6.3. Кеше һәм табигать

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә.

Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта су­дан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җирне су­гара. Шулай ук ул иген игү, бакча, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә булыша. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бө­тенләй яшәмәс иде. Халыкның ихтыяҗы су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар ярдәмендә канәгатьләндерелгән. Туган ягыбызның кечкенә һәм зур су чыганак­лары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.

Республикабыз Татарстан су чыганакларына бик бай. Аның үзәгендә ике зур елга - Идел һәм Чулман (Кама) бергә килеп кушыла. Әлеге зур елгалар борын заманнардан ук Ев­ропа һәм Азияне, көньяк белән төньякны тоташтыруда әһәмиятле юл хезмәтен үтәгән. Шул рәвешчә алар халкыбызга мәдәни һәм сәяси яктан югары дәрәҗә­дәге үсешкә ирешүгә ярдәм иткән.

Урта гасырларда елга тамагында Итил исемле борынгы зур шәһәр - Хәзәр иленең башкаласы гөрләп яшәгән. Аның атамасы Итил елгасы исеменнән алынган. XIV йөзләрдән башлап татарларның халык буларак оешуы да Идел буйларында була.

Идел - Татарстанда һәм элекке СССРның Европа өлешендә иң зур һәм иң әһәмиятле елга. Аның Татарстан мәйданы аша аккан өле­шенең озынлыгы -180 чакрым. Иделнең 200 дән артык ку­шылдыгы бар. Идел бассейны бик зур. Иделгә күп кенә зур һәм кечкенә елгалар коя. Алар арасында Ука, Илләт, Зөя, Казан суы, Чулман, Актай, Чирмешән, Үтәк (Утка), Майна һ.б. елгалар бар. Иделнең күп кушылдыклары арасында Казан суы аерым урын алып тора. Ул да тарихи атама. Бу елганың исеме башкалабыз Казан атамасына нигез булып тора.

Идел - тыныч һәм акрын агымлы, мул сулы елга. Аның үзәннәре бик киң. Уңъяк яры текә һәм таулы. Тау битләрендә яфраклы урманнар, куаклар үсә, җиләк-җимеш бакчалары, кешеләр салган дачалар күп. Иделнең сулъяк яры сөзәк. Ул берсе өстеннән берсе торган киң террасалар буйлап бара.

Идел - «зур елга», «елга» дигән сүз. Моның шулай икәнен «Идел бер, чишмәсе мең» дигән әйтем дә раслый. Вакытлар үтү белән, ул зур, аерым бер суның исеменә әверелгән. Идел сүзе татар халык дастаны «Идегәй»дә дә искә алына. (Ф.Г.Гариповадан)

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Нәрсә ул табигать? Бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

2) Табигый байлыкларга нәрсә керә? Республикабызда аларның кайсылары өстенлек итә?

3) Кеше тормышында суның әһәмияте нәрсәдә?

4) Халкыбыз тарихында Идел һәм Чулман елгалары нинди роль үтәгән?

5) Борынгы Итил шәһәре турында нәрсә әйтә аласыз?

6) Текстка нигезләнеп, Идел елгасына характеристика бирегез.

7) Иделнең ничә кушылдыгы бар? Аңа нинди елгалар коя?

8) Казан шәһәре атамасына нигез булып нәрсә тора?

9) "Идел" сүзе нинди мәгънә аңлата?

10) Тексттан әйтемне табыгыз һәм тәрҗемә итегез. Мәгънәсен аңлатыгыз.

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Халыкның ихтыяҗы су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар ярдәмендә канәгатьләндерелә.
  
Әйе
Юк

2. Идел елгасының озынлыгы 180 чакрым.
  
Әйе
Юк

1. XIХ йөзләрдә татарларның халык буларак оешуы да Идел буйларында була.
  
Әйе
Юк

4.Тексттан парлы сүзләрне табыгыз. Аларның ясалышын күрсәтегез һәм мәгънәсен аңлатыгыз.

5. Беренче һәм бишенче абзацлардан сыйфатларны күчереп алыгыз, русчага тәрҗемә итегез. Мөмкин булган очракта антонимнарын күрсәтегез.

6. Түбәндәге җөмләдә сәламәтлек, туклану сүзләрен синонимнар белән алыштырыгыз.

Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы.

7. Түбәндәге җөмләләргә кирәкле сүзләрне куегыз.

iDevice icon
1. Идел һәм халкыбызга һәм яктан югары үсешкә ирешергә ярдәм иткән.

2. Урта гасырларда Итил исемле борынгы зур шәһәр гөрләп .

З. Аның атамасы Итил елгасы исеменнән .

Ф а й д а л а н у ө ч е н с ү з л ә р: Чулман, алынган, сәяси, мәдәни, яшәгән

Ә сез беләсезме?

Чулман атамасы "чул" һәм "ан" компонетларыннан тора. Чул, чулым-юл, ан - борынгы төрки телдә елга төшенчәләрен аңлата. Чулман бүгенге көндә Кама елгасының татарча исеме. (Ф.Г.Гариповадан)


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008