6.1. Татарстанда авыл хуҗалыгы

Татарстан бар заманнарда Россиянең төп игенчелек һәм терлекчелек төбәге булып саналды. Сугыш елларын­да һәм аннан соңгы дәверләрдә республиканың авыл хезмәтчәннәре совет кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш керттеләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүнең барлык тармак­лары алтмышынчы һәм җитмешенче елларда сизелерлек үсешкә иреште. Кырлардан 25-30 центнер уңыш җыю гадәти күренешкә әйләнде. Кайбер елларда ул 40 цент­нерга һәм аннан да югарырак күрсәткечкә җитте. Товар­лыклы сөтчелек фермаларында елның-елында һәр сыер­дан 4000 килограмм һәм аннан күбрәк сөт савылды. Терлекләрнең артымы шактый үсте.

Нәкъ менә алтмышынчы елларда республика терлек­челекне үстерү өчен ныклы азык базасы булдырды һәм аны ныгытты. Сугару системасы кулланылды, азык чөген­дереннән яхшы уңыш үстерелде. "Кырлар патшасы" куку­рузны игү җәһәтеннән безнең хуҗалыклар Кубань һәм Украинаның дан казанган хуҗалыкларыннан калышмады­лар.

Безнең колхоз һәм совхозларда ул елларда шикәр чөгендере үстерергә өйрәнделәр. Бу эштә Кубань чөген­дер игүчеләре тәҗрибәсе белән сыналган технология һәм тиешле техника кулланылды.

Ул елларда күп кенә хуҗалыкларыбыз карабодайдан югары уңыш ала башладылар. Карабодай җитештерү бу­енча Татарстан Россия Федерациясендә алгы урынга чык­ты. Карабодай игү рентабельлегә әйләнде.

Нәкъ менә шул вакытларда Татарстанда терлекчелек­не сәнәгать нигезенә күчерү тизләтелде. Катнаш азык җитештерүче заводлар сафка басты. Йомырка һәм тавык ите җитештерү өчен берничә кош фабрикасы төзелде. Сөт, сыер һәм дуңгыз ите җитештерү буенча терлекчелек комплекслары торгызылды.

Яшелчә җитештерү кискен артты. Моңа Казанда, Чал­лыда һәм башка шәһәрләрдә, бистәләрдә теплица хуҗа­лыкларын үстерү дә булышлык итте.

Алтмышынчы елларда авыл хуҗалыгында җитештерү күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде. Нәкъ менә шул елларда колхоз һәм совхозлар тиешле тагылма техникалы иң яңа тракторлар, комбайннар, автомобильләр күпләп алды­лар. "Сельхозтехника" предприятиеләренең базасы ны­гыды. "Сельхозхимия" хезмәте булдырылды. Бу һәм башка махсуслашкан предприятиеләр колхоз һәм совхоз­ларның төп терәгенә әверелделәр. Авыл хуҗалыгында җитештерүне үстерү өчен бу кадәр куәтле матди-техник база авыл хезмәтчәннәренең акылы, тәжрибәсе һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында булдырылды. Бүгенге көндә дә Республикада авыл хуҗалыгы берничә тармакта эшләп килә. Алар арасында иң эре тармак булып игенчелек һәм терлекчелек санала.

Игенчелек - борынгыдан килгән иң игелекле хезмәт. Тир тамган җир уңдырышлы була, дигәннәр борынгылар. Хәзер игенчелек яңа техникага һәм алдынгы фәнгә нигезләнгән.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте бүгенге катлаулы базар шартларында да терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру мөмкинлеге бирә. Республиканың азык-төлек базары үзебез җитештерә һәм эшкәртә торган продукция белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителеп килә, күп кенә продукция читкә дә чыгарыла. Әлбәттә, авыл хуҗалыгында хәл ителәсе проблемалар да бар. Төп мәсьәлә ул - авылларны кадрлар белән тәэмин итү. Игенче-механизаторлар, терлекчеләр белән беррәттән, урта звено кадрлар - бригадирлар, ферма мөдирләре һәм, ниһаять, үз эшләренә бирелгән күмәк хуҗалык рәисләренә бүген мохтаҗлык кичерәбез.

Бу җәһәттән Татарстан Президенты Указы, ә аны үтәү өчен "Агропромышленность комплексын кадрлар белән тәэмин итүне яклау" турында хөкүмәт карары кабул ителүе бик мөһим роль уйный.

Икенче төп мәсьәлә - күпчелек хуҗалыкларда техниканың таушалган булуы, ягулык-майлау материалларына һәм химия чараларына бәяләрнең даими арта баруы. Шулай да авыл хуҗалыгының бүгенге хәле Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Аның эчке потенциалы да күпкә юагры. Авыл хуҗалыгын дәүләт күләмендә чаралар күргәндә генә тамырдан яхшыртырга мөмкин. Авыл - милләтебезнең рухи һәм физик таянычы, алай гына да түгел, тормыш чишмәсе. Ул киләчәктә дә шулай булачак. Җир-Анабызга үзебезнең кадеребезне арттырсак, ул җимешләрен мул бирер. (Газетадан)

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Татарстан Россиянең нинди төбәге булып санала?

2) Авыл хужалыгы җитештерүнең үсеше кайсы елларга туры килә?

3) Республикада терлекчелекне үстерү өчен ныклы азык базасы кайчан булдырылды?

4) "Кырлар патшасы" нәрсә ул?

5) Шикәр чөгендерен үстерү Татарстанда кайчан башланды? Бу эштә кем тәҗрибәсе кулланылды?

6) Татарстанда карабодай җитештерү ни дәрәҗәдә?

7) Республикабызда терлекчеклекне сәнәгать нигезенә күчерү кайчан булды һәм ул нидән гыйбәрәт?

8) Яшелчә җитештерүнең үсешенә нәрсәләр сәбәп булды?

9) Колхоз Һәм совхозларга нинди яңа техника алына, бу нинди нәтиҗәләр бирде?

10) Республикада авыл хуҗалыгы тармаклары арасынды иң эреләрдән кайсылары санала.

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Шикәр чөгендерен үстерү үзебезнең тәҗрибәгә нигезләнгән технология белән алып барылды
  
Әйе
Юк

2. Алтмышынчы елларда авыл хуҗалыгында җитештерү югары дәрәҗәгә күтәрелде
  
Әйе
Юк

3. Республикада игенчелек һәм терлекчелек тармаклары иң ваклардан санала
  
Әйе
Юк

4. Аффиксларны дөрес итеп куегыз.

iDevice icon

Алтмышынчы ел да республика терлек­челекне үстерү өчен ныклы азык базасы булдырды һәм аны ныгытты.

Ул елларда тракторлар, комбайн , автомобильләр күпләп алды­лар.

Авыл хуҗалыгында җитештерүне үстерү өчен куәтле матди-техник база авыл хезмәтчән енең акылы, хезмәт сөючәнлеге аркасында булдырылды.

  

5. Түбәндәге җөмләләрдә фигыльләрнең дөрес формаларын куегыз.

iDevice icon
Алтмышынчы һәм җитмешенче елларда кырлардан 25-30 центнер уңыш җыю гадәти күренешкә (әйлән). Бу елларда сугару системасы (кулланыл), азык чөгендереннән яхшы уңыш (үстерел).
  


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008