5.1. Икътисадта акча

Берничә мең еллар элек акчаның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Кешеләр бер-берсе белән үзара әйберләр алмашканнар. Игенче - ашлык, терлекче - мал-туар тәкъдим иткән. Ләкин әйбер бәяләре төрлечә булганга, сәүдә эшендә гел кыенлыклар чыгып торган. Мәсәлән, леопард тырнагыннан ясалган муенсага бер көймә яисә ике үгез сораганнар. Бер сарыкка ике балта яисә дүрт чүлмәк белән түләгәннәр.

Акрынлап моның бик катлаулы булуы беленгән - икътисад үскән, товарларның төрләре һаман арта барган. Тора-бара кешеләр даими акча турында уйлана башлыйлар. Акчага йорт-җир, мал-туар да сатып алырлык булсын. Саклап тотканда да, кулдан-кулга күчкәндә дә кыйммәте югалмасын.

Төрле заманнарда эквивалент ролен төрле товарлар: мал-туар, җәнлек мехлары, кабырчыклар, чәй, тоз үтәгән. Аннан соң күп еллар буе акча ролен алтын башкара. Ул хәтта гомер буе акча ролен үтәр кебек була. Ләкин XX гасырның икенче яртысында хәл үзгәрә: алтын инде акча түгел, ә гади товарга әйләнә. Ә акча ролен Дәүләт һәм Үзәк банкларның бурыч йөкләмәләре - тимер акча һәм кәгазь акчалар, яки коммерция банкларының чеклары һәм башка керемнәр үти.

Димәк, өч мөһим функцияне: әйләнеш чарасы, бәянең үлчәү берәмлеге яки санау чарасы, һәм акча саклау, һәм акча җыю чарасын үтәгән һәр нәрсә акча була ала. Акча әйләнеш чарасы буларак товар алмашуны тәэмин итә, гомуми түләү һәм сатып алу инструменты булып хезмәт итә. Акча, бәянең үлчәү берәмлеге буларак, барлык товар һәм хезмәт күрсәтү бәясен билгеләргә, керемнәр һәм чыгымнарны исәпләргә мөмкинлек бирә. Боларны, санау чарасы буларак, акча кулланмыйча башкарып булуны күз алдына да китереп булмый. Саклау һәм җыю чарасы буларак, акча байлыкны һәрвакыт теләсә кайсы товар, хезмәт күрсәтү яки ресурсларны тотарга мөмкинлек бирә.

Акчаның асылы турында фикер йөртеп, үткән гасырда Британия премьер-министры һәм финанс министры, ул мөртәт - кешене юләрләндерә, дигән. Кайбер тәнкыйтьчеләр һәм мәдәни эшлеклеләр фикеренчә, кәгазь акчада тарихи шәхесләр төшерелергә тиеш түгел. Кайбер яңа дәүләт банкнотларында хайван сурәте төшерелә.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Акча ничек барлыкка килгән?

2) Акча барлыкка килгәнчегә кадәр аның ролен нәрсә башкара?

3) Алтын кайчан гади товарга әйләнә?

4) Акча нинди өч функцияне үти?

5) Акча турында тәнкыйтьчеләр һәм мәдәни эшлеклеләр нинди фикерләр әйтәләр?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. XX гасырның икенче яртысында алтын гади товарга әйләнә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Акча өч мөһим функцияне: әйләнеш чарасы, бәянең үлчәү берәмлеге яки санау чарасы, һәм акча саклау, һәм акча җыю чарасын үти.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Кайбер тәнкыйтьчеләр һәм мәдәни эшлеклеләр фикеренчә, кәгазь акчада тарихи шәхесләр төшерелергә тиеш
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Нокталар урынына кирәкле аффикслар куеп языгыз.

iDevice icon

Берничә мең еллар элек акча нәрсә икәнен дә белмә . Кеше әйберләр бер-берсе белән үзара алмаш . Игенче - ашлык, терлекче - мал-туар. Ләкин әйбер бәяләр төрлечә булганга, сәүдә эше гел кыенлыклар чыгып торган. Мәсәлән, леопард тырнагы ясалган муенса бер көймә яисә ике үгез сора . Бер сарык ике балта яисә дүрт чүлмәк белән түлә .

  

5. Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын табыгыз: кеше, бәя, сәүдә, мал-туар.

Ә сез беләсезме?

Доллар - Америка акчасы. Әмма үзенең килеп чыгышы, аталышы белән аның бу дәүләткә бернинди бәйләнеше юк. Долларның тарихы болай: 1518 нче елда Германиянең Богемия җирендәге Йохимсштале дигән кечкенә шәһәрдә түгәрәк формалы, авырлыгы 28 грамм көмешкә, номинал бәясе 3 маркага тиң яңа акча сугып чыгаралар. Бу акча тиз арада Германиянең башка җирләренә дә таралып китә, аның исемен («йохимсштале») әйтү дә, язу да читен, озын була, шуңа күрә бу атаманы кыскартып «таллер» дип кенә атап йөртә башлыйлар. Шушы исем белән бу акча башка илләрдә дә йөри башлый. Италиядә ул «таллеро», Испаниядә «даллеро» дип атала, ә Америкага барып җиткәч (1786), инглизчә «доллар»га әйләнә. Безнең телгә ул «талир тәңкә» булып кергән.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008