6.4. Җир-Анага мәдхия

Җир ул - төп яшәү чыганагы. Бер үк вакытта җитештерү чарасы да, хезмәт кую урыны да. Менә шуңа күрә җирне без төп җитештерү чыганагы дип атыйбыз. Аны күчереп тә, алыштырып та булмый. Белеп эш иткәндә, ул тузмый, уңдырышлылыгын арттыра бара, байлык тудыра. Тик аны авыл хуҗалыгы максатларында файдаланганда гына бу шулай. Әгәр дә без җирне башка максатларда, әйтик, сәнәгать предприятиеләре, төрле складлар, коттеджлар төзү өчен файдалансак, ә инде файдасыз электр станцияләре корып, җирне су астында калдырсак, ул җитештерү чыганагы булудан туктый, өстәмә байлык тудырмый. Димәк, җиргә саксыз караган, аны күпләп авыл хуҗалыгы файдалануыннан чыгарган ил һәм халык төп байлыгын югалта, ярлылана дигән сүз. Кайсы хуҗалыкта, төбәктә җирдән нәтиҗәле файдаланалар, анда азык-төлек мул, ә хуҗасызлык хөкем сөргән урында кытлык башлана.

Татарстан өчен җирдән нәтиҗәле файдалану аеруча мөһим. Чөнки бездә җирләр Россиядәге кебек чиксез түгел. Әгәр дә Россиядә җан башына 18,2 гектар җир мәйданы туры килсә, Татарстанда ул нибары 1,8 гектар гына. Әмма шунысы бар: Россиядә барлык җирнең нибары 13,5 проценты, ягъни 229 миллион гектары гына авыл хуҗалыгы җирлеге булып исәпләнә, ә Татарстанда - 66 проценты, ягъни 4,4 млн. гектары.

Бездә авыл хуҗалыгы җирләренең инде 82,2 проценты сөрүлек җирләр. Бу - югары күрсәткеч. Россиядә ул 60 процент кына тәшкил итә. Калганы - болын һәм көтүлекләр.

Булган җирләребезне күз карасы кебек саклау, бу өлкәдә хокукларыбызны яклау һәм һәр карыш җирдән нәтиҗәле файдалану -бүгенге көндә Татарстан халкының төп изге бурычы.

Идел буеның уңдырышлы җирләре, табигать шартлары игенчелек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырган. Шуңа да татар халкы гомер-гомергә җирне олылап, кадерләп яшәгән. Аны эшкәрткән, иген иккән.

Иген игү - элек-электән иң авыр, иң мәшәкатьле эш санала. Шуның өчен игенче гасырлар буена зур хөрмәткә ия кеше булып кала. Авыл кешесенең ел әйләнәсенә тир түгеп үстергән ризыгы - күпереп пешкән икмәк - табында һәрчак иң кадерле нигъмәт ул. Бездә борын-борыннан икмәккә изге нәрсә итеп караганнар, әби-бабайлар аны кискәндә өстәлгә төшкән валчыгын да җыеп авызларына капканнар.

Икмәкле ил һәрчак абруйлы, һәрчак бай булачак, аның белән исәпләшәчәкләр. Моның өчен иң мөһиме - җиргә кадер, игенчегә ирек булырга тиеш. (Газетадан)

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) "Җир - төп яшәү чыганагы" дигән җөмләне ничек аңлыйсыз?

2) Кайсы очракларда җир җитештерү чыганагы булудан туктый?

3) Җиргә саксыз карау - нәрсә ул? Аның нәтиҗәләре нинди?

4) Җирдән нәтиҗәле файдалану ни өчен кирәк? Татарстанда моның торышы ничек?

5) Россиядә һәм шул исәптән республикабызда авыл хуҗалыгы җирләре ничә гектар тәшкил итә?

6) Җиргә карата бүгенге көндә Татарстан халкының төп бурычы нәрсә?

7) Татар халкында игенчелек һөнәре кайчан башланган дип уйлыйсыз?

8) Ни өчен игенче иң хөрмәтле кеше, ә икмәк иң кадерле нигъмәт санала?

9) Илнең сәяси торышында икмәкнең роле нинди?

10) "Җиргә - кадер, игенчегә - ирек" тезмәсен аңлатып бирегез.

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Җиргә саксыз караган халык төп байлыгын югалта.
  
Әйе
Юк

2. Татарстанда җирләр Россиядәге кебек чиксез.
  
Әйе
Юк

1. Татар халкы элек-электән җир эшкәрткән, иген иккән.
  
Әйе
Юк

4. Текстта кулланылган саннарны сүзләр белән алыштырып языгыз. 66, 229, 60 саннарын төрле төркемчәләрдә күрсәтегез.

Үрнәк: 18 - унсигез; унсигезенче, унсигезәр, унсигезләп, унсигезәү.

 

5. Җөмләләрдә фигыльләрнең кушымчаларын язып бетерегез.

iDevice icon

Татар халкы гомер-гомергә җирне олыла , кадерлә яшә . Аны эшкәрт , иген ик .

Бездә борын-борыннан икмәккә изге нәрсә итеп кара , әби-бабайлар аны кис өстәлгә төш валчыгын да җыеп авызларына кап .

  

6. Абруй, нигъмәт сүзләрен тәрҗемә итегез, синонимнарын табыгыз.

7. Тексттан файдаланып, "җир" (не, гә, дән) сүзе янына туры килгән фигыльләрне куеп языгыз.

Ү р н ә к : Җирне саклау, җирдән файдалану һ.б.

8. Тексттан фразеологизмны табыгыз. Мәгънәсен аңлатыгыз. Рус телендәге вариантын күрсәтегез.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008