5.5. Брокер

Бу сүз гади генә итеп әйткәндә, «арадашчы» дигән мәгънәне белдерә.

Гадәттә, брокер клиентның кушуы буенча һәм аның исәбенә алыш-биреш алып бара. Ул - товар сатканда, төрле хезмәтләр күрсәткәндә, шулай ук товар, кыйммәтле кәгазьләр белән биржа операцияләре үткәргәндә төп арадашчы.

Әйтик, бер хуҗалыкка трактор, запас частьлар кирәк, ә ул аны үзе таба алмый, ди. Бу очракта хуҗалык брокер конторасына мөрәҗәгать итә ала. Кирәкле запас частьларның кемнәрдә булуы брокерга мәгълүм. Тик кече предприятие аларны сумнарга сатарга теләми. Аңа валюта кирәк, яисә ул, бартер тәртибендә, карабодай, бал алырга исәпли. Брокер беренче клиентына, ягъни хуҗалык вәкиленә, шул фикерне җиткерә. Хуҗалыкта артык карабодай ярмасы бар икән, брокер ике клиент белән сөйләшүләр алып бара, алмашу күләмен, бәясен ачыклый. Ниһаять, якларны килештерә һәм товар алмашу мәсьәләсе хәл ителә.

Брокер үз хезмәтенә тиешле өлешне ала. Билгеле, бу да килешү нигезендә эшләнә.

Брокер хезмәтен аерым затлар, фирма һәм оешмалар үти. Аларның күпчелеге эре компанияләрне тәшкил итә. Брокер клиентлар белән төзелгән махсус килешү нигезендә эш итә. Алар клиентларга өстәмә хезмәт тә күрсәтә. Әйтик, ул товар базарын өйрәнүдә, төрле рекламалар бирүдә, күп кенә очракта клиентларына әйбәт кенә кредит алуда ярдәм итәргә мөмкин. Брокер конторалары биржаларда да оеша, төрле төбәкләрдә урнашып, биржа белән клиентлар арасында арадашчы буларак та эш итә.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Брокер сүзе нинди мәгънәдә кулланыла?

2) Брокер нинди эшләр башкара?

3) Брокер товар алмашу мәсьәләсен ничек хәл итә?

4) Брокер хезмәтен кемнәр үти?

5) Брокер конторалары кайларда оеша?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Брокер хезмәтен аерым затлар, фирма һәм оешмалар үти.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Аларның күпчелеге эре компанияләрне тәшкил итә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Брокер клиентлар белән эш иткәндә махсус килешү төзеп тормый.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.

iDevice icon

Аңа валюта кирәк, яисә ул, бартер тәртибендә, карабодай, бал алырга исәп . Брокер беренче клиентына, ягъни хуҗалык вәкиленә, шул фикерне җиткер . Хуҗалыкта артык карабодай ярмасы бар икән, брокер ике клиент белән сөйләшүләр алып бар , алмашу күләмен, бәясен ачыкл(а) Ниһаять, якларны килештер һәм товар алмашу мәсьәләсе хәл ител Брокер үз хезмәтенә тиешле өлешне ал

  

5. Хезмәтенә дигән сүздәге хәрефләрдән яңа сүзләр уйлап языгыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008