5.2. Маркетинг

Хәзерге заман бизнесында маркетингның роле искиткеч зур. Дөнья икътисады - ул зур бер базар; соңгы унъеллыкта төрле илләр арасында товар алмашу гаять көчәйде. Сатып алучыларның сайлап алу мөмкинлекләре бик нык артты, шуңа күрә фирмалар, үзләренә мөмкин кадәр күбрәк кулланучылар "яулап алырга" тырышып, бер-берсе белән ярышалар. Шушы максатка ирешүгә юнәлдерелгән эшчәнлек маркетинг дип атала да инде.

- Без нинди товарлар сатып алабыз һәм ни өчен?

- Күпме товар җитештерергә кирәк?

- Теге яки бу товар өчен кулланучылар күпме түләргә әзер?

- Кулланучыларның товарны сайлап алуына, бәядән тыш, тагын нәрсә йогынты ясый?

Боларның һәммәсен дә белү, ягъни конкрет товарга булган ихтыяҗны ачыклау өчен, маркетинг буенча белгечләр базарны өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

Фирманың бурычы - үз товарларын сатып, кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү генә түгел. Ул моны үзе өчен мөмкин кадәр зуррак табыш китерерлек итеп эшләргә омтыла. Маркетинг буенча барлык тырышлыклар нәкъ менә шушы максатка юнәлдерелгән.

Җитештерү һәм маркетинг - өзлексез процесс. Бары бер мәртәбә товар чыгарып, табыш алу өчен фирма ачкан һәм шунда ук эшне ябарга теләгән җитди эшмәкәрне күз алдына китерүе кыен.

Чын эшмәкәр беркайчан да ирешелгәннәр белән канәгатьләнми. Хәтта үз товарына тотрыклы сорау булдыруга ирешкән очракта да ул базарның өзлексез хәрәкәттә икәнлеген исеннән чыгармый. Кулланучыларның игътибарын бер мәртәбә җәлеп итү генә җитми: аны һәрвакыт күз уңында тотарга, кешеләрне яңадан-яңа товарлар сатып алуга дәртләндерергә, ягъни аларның гел яңарып торган ихтыяҗларына яраклашырга кирәк. Ихтыяҗларның яңаруы нәрсә ул?

Кафе яки ресторан хуҗасы үзендә бер мәртәбә булган кешенең кабат килүен һәм бу турыда танышларына да сөйләвен тели.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүче күпләп сатучы фирма яңа районда күптән түгел ачылган кибетнең үзенең даими клиентына әверелүен тели.

Реклама агентлыгы фирмага үз хезмәтләрен тәкъдим итә, оригиналь һәм эффектлы реклама уйлап табып, аның өметләрен акларга тырыша.

Ихтыяҗларның яңаруы - мөстәкыйль проблема түгел, барыннан да бигрәк ул - базарны өйрәнү һәм товарны сатуның бер өлеше яки бер ягы гына.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Хәзерге заман бизнесында маркетингның роле нинди?

2) Маркетинг системасы нинди бурычларны хәл итә?

3) Маркетинг буенча белгечләр ни өчен базарны өйрәнү белән шөгыльләнәләр?

4) Маркетинг буенча эшчәнлек нинди максатка юнәлдерелгән?

5) Ихтыяҗларны өйрәнү нәрсә ул?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Хәзерге заман бизнесында маркетингның роле искиткеч зур.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Конкрет товарга булган ихтияҗны ачыклау өчен, маркетинг буенча белгечләр базарны өйрәнү белән шөгыльләнмиләр.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Фирманың бурычы - үз товарларын сатып, кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.

iDevice icon

Кулланучылар игътибары бер мәртәбә җәлеп итү генә җитми: аны һәрвакыт күз уңында тот , кешеләр яңадан-яңа товарлар сатып алуга дәртләндер , ягъни аларның гел яңарып торган ихтыяҗларына яраклаш кирәк. Реклама агентлыгы фирма үз хезмәтләре тәкъдим итә һәм оригиналь һәм эффектлы реклама уйлап табып, аның өметләре акла тырыша.

  

5. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.

iDevice icon

Яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүче күпләп сатучы фирма яңа районда күптән түгел ачылган үзенең даими клиентына әверелүен тели.

Реклама агентлыгы фирмага үз тәкъдим итә, оригиналь һәм эффектлы реклама уйлап табып, аның акларга тырыша.

Ф а й д а л а н у ө ч е н с ү з л ә р: өметләрен, кибетнең, хезмәтләрен

  


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008