр һәм стандарт тәгъбирләр эш кәгазьләрен кабул итүне һәм аларны төзү процессын җиңеләйтә.

Мондый тәгъбирләр әзер клише, штампларны хәтерләтәләр. Дөрес, аерым очракларда аларның артык күп булуы, урынсыз кулланылуы, киресенчә, эш кәгазьләрен кирәгеннән артык озын, мәгълүмат җиткерүгә хезмәт итмәүче сүзләрнең артык күплегенә дә китерергә мөмкин.

Эшлекле-рәсми кәгазьләрдә лексик чаралар гына түгел, грамматик чараларның да стандартлашуы күзәтелә. Морфология өлкәсенә караган үзенчәлекләр исем сүз төркеменең фигыльдән активрак кулланылыш табуында чагыла. Исем фигыль формасы аеруча продуктив: катнашу, ярдәм күрсәтү, карап чыгу һ.б.

Эшлекле сөйләмдә синтаксик үзенчәлекләр дә шактый. Бу әлеге өлкәдә әзер синтаксик конструкцияләрнең актив кулланылышында чагылыш таба: Сезнең игътибарыгызга җиткерәбез, исегезгә төшерергә рөхсәт итегез, ... каравыгызны үтенәбез (сорыйбыз).

 

4. Эш кәгазьләрендә эшлекле этикет

Эшлекле хат төгәл, аңлаешлы һәм адресатына тәэсир итәрлек психологик факторларны исәпкә алып төзелгән булырга тиеш. Тәэсир көченә ия элементлар булып билгеле бер әдәплелек, ихтирамлылык рамкаларын барлыкка китерүче, язма сөйләм аша аралашуга аерым төсмер бирүче этикет фразалар һәм конструкцияләр тора.

Эшлекле этикет - эшлекле аралашу өлкәсендә урнашкан үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Эшлекле этикет кагыйдәләренең нигезендә эшлекле мөнәсәбәттә торучы партнерына карата ихтирамлы, тәрбияле, кешелекле мөнәсәбәт күрсәтү, ягъни төрле хезмәт урыннарында эшләүдән чыгып, хезмәткәрләр арасында билгеле бер дистанцияне саклау, партнерының хәтерен калдырмыйча «әйе» һәм «юк» дигән сүзләрне әйтә белү; кеше фикерен тыңлый һәм кабул итә белү; үзеңнең хаталарыңны таный белү, үзеңә тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирә белү, бәхәс вакытында абруй, эш урыныңнан файдаланмыйча дәлилләргә таяну һ.б. ята.

Язма эшлекле аралашу процессында этикет документларның формасы һәм эчтәлегендә чагылыш таба: беренче чиратта бу мөрәҗәгать итү формулалары, үтенеч белдерү, кире кагу, таләпләр, дәлилләү чаралары һәм башкалар. Этикет - коммуникатив максатларга ирешүдә һәм язучының мәдәниятлелеген, әдәплелеген чагылдыруга ирешүдә төп инструментларның берсе булып тора.

Эшлекле язышуда этикет чараларыннан файдалану шулай ук билгеле бер тәртип гигезендә алып барыла. Мөрәҗәгать - адресат шәхесенә эндәшү булып тора. Мөрәҗәгать итүнең бурычлары булып адресат белән элемтә урнаштыру, аның игътибарын җәлеп итү, аны кызыксындыру тора. Мөрәҗәгать коммерция өлкәсендә алып барыла торган язышу процессының мөһим элементы булып тора. Соңгы вакытларда мөрәҗәгать итү, ситуация ниндидер хезмәт урыны алып торган кешегә мөрәҗәгать итү таләп иткән очракта, эшлекле язышуда еш кулланыла.

Адресатка мөрәҗәгать иткәндә, аның хезмәт урыны, эшчәнлек өлкәсе, шәхси танышлыгы исәпкә алына.

Мөрәҗәгать иткәндә гомуми формулалар булып түбәндәгеләр санала:

Хөрмәтле ...әфәнде!

Хөрмәтле ... ханым (туташ)!

Хөрмәтле әфәнделәр, ханымнар, туташлар!

Дәүләт хезмәтенең һәм идарәсенең үзәк оешмаларында билгеле бер эш урынында эшләүчеләргә, җәмгыятьләрнең, ширкатьләрнең, фирмаларның президентларына мөрәҗәгать иткәндә фамилиясез дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, мәсәлән:

Хөрмәтле Президент!

Хөрмәтле рәис!

Хөрмәтле мэр!

Хөрмәтле министр!

Чакыру хатларында, белдерү кәгазьләрендә исем һәм әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итү дә булырга мөмкин:

Хөрмәтле Габдерәхим Мортаза улы!

Бер өлкәдә эшләүче кешеләр бер-берсенә «Хөрмәтле хезмәттәшләрем!» - дип эндәшә алалар.

Эшлекле этикет кагыйдәләре буенча, әгәр дә документ, эш кәгазе адресатка шәхсән мөрәҗәгать итү характерында башланган булса, текст азагында, имза куелганчы, «Хөрмәт белән» дигән тәгъбиргә тәмамланырга тиеш.

Кабул ителгән кагыйдә нигезендә, мөрәҗәгать бер генә затка булса да ихтирамны белдерү өчен Сез алмашлыгы баш хәрефтән языла.

Эш барышында туган үтенечләр, тәкъдимнәр, фикерләр, таләпләрне белдергәндә, күплек сан, беренче заттан белдерү кабул ителгән:

Сезнең игътибарыгызга «2004 нче ел - Яз-Җәй» сезоны аяк киемнәре коллекциясен тәкъдим итәбез» ...

Сәүдә комплексы проекты буенча төп фикерне Сездән көтеп калабыз ...

Сүз уңаеннан килешүнең вакыты чыгып баруын исегезгә төшереп үтәбез ...

Үтенәм, тәкъдим итәм, чакырам кебек беренче зат берлек сан формасындагы мөрәҗәгатьләр конфиденциаль характердагы хатларда һәм билгеле бер эш урынында эшләүче тарафыннан махсус бланкларда язылган рәсми эш кәгазьләрендә очрый. Беренче зат исеменнән боерыклар, гаризалар, хезмәттәшлек хатлары, доклад язмалары һәм аңлатма характерындагы язмалар языла. Боерыкларны беренче зат исеменнән төзү бер затка буйсыну принцибына хезмәт итә. Боерыкның кушу өлеше «... боерам» сүзеннән башланып китә, аннан соң инфинитив формасындагы фигыльләр ярдәмендә тәкъдим ителә торган гамәлләр белдерелә. Үтенеч, таләп, канәгатьсезлек белдерү характерындагы хатларга ике яисә берничә кеше тарафыннан кул куелса, «... сорыйм (үтенәм)» яки «... сорыйбыз (үтенәбез)» кебек сүзләрдән башланып китә. Бергә теркәлеп җибәрелә торган хатларның баштагы өлешендә беренче зат берлек сандагы фигыльләр кулланыла, «Сезгә ... турында хәбәр итәм» һ.б.

Автор үзенең оешма яки аның бер өлеше тарафыннан мөрәҗәгать итүен ассызыкларга теләгән очракта беренче зат күплек сан формасындагы фигыльләрдән файдаланырга тиеш.

Әгәр дә хатның авторы булып юридик зат (предприятие, учреждение, оешма яки оешма һ.б.) торса, хатлар III зат исеменнән языла, мәсәлән: Министрлык ... мөмкин дип саный, дирекция ... сорап мөрәҗәгать итү, коллегия ... карар бирде һ.б.

Эш кәгазьләрендә корректлылык һәм оптимизм тоны өстенлек алып торырга тиеш. Язма характердагы мөрәҗәгатьләрнең тәэсир, ышандыру көче аның формасы, стиленә бәйле. Эш кәгазьләренең уңышын мәгълүматлылыктан бигрәк тональность билгели. Мисал өчен, язма этикет чараларыннан дөрес урынлы файдалану фикер белдерүнең катгыйлыгын йомшартуга ярдәм итә. Түбәндәге мисалларны чагыштырып карыйк:

Безнең карашка, Сезнең продукциягезнең бәяләре артык кыйммәт, шуңа күрә аны безнең регионда сату (реализация) файдасыз эш булып тора.

Үз чиратыбызда продукциягә куелган бәяләр Сезнең тарафтан кабат анализлануына шикләнмибез, шунлыктан Сезнең белән озак вакытлар уңышлы гына хезмәттәшлек итүебезгә ышанычыбыз ныклы.

Аерым очракларда авторлар теге яисә бу вакыйгага, очракка, мөнәсәбәтләрен белдерү өчен төрле мәгънәләрне белдерүче кереш сүзләрдән файдаланалар, мәсәлән:

Кызганычка каршы, бүгенге көндә без Сез чыгарган продукциянең 7% процентын гына сатып алучыларыбызга җиткерә алабыз.

Кайбер очракларда рәсми стильдә урынсыз, кирәксезгә купшы сүзләр кулланылу, күпсүзлелек күзәтелә. Мәсәлән, рәсми хатларда зинһар өчен, үтенеп сорыйм кебек фразалар куллану, һичшиксез, урынсыз. Дөрес, инкыйлабка кадәр эшлекле кәгазьләрне, хатларны мондый характердагы чиктән тыш купшы сүзләр белән чуарлау гадәти күренеш саналган.

Этикет чаралары, образлылык тудыру чаралары аша язма мөрәҗәгатьләрнең рәсмилеген, корылыгын йомшартып, текстның интонациясен төрлеләндереп, сөйләмгә кирәк булганда экспрессивлык төсмере бирергә мөмкин. Мондый күренеш бигрәк тә коммерция эшләренә караган информацион хатларда урын таба ала, чөнки алар кешегә тәэсир итү, аларның фикер агышларын үзгәртүгә юнәлдерелгән булалар, мәсәлән: Сезне кабат борчуыбыз өчен гафу үтенәбез (гафу итүегезне сорыйбыз, түбәнчелек белән гафу үтенәбез). ...

Эшлекле хатларның текстын төзегәндә админстратив этикет турында да онытырга ярамый. Админстратив этикет нормалары сакланмаган хатлар кәнәгатьсезлек хисе генә тудырырга сәләтле: «түбәндә карала торган мәсьәләгә карата миңа язма җавап җибәрергә кушуыгызны үтенеп сорыйм...» һ.б.

Адресатка хатта чагылдырыла торган мәсьәләнең ничек чишелергә тиешлеген күрсәтү дә админстратив этикетны бозу санала: « Сезгә яңа положение проектының төзәтелгән вариантын җибәрәбез ... Бу проекты карап чыгуыгызны һәм раславыгызны сорыйбыз» яки « Әлеге кандидатураны раславыгызны сорыйбыз». Өзекләрдән күренгәнчә, хатны җибәрүче положение яки кандидатураның расланмаска да мөмкинлеген бөтенләй күз алдында да тотмый.

Түбәндәге өзектәге икеләнү дә бөтенләй урынсыз булып тора: «Институт методик күрсәтмәләр җибәрүегезне сорый, алар бәлки эш өчен файдалы булып куярлар ...»

Аерым хезмәткәрләрдә элементар тыйнаклык хисе булмауны күрсәтүче үрнәкләр дә очрый: «Тимер-томыр җыюның квартал планы уңышлы үтәлү турында хәбәр итә алуыма шатмын. Бу уңышка халык комитеты контроле ярдәме һәм шулай ук «Вторчермет»ның уполномоченные, ягъни минем тырышлыгым нәтиҗәсендә ирештек ...»

Рәсми хатларны төзегәндә, адресатны ашыктыручы «Ашыгыч», «Кичектергесез», «Мөмкин кадәр тизрәк»«... числога кадәр җавап бирүегезне үтенәм», «Мәсьәләне карагач та карарыгызны җиткерүегезне үтенәм» һ.б. кебек фразалар куллану да урынсыз санала.

Рәсми хатларда кешене игътибарлылыкка чакыручы «Игътибар белән укып чыгарга тәкъдим итәм» кебек фразалар куллану яки мотивациясен аңлатмыйча, җавапны, үтенечне кире кагудан, нәрсә белән дә булса килешмәүдән башлап китү дә этикасызлык билгесе булып тора.

Рәсми корреспонденция алучы як өчен җавапны вакытында бирү этика нормалары буенча, мәҗбүри санала. Җавапны тоткарлау яки бөтенләй җавап бирмәү хезмәттәшлек итәргә теләмәүне күрсәтә һәм ул эшлекле мөнәсәбәтләрнең өзелүенә китерергә мөмкин.

Һичшиксез, мөрәҗәгать хатын, аңа кулдан язылган нинди дә булса мәгълүматны язып кире кайтару эшлекле этикетны тупас бозу, каршы якны хөрмәт итмәүне күрсәтә.

Гади рәсми документларны фәнниләштерергә тырышып төзү дә аерым хаталарга китерә, мәсәлән: «Эшче Галиуллин тарафыннан травма алыну сәбәпле, эшкә сәләтлелегенең калган өлешен хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү өчен файдаланырга...» Мондый мәгънәсезлекләр килеп чыкмасын өчен, кыска, аңлаешлы язарга тырышырга кирәк.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008