8.4.1. Диалогик аралашу

Әңгәмә - телдән сөйләм теленең бер жанры, сыйләшүчеләрнең чиратлашып катнашуына нигезләнгән диалогик формасы. Әңгәмә катнашучыларның саны ике-өчтән артмый. Шушы үзенчәлек әңгәмәнең диалогның башка төрләреннән аермалыгын билгели (мәсәлән, дискуссиядән).

Әңгәмәдә сөйләмнең алдан әзерләнмәгән булуы аеруча ачык чагылыш таба, информация өлешчә сүзләр аша, өлешчә вербаль булмаган чаралар аша тапшырыла.

Сөйләм теле жанры буларак әңгәмәгә төрле яктан килеп характеристика бирергә мөмкин.


1. Тәкъдим ителгән схемага, терәк сүзләргә таянып, әңгәмә жанрына характеристика бирегез.

Терәк сүзләр: - көнкүреш темага; фәнни ачышлар турында; килешүләр төзү турында; сәяси темаларга...

- максат: килешүгә ирешү; килешмәү (үз фикереңдә калу); бурычлар: алган тәэсирләр белән бүлешү; үз фикереңне белдерү; элемтәдә тору, ярдәм алу...

- эшлекле, көнкүреш, фәнни, фәнни-популяр, публицистик, фәнни-публицистик ...

- катнашучылар саны: күзгә-күз; ике-өч зат белән; кешеләр төркеме белән; тамашачылар, тыңлаучыларга һ.б. исәпләнмәгән күзгә-күз якм кешеләр төркеме белән ...

- чиратлашу саклана (сакланмый); алдан билгеләнгән (билгеләнмәгән);

- каршы әйтешү чиратлашып бара (кыска яки озын); бер, ике һ.б. сөйләүченең репликалары өстенлек итә ...

- җөмләләр арасында пауза; җөмлә эчендә пауза; уйлану, икеләнү тудырган паузалар; паузаларны тутырып тору чаралары.

2. Текстларны укыгыз. Тексттагы вакыйгаларга мөнәсәбәтегезне белдерегез. Биремнәрне үтәгез.

1. ...Йомшак кына кар ява. Борынгы йортлар моңсу аклыкка күмелеп утыра. Фукс бакчасын үтеп, без текә яр кырыена килеп туктыйбыз. Кинәт кар явудан туктый, ак пәрдә күтәрелә. Аста - боз юрганын ябынган Казан елгасы.

- Казанның һәр карышы - тарих, - ди Диләрә. - Син үзеңнең нинди урында басып торганыңны беләсеңме? Унтугыз яшь... Очынып, яшәргә омтылган чак югыйсә... Ә ул, кесәсенә салкын револьвер тыгып, үз-үзен атып үтерергә дип нәкъ менә шушы урынга килә. Күз алдыңа китер, беркемгә билгесез Алексей Пешков, кар шыгырдатып, монда таба килә. Әгәр ул шунда төнге каравылчыны очратып тукталмаса, аның белән сөйләшеп тормаса... Ул киткән яктан яңгыраган револьвер тавышына, бәлки, төнге каравылчы бөтенләй игътибар да итмәгән булыр иде. Ул йөгереп килеп карый да, тиз арада извозчик табып, авыр яралы Пешковны больницага озата, соңыннан да янына килеп йөри.

- Бәхетле очраклылык.

- Киләчәктә Максим Горький булачак кешене үлемнән коткарып калганын башына да китермәгәндер каравылчы ул чакта.

- Кем икәне билгелеме аның?

- Мостафа Юнысов. Гап-гади бер татар агае. (М. Галиев)

2. Бер ел заводта мастер булып эшләгәч һәм заводның культура сараенда һәвәскәрләр белән мәж килгәч, аны үз янына цех башлыгы чакырып ала:

- Мастерларны без заводка ел саен йөзәрләп алабыз. Техникумнар аларны безгә, шөкер, күпме кирәк шулхәтле җитештерә. Укы син, туган, табигать биргән талантыңны җәберләмә.

Бу юлы консерваториядә, аның бәхетенәдер, Алмаз Монасыйпов очрый. Бик йомшак күңелле, бик йомшак тавышлы кеше бит инде ул. Пермь хәтле Пермҗнән кигән, күңелендә мең төрле ышаныч йөрткән егетне ул сабыр гына тыңлый, аннары әйтә:

- Леманга барырга кирәк сиңа, үскәнем. Альберт Семеновичка. Ул хәзер өендә. Өенә бар син аның. Студентларны ул өендә дә кабул итә, ди. Менә сиңа адресы, бар син аңа, иренмә.

Леман аны гап-гади каршылый, йомышын тыңлагач, болай ди:

- Утыр, уйна.

- Мин фортопианода уйнамыйм, бармаклар бик калын минем, клавишаларга кысыла. Әти дә, әни дә җир кешеләре иде, - дип акланмакчы була Имашев. - Мин фортепианода уйнамыйм, җырлап язам көйне.

- Ярый, алайса, җырла.

Мәсгут татарның ул чакта нык таралган көе "Шахта"ны балалайкада уйнарга өйрәнгән, "Скрипкада үзлегеңнән өйрәнү" китабын табып, нота язарга да "остарган" була инде.

- Карале, туганкай, синең бит тавышың бар. Менә сиңа язу, бар консерваториягә, Елена Абросимовага бирерсең моны. (Г. Ахунов)

Бирем.

  1. Диалогларда аралашу кагыйдәләренең кайсылары исәпкә алынмаган?
  2. Аралашучыларның аралашу барышында нинди хаталарына игътибар иттегез? Сез шуңа охшаш ситуацияләрдә үзегезне ничек тотар идегез? Үз вариантларыгызны тәкъдим итегез.

 


Шулай итеп, әңгәмәләр төрле характерда булырга мөмкин. Эшлекле әңгәмә алдына куелган максаты, әңгәмәнең оештырылышы белән рәсми булмаган шәхси әңгәмәләрдән шактый нык аерылып тора: анда сөйләм предметына эмоциональ мөнәсәбәт тә, эшкә кагылышлы вакыйгага бәя бирү дә, киңәш бирү дә хас түгел.

Эшлекле әңгәмә нинди дә булса максаттан чыгып оештырыла: беренчедән, әңгәмәдә катнашучыларның берсе сүз ярдәмендә икенчесенә тәэсир итәргә, нинди дә булса эшкә, хәрәкәткә чакырырга, ягъни эшлекле ситуация тудырырга, үзара эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтыла; икенчедән, әңгәмә вакытында җитәкче теге яки бу мәсьәләгә кул астында эшләгән хезмәткәрләренең фикерен ачыклый һәм нинди дә булса нәтиҗәләр чыгара ала.

Әңгәмә алып барганда, сорау бирә белү осталыгы аеруча әһәмияткә ия. Көтелгән җавап характерыннан чыгып, сорауларны ачык һәм ябык төрләргә бүлеп йөртү кабул ителгән.

Ябык сорауларга әйе яки юк дип яки берничә сүз белән генә җавап бирергә мөмкин. Мәсәлән, "Сезгә ничә яшь?", "Сез кайда яшисез?", "Сез ничәнче мәктәпне тәмамладыгыз?", "Сезгә эшегез ошыймы?" һ.б. Шулай ук -мы//-ме кисәкчәле сорау җөмләләр дә, фигыльнең юклык формасы һәм бит кисәкчәсеннән яки -мыни//-мени кисәкчәләреннә торган төрләре дә, мәсәлән, "Сез алай уйламыйсыз бит, шулаймы?", "Сез китәргә теләмисезмени?" кебек сораулар да ябык сорау вариантларын тәшкил итәлә. Эшлекле әңгәмә вакытында җавабы ачык күренеп торган мондый төр ябык сорауларны альтернатив вариантлары белән алыштыру дөресрәк булыр, мәсәлән, "Сез укуыгызны дәвам итергә теләр идегезме?" "Сез ничек уйлыйсыз: бу фикер коллектив тарафыннан яклау табырмы?". Мисаллардан күренгәнчә, ябык сораулар төгәл, кыска җаваплар көтелгәндә бирелә.

Ачык сораулар сорау алмашлыкларына нигезләнеп төзелә һәм җавап бирүчегә ирек күбрәк бирелә, мәсәлән, "Сез ни өчен безнең оешмага эшкә урнашырга телисез?", "Сез нәрсәне күз алдында тотасыз?" һ.б. Мондый төр сорауларга җавап бирүче үзенең җавабын мәсьәләне аңлавыннан чыгып бирә. Шуңа күрә ачык сораулар катлаулы, буталчык мәсьәләләрне хәл итү максатыннан яки әңгәмәдәшеңнең теге яки бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен ачыклау ниятеннән чыгып бирелә.

Сорауларга салынган эчтәлектән чыгып, аларны ике төркемгә бүлергә мөмкин: фактлар (мәгълүматлар) турындагы һәм фикерләр, теләкләр турындагы сораулар.

Фактлар (мәгълүматлар) турындагы сораулар билгеле бер вакыт һәм урын аралыгында башкарылган эшләрне, вакыйгаларны ачыклау өчен кулланыла, мәсәлән: "Сез кичә җыелышта булдыгызмы?", "Сез ничәнче елда мәктәпне тәмамладыгыз?", "Бу сезнең улыгызның фотосымы?". Гадәттә мондый сорауларга җавап бирү бернинди авырлык та тудырмый, шуңа күрә андый сораулар әңгәмәнең башында бирелеп, әңгәмәнең уңышлы башлануына ярдәм итә. Күпчелек очракта мондый сораулар ябык характерда була.

Фикерләр, теләкләр турындагы сорауларга җавап алу шактый авыр, чөнки кешенең теләк-ниятләре, теге яисә бу әйберләргә мөнәсәбәте төгәл, ачык, анык та һәм киресенчә дә булырга мөмкин. Шуңа күрә мондый төр сорауларны төзүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк, аларда бәяләү, фикереңне тагарга тырышу чагылмаска тиеш, мәсәлән, "Сезгә шул кызыкмы?" дип түгел "Сезнең бу мәсьәләгә карашыгыз нинди?", яки "Сезнең бу мәсьәләгә карашыгызны белергә теләр идем" кебек вариантларны тәкъдим итү дөресрәк булыр иде.

Әңгәмәдәшең каршына куела торган сораулар функцияләренең төрлелеге белән дә аерылалар. Бер төр сораулар өстәмә мәгълүмат алу, булганнарын тикшерү, ачыклау, төгәлләү функциясен башкара. Икенчеләре әңгәмә барышында туган киеренкелекне йомшарту, әңгәмәнең юнәлешен күзәтү, бер темадан икенче темага күчүгә ярдәм итү өчен бирелә, аларны функциональ-психологик сораулар дип йөртәләр.

Функция төрлелеген чагылдыручы сорауларга контоль, аныклаучы һәм зондируюәие сораулар керә.

Контроль сораулар алынган җавапның чынбарлыкка, дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килүне чагылдыра. Мисал өчен, әңгәмә башында сез әңгәмәдәшегезгә аның эшеннән ни дәрәҗәдә канәгать булуын ачыклау өчен сорау бирдегез, ди. Шуннан соң берничә сорауга җавап алгач, сез беренче контроль соравыгызны биреп карыйсыз: "Сез мөмкинлек булса, башка эшкә күчәр идегезме?", аннан соң икенче контроль сорау килергә мөмкин: "Әйтик, ниндидер сәбәпләр аркасында, сез вакытлыча эшләмисез, ди. Шул вакытта элек эшләгән урыныгызга чакырсалар, кире кайтыр идегезме?" һ.б. Алынган өч төрле җавапны чагыштырп карап, әңгәмәдәшегезнең сезнең белән ни дәрәҗәдә ихлас сөйләшүен билгеләве кыен түгел, билгеле.

3. Теләсә кайсы сөйләшүне ( мәсәлән, гаиләдә иртәнге аш вакытында сөйләшүне яки җитәкченең үзенең ярдәмчеләре белән эшкә кагылышлы мәсьәләләрдә сөйләшеп утыруын) әңгәмә дип атарга мөмкинме?

Әңгәмәгә нигезләнеп төрле жанрлар барлыкка килә, шуларның иң әһәмиятлесе интервью. Әңгәмә-интервьюның, катнашучы кешеләр исәбеннән чыгып, түбәндәге төрләре күзәтелә:

  • бер катнашучы (сорау бирүче) - бер катнашучы (җавап бирүче);
  • бер катнашучы(сорау бирүче) - берничә җавап бирүче;
  • берничә сорау бирүче - берничә җавап бирүче.

 

4. Үзегез темалар уйлап әңгәмә-интервьюлар оештырыгыз һәм дәрестә шуның үрнәкләрен күрсәтегез.

Эшлекле әңгәмә

Эшлекле әңгәмә - рәсми шартларда рәсми зат белән аралашу ул. Эшлекле аралашуның түбәндәге гамәли максатлары була:

  • кирәкле мәгълүмат алу яки алмашу;
  • партнерларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча килешүгә килү;
  • партнерыңны сайланган юлның, килешүнең аның өчен файдалы, уңышлы булуына ышандыру һ.б.
  • үзеңнең статусыңны саклаган хәлдә эшлекле мөнәсәбәтләр, контакт урнаштыру.

 

Әңгәмәнең инициаторы аның максатын, төзелешен, үзенең нәрсә әйтергә теләвен, үзенең төп дәлилләрен алдан уйлап килергә тиеш.

Бары тик әңгәмәне башлаучы үзенең әңгәмәдәшен яхшы белгәндә генә әңгәмә гади, гадәти, табигый булырга мөмкин. Киресенчә булганда исә әңгәмәдәшегез аның фикере белән кызыксынмавыгызны бик тиз аңлап алаячак һәм билгеле инде, аңа сезнең белән әңгәмә алып бару кызык булмаячак.

Әңгәмәдә катнашучылар саны, социологлар һәм психологлар билгеләп китүенчә, 2 һәм 7 булу уңышлы.

Әгәр дә партнерлар үзара аңлашуга ирешергә теләсәләр, аралашуда гадилеккә омтылырлар, гади конструкцияләргә мөрәҗәгать итәргә, мәсьәләне аңлатуда төгәл, ачык, анык булырга, гади сөйләм стиле элементларын да сакларга тырышырлар.

Әңгәмәдә, башка төр текстлардагы кебек үк өч өлешне билгеләп китәләр: башлам өлеше, урта өлеш, азагы ( нәтиҗәләр чыгару, резюме).

 


5. Әңгәмә темасын, аның конкрет бурычларын һәм эшне оештыруны чагылдыручы җөмләләрне тиешле тавыш белән укып чыгыгыз.

Әңгәмәнең тексты Комментарийлар, сорау-биремнәр

Киноменеджер. Хәерле иртә. Сезнең белән кабат очрашуыма шатмын.

Минем сезнең белән экраннарга чыгарылган фильмның уңышын тәэмин итү турында сөйләшәсем килә. Ялгышмасам, фильм шактый уңышлы килеп чыккан... Сез ниндирәк фикердә?

Минемчә, безгә сөйләшүне рекламадан башларга кирәктер. Шуңа күрә башта фильмның кемгә күбрәк ошаячагын, тамашачысы кем булачагын фаразлыйк, шуннан чыгып, аны кем каршында рекламалавыбызны һәм уңышка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк булачагын билгеләргә тырышырга кирәктер дип уйлыйм // Сез минем фикерем белән килешәсезме?//

Әңгәмәдә катнашучылар. Әйе. Килешәбез. ( Килешүләрен белдереп баш кагалар.)

Киноменеджер. Сез тамашачының зәвыгын, таләпләрен яхшы беләсез... моңарчы чыккан фильмнарның да уңышларын фаразлаганыгыз булды... Шуңа күрә сезнең һәрберегезнең фикерен ишетергә теләр идек.

Әңгәмәнең инициаторына эшлекле элемтә һәм җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру гаять әһәмиятле.

1. Сөйләшүнең түбәндәге моментларын билгеләп китик:

  • әдәпле итеп исәнләшү;
  • аудиториягә мөрәҗәгать итү;
  • уртак фикергә килүгә теләк булу;
  • башкаларның фикере белән кызыксыну.

 

2. Сорау җөмлә алдыннан һәм аннан соң килгән зур пауза // нинди максатка хезмәт итә?

3. Текстта тагын паузалар кайда һәм ни өчен ясалган?

6. Текстны укыгыз. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләренә карата үз фикерегезне әйтегез. Әңгәмә//бәхәс оештырыгыз.

Телефоннан сөйләшә беләсезме?

Бу сорау, беренче карашка, бик сәер яңгырый. Ләкин "Мин кая эләктем?", "Кем әле бу" дип башланган әңгәмәләрне еш ишетергә мөмкин. Килешәсездер, бу заман кешесен бизәми торган сөйләшү. Шуңа күрә, телефон куллануның кагыйдәләрен белү кирәк.

Әгәр эшегезгә шалтыратсалар, иң элек үзегез яки оешмагызның исемен атагыз. Ә өегездә "алло" дию дә җитә.

Эш буенча сорауларыгыз булса, үзегез белән таныштыру һәм "Гафу итегез, мин кем белән сөйләшәм?" дип сорау урынлырак булыр.

Кемнеңдер эш урынына шәхси мәсьәлә буенча шалтыратсагыз, сүзне мөмкин кадәр кыскарак тотарга тырышыгыз.

Әгәр телефон уңайсыз вакытта (җыелыш яки башка чара барган чакта) шалтыраса, трубканы күтәргәч тә кире куярга ашыкмагыз. Бу очракта "Җыелыш бара, соңрак шалтыратыгыз", - дип әйтергә кирәк.

Әңгәмәне өзеп торырга туры килсә, әз генә көтегез дип алдаганчы (күп очракта бу шулай була да), "Мин соңрак кабат шалтыратырмын", - дию файдалырак. Ләкин сүз биргәнсез икән, аны үтәргә дә онытмагыз!

Кем беләндер күрешеп сөйләшәсегез булса, телефон аша очрашу вакытын һәм урынын билгеләү белән чикләнегез.

Телефоннан сөйләшкәндә тыныч булыгыз, авазларны ачык әйтергә тырышыгыз.

Үзегез шалтыраткан очракта, әңгәмә өчен җаваплылык тоегыз. Сөйләшүне үзегез кирәк дип тапкан вакытта төгәлли аласыз.

Өй телефонына сәгать 9 дан иртәрәк, 22.00 сәгатьтән соңрак шалтыратмаска тырышыгыз.

Озакка сузылырдай сөйләшүне башлаганчы, әңгәмәдәшегезнең сезне тыңларга вакыты булу - булмавы белән кызыксыныгыз. ("Татарстан яшьләре")

 
Биремнәр. 

1. Телефоннан сөйләшүдә кулланылырга мөмкин булган тәгъбирләрне файдаланып төрле оешмалар белән сөйләшү ситуациясен уйнап күрсәтегез.

Сезгә ярдәм итә аламмы?

Мин ... белән сөйләшә аламмы?

Минем ... белән сөйләшәсем килә иде?

Мин сезне ... белән тоташтырам.

Бераз көтегез

Соңрак шалтырата алмассызмы?

Мин хәбәр калдыра аламмы?

2. Бирелгән телефоннан сөйләшү үрнәкләренә мөнәсәбәтләрегезне белдерегез.

1 нче үрнәк.

Сәркәтип: Галеев офисы.

Ахунов: Мин Галеев белән сөйләшә аламмы?

- Бер генә секунд. Трубканы куймагыз. Хәзер карыйм, урынындамы?

Бер минуттан соң

- Тыңлыйсызмы? Гафу итегез, Галеев урынында түгел. Ул конференциядә булырга тиеш. Әмма берничә минуттан кайтып җитергә тиеш. Хәбәр калдырырга телисезме?

- Әйе. Сез аңа әйтә алмассызмы, төшке ашка кадәр миңа шалтыратсын әле. Минем исемем Альберт Ахунов.

- Яхшы, Ахунов әфәнде. Мин язып куям. Ә ул Сезнең телефон номерыгызны беләме?

- Әйе. Мин аңа бер - ике көн элек шалтыраткан идем.

- Яхшы. Хушыгыз.

- Хушыгыз.

 

2 нче үрнәк.

Сәркәтип: Алло, Мелита офисы.

Шакиров: Исәнмесез. Минем исемем Марат Шакиров. Мин "Элеком" компаниясеннән. Мине Билалов әфәнде белән тоташтыра алмассызмы?

- Гафу итегез, ул биредә түгел. Нинди сорау буенча?

- Бу бик мөһим эш. Мин "Элеком" вәкиле. Без яңа продуктны җитештердек һәм Билалов әфәнде карасын дип ...

- Шакиров әфәнде, продуктның мәгълүматларны электрон почта ша җибәрегезче.

- Минем Билалов белән турыдан - туры сөйләшәсем килә иде. Нинди вакыт яхшырак булыр икән?

- Бер көннән соң шалтырата аласыз.

- Рәхмәт. Сау булыгыз.

 

3 нче үрнәк.

Хафизов: Минем исемем Ренат Хафизов. Менеджер белән тоташтыра алмассызмы?

Сәркәтип: Урынында түгел. Бераз көтегез.

- Яхшы.

- Гафу итегез, ул дүшәмбе көнгә кадәр булмый.

- Кайткач, миңа шалтыратсын, дип әйтә алмассызмы?

- Яхшы.

 

4 нче үрнәк.

Сәркәтип: Хәерле көн. "Элекон" компаниясе. Мин сезгә булыша аламмы?

Зарипов: Исәнмесез. Минем исемем Айдар Зарипов. Минем Матвеев белән сөйләшәсем килә иде.

С: Трубканы куймагыз, Зарипов әфәнде. Тоташтырам.

Сәркәтип җитәкче белән тоташтыра.

Матвеев: Алло!

С: Айдар Зарипов Сезне көтә.

М: Тоташтырыгыз.

Сәркәтип Зарипов белән тоташтыра.

М: Исәнмесез, Зарипов.

З: Исәнмесез Матвеев әфәнде. Эшләр ничек бара?

М: Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең?

З: Минем дә яхшы. Мин сезгә очрашу хакында шалтыратам.

М: Әйе. Мин Сезне бер сәгатьтән соң көтәм.

З: Рәхмәт.

 

5 нче үрнәк.

Сәркәтип: Алло?

Шалтыратучы: Мин Вәлиев әфәнде белән сөйләшә аламмы?

- Мин белмим, ул чыккандыр, мөгаен.

- Белмисезме, ул кайчан кайтыр икән?

- Мин төгәл әйтә алмыйм. Иртәгә шалтыратып карагыз.

- Яхшы, сау булыгыз.

 

6 нчы үрнәк.

Оператор: Берләшмә. Ничек булыша алам?

Шалтыратучы: Хәерле көн. Мин бер телефон номерын эзлим һәм таба алмыйм.

- Компаниянең яисә шәхси кешенең номерымы?

- Шәхси кешенең.

- Исемен әйтегезче.

- Зөфәр Латыйпов.

- Аның адресы? Урамын беләсезме?

- Әйе, Габишев урамы, 40 нчы йорт.

- Аның номеры: 34 - 61 - 78

- Рәхмәт.

3. Диалогларны кирәкле фразалар белән тәмамлап бирегез:

1 нче диалог.

Сәркәтип: Хәерле көн. "Элекон" компаниясе.

Шалтыратучы: ...

С: Әйе, Шакиров әфәнде Сезне дүшәмбе көнне сәгать 11дә көтә. Сез шул вакытка килә аласызмы?

Ш: ...

С: Гафу итегез: Сишәмбе көнне иртән аның утырышка барасы бар. Сез төшке аштан соң килә алмассызмы?

Ш: Яхшы. Рәхмәт.

 

2 нче диалог.

Зарипов: ...

Сәркәтип: Биредә ул юк.

З: ...

С: Соңрак, бүген көндез.

З: ...

С: Әйе, язам.

З: ...

С: Хушыгыз.

4. Диалогларны татарчага тәрҗемә итегез.

1 нче диалог.

Сәркәтип: Алло! Офис Латыпова. Чем могу помочь?

Каримов: Я бы хотел поговорить с Латыповым.

- Одну минуточку. Не вешайте трубку. Я узнаю, здесь ли он.

- Хорошо. Спасибо.

- Извините, но Латыпова на месте нет. Он будет здесь через два часа. Не хотите ли вы ему что- нибудь передать?

- Нет. Спасибо. Я снова позвоню завтра в это же время.

- Ваше имя и фамилия?

- Тимур Каримов. Я из компании «Нурлат - нефть».

- Хорошо. Я думаю, Латыпов будет в офисе завтра в это время.

- Спасибо. До свидания.

 

2 нче диалог.

А: Доброе утро. Компания «Элекон». Чем могу помочь?

Б: Здравствуйте. Моя фамилия Исмагилова. Я бы хотела поговорить с Камаловым.

А: Пожалуйста, не кладите трубку. Я вас соединяю.

 

3 нче диалог.

А: Алло. Справочная. Чем могу помочь?

Б: Здравствуйте, мне нужен номер телефона.

А: Это телефон учреждения или частного лица?

Б: Частного лица.

А: Его или ее имя и фамилия?

Б: Лиля Петрова.

А: Вы знаете ее адрес?

Б: Да. Чуйкова, 57.

А: Номер телефона: 57 - 46 - 22

5. Чиратлап телефоннан сөйләшүдә катнашасыз. Беренче студент А биремне, икенче студент Б биремне карый.

Бирем А: Сез Хафизов(а) әфәнде (ханым) булырсыз.

- Сез үткән елда Камалов(а) әфәнде (ханым) белән ярминкәдә очраштыгыз. Ул сезнең продукциягә заказ бирү тәртибе белән кызыксынды.

- Шәһәрдә булганда аңа шалтыратыгыз һәм киләсе дүшәмбе көнне кичке ашка чакырыгыз.

- Аның торган урынына якын булган берәр ресторан турында сорагыз.

- Ресторанның нинди булуын һәм үзәк тимер юл станциясеннән анда ничек җәяү барасын белешегез.

- Өстәлгә сәгать ничәгә заказ бирергә икәнен сорагыз.

Бирем Б: Сез Камалов(а) әфәнде (ханым) буласыз, үзегезнең фирмага запас частьләр алучы.

- Сез Хафизов(а) әфәнде (ханым) белән үткән елда үзегезнең шәһәрдә ярминкәдә күрештегез. Ул сезне кызыксындырган продукция белән эш итә. Ләкин сез аның турында шул вакыттан бирле бернәрсә дә ишетмәдегез.

- Киләсе дүшәмбе көнне кичен сез буш, әмма сәгать алтыга офиска кайтырга тиешсез.

- Сездән ресторан турында сорасалар, сез берәр яраткан урынны тәкъдим итегез.

 


Ә сез беләсезме?

Кәрәзле телефонны уйлап табу тарихыннан

Беренче кәрәзле телефоннар АТ&Т компаниясенең "Белл лабораторис" фәнни - тикшеренү лабораториясендә 1947 елда уйлап табыла. Алар 30 - 40 кг авырлыкта була.

50нче елларда телефоннарны камилләштерү өстендә даими эш алып барыла, алар машинада азрак урын алып тора башлыйлар. 70 нче еллар башында инде телефоннар шактый "ябыгалар" һәм нибары 12 -14 кг чамасы авырлыкта булалар. Шул ук вакытта телефонны энергия белән тәэмин итү элеккечә автомашинадагы энергия челтәренә бәйле булып кала.

Хәзерге вакытта кәрәзле элемтәгә бәйле радиотелефоннарның төп өч төре бар: 1) автомобильләрдә урнаштырылып, автомашина аккумуляторыннан тукланучы мобильниклар; 2) автомобильдәге электрокабызгыч оясына кертеп, яисә аерым күчмә тукландыру батареясыннан энергия алучы күчмә радиотелефоннар һәм 3) тукландыру батареясы үз эченә урнаштырылган, массасы 100 г чамасы булган кесә телефоннары.

 


6. Мобиль телефоннарыгызны татарча мактап, реклама өчен диалог әзерләгез.

7. Бирелгән аралашу ситуацияләренең кайсында нинди стиль сакланырга тиешлеген аңлатып китегез. Коммуникациянең бу төрләре кайчан, кемнәр арасында күзәтелә?

  • халык алдында чыгыш ясау,
  • лекция,
  • рәсми хәбәр,
  • пациентның табиб белән сөйләшүе,
  • укучының укытучы белән сөйләшүе,
  • интервью бирү,
  • пассажирларның автобуста сөйләшеп барулары,
  • сатып алучының сатучы белән сөйләшүе,
  • дуслар арасындагы әңгәмә,
  • төшке аш вакытында сөйләшү.

 

8. Китап сөйләме һәм гади сөйләм теленә нигезләнгән телевизион тапшыруларны аерып күрсәтегез һәм әлеге сайланышны аңлатыгыз.

  • "Яңалыклар",
  • "Хәерле иртә",
  • "Сәяхәтчеләр клубы",
  • "Мәгәр" ("Однако"),
  • "Парламент сәгате",
  • "Хайваннар дөньясында".

9. Җөмләләрне әдәби нормага җавап бирерлек итеп төзеп языгыз. Көнкүреш сөйләм теленә хас үзенчәлекләрне билгеләгез.

Миңа баш авыртканнан. Биш сумга шәһәрнекен. Эт белән сезнең арттан? Хәзер җиңсез модада. Бау аркылы сикерә/ оныгым. Каршыда гына яши/ пенсиягә китте. Иртәгә матурын киям. Тиздән выпускной, аннан соң вступительныйлар/ ужас! Тавышсыз училищега алмыйлар. Балада температура. Икенчесен дә бирә алмаган. Машинага алып тордык.

10. Түбәндәге сүзтезмәләр сөйләм телгә хас булган нинди үзенчәлекләрне ассызыклыйлар:

  • китапча сөйли;
  • йоклатырлык итеп сөйли;
  • теле бик ярлы;
  • язылганча сөйли;
  • гади сөйләшә.

11. Чит телдән кергән сүзләрнең татар телендәге синонимнарын китерегез, синонимнары булмаганда аңлатмасын бирегез:

  1. респондент, инвестор, прерогатива, квота, аудитор, альянс, эксклюзивный, аппелировать, секвестр;
  2. мораторий, менталитет, адекватный, идентичный, антагонизм, инфантильный, индифферентный;
  3. амбиция, анализ, библиотека, вердикт, вестибюль, вокальный, детальный, диалог, импорт, лексикон, мемуары, пунктуль, реставрация, фауна, флора, экспорт

Үрнәк: респондент - анкета сорауларына җавап бирүче кеше.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008