5.4. Визит карточкасы

Эшлекле партнерлар белән беренче очрашканда иң мәҗбүри атрибут - визит карточкалары алмашу. Бизнес этикетында алар мөһим роль уйный. Япония, Кытай, Кореяда ул теләсә нинди документны алыштыра да ала.

Визит карточкасының бер ягы татарча, урысча, икенче ягы - инглизчә, французча яки кайсы илгә барасыз - шул ил телендә басыла. Анда чит ил кешеләре аңларлык итеп үзеңнең хезмәт урының, вазифаң күрсәтелергә тиеш. Кечкенә генә хәйлә шунда, визит карточкасында ике-өч телефон номеры булу чит ил кешесендә дәрәҗәле, күп хезмәткәрле фирма белән эш итәбез икән дигән тәэсир тудыра.

Визит карточкаларын алмашу катгый төстә рангларга карап эшләнә. Алмашу делегациянең иң югары урынында эшләүче дәрәҗәле кешедән башлана. Шуңа күрә тәрҗемәчеләр яки озатып йөрүчеләр белән алдан ук сөйләшеп куегыз, алар сезгә сиздермичә генә үзләренең «босс»ларын күрсәтсеннәр. Югыйсә, уңайсыз хәлдә калуың мөмкин. Чит илгә барганда, эш бераз җиңелрәк, чөнки беренче булып визит карточкаларын хуҗалар бирә.

Визит карточкасын уң кул белән бирергә кирәк. Бирүче дә, алучы да җиңелчә генә баш ия. Карточканы алгач, партнерның исемен кычкырып укырга һәм аның эш вазифасын ачыклап, аңлап калырга кирәк.

Үзегезгә бирелгән визит карточкаларын бөгәрләргә, аңа язарга, хуҗасы алдында кулда уйнатырга ярамый. Бу - хөрмәт итмәү билгесе, һәм сез партнерыгызны үпкәләтүегез ихтимал.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Бизнес этикетында визит карточкалары нинди роль уйный?

2) Визит карточкасы нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?

3) Визит карточкаларын алмашу кагыйдәләре нинди?

4) Чит илдә визит карточкаларын беренче булып кем бирә?

5) Визит карточкасын алгач, үзеңне ничек тотарга кирәк?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Визит карточкасын сул кул белән бирергә кирәк.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Үзегезгә бирелгән визит карточкаларын бөгәрләргә, аңа язарга, хуҗасы алдында кулда уйнатырга ярамый.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Визит карточкаларын алмашу рангларга карап эшләнми.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Нокталар урынына тиешле аффикслар куеп языгыз.

iDevice icon

Бизнес этикетын алар мөһим роль уйный. Япония, Кытай, Корея ул теләсә нинди документны алыштыра да ала. Анда чит ил кешеләре аңларлык итеп үзең хезмәт урын , вазифа күрсәтелергә тиеш. Кечкенә генә хәйлә шунда, визит карточка ике-өч телефон номер булу чит ил кеше дәрәҗәле, күп хезмәткәрле фирма белән эш итәбез икән дигән тәэсир тудыра. Визит карточка алмашу катгый төстә рангларга карап эшләнә.

  

5. Вазифа, тәэсир, хәйлә, хезмәт урыны сүзләрен кулланып җөмләләр төзегез.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008