2.5. Татар матбугаты: кичә, бүген, киләчәге

Казанда рус телендә нәшер ителгән беренче вакытлы басма - "Казанские известия" газетасы (1811), соңрак "Казанский вестник" айлык журналы басыла башлый (1821).

Татар телендә газета һәм журнал чыгару эше патша хакимияте тарафыннан озак еллар буена тоткарланып килә. Бу юнәлештәге омтылышлар (К.Насыйри, Г.Ильяси, Ш.Әхмәрев, З.Рәмиев һ.б.ның үтенечләре) һәр очракта кире кагыла. Татарча беренче көндәлек матбугат барлыкка килгәнче (1905), татар халкының зыялы катлавы гарәп илләрендә, Төркиядә, Кавказда чыккан вакытлы матбугатны ("Шәркы рус", "Хәят") алдырган, И.Гаспралының Бакчасарайда 1883 елдан бирле чыккан "Тәрҗеман" газетасын һәм рус матбугатын укыган.

Татар телендә беренче газета "Нур" 1905 елның 2 сентябреннән Петербургта нәшер ителә башлый. Аннан "Казан мөхбире", "Фикер" (Уральск), "Йолдыз" (Казан), "Өлфәт" (Санкт-Петербург), "Вакыт" (Оренбург), "Борһане тәрәккый" һ.б. газета һәм журналлар бер-бер артлы мәйданга килә. Казанда 1900 елдан 1917 елның февраленә кадәр рус телендә төрле елларда 36 газета һәм журнал, татар телендә 23 газета һәм журнал басылган. Казаннан тыш, Әстерхан, Мәскәү, Минзәлә, Оренбург, Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Сембер, Ташкент, Троицк, Уфа һ.б. шәһәрләрдә татар телендә күп кенә вакытлы матбугат басмалары нәшер ителгән.

ТАССР төзелгәннән соң матбугатның яңа структурасы формалаша. 1920 нче еллар ахырында күптиражлы газеталар, 1930 елларда шәһәр, район-шәһәр, район газеталары барлыкка килә. 1980 нче еллар ахыры ‑ 1990 нчы еллар башында иҗтимагый-сәяси тормышны үзгәртеп-кору барышында Татарстан Республикасы матбугаты, бигрәк тә милли матбугат сан һәм сыйфат ягыннан үсеш ала. 2001 елның башында республикада 381 вакытлы басма чыга: 288 газета һәм 75 журнал, елга бер чыга торган 2 журнал, 4 альманах, 6 белешмәлек, 5 бюллетень, 1 каталог. Шулардан татар телендә 42 газета, 7 журнал; рус телендә 158 газета, 41 журнал теркәлә. Бер үк вакытта татар һәм рус телләрендә 76 газета, 18 журнал чыга. Газета һәм журналларның 27% - дәүләт органнары, калганнары - ачык акционерлык җәмгыятьләре, кече предприятиеләр, гыйльми учреждениеләр, уку йортлары, аерым шәхесләр, иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр катнашында басыла.

Татарстан Республикасында "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Сабантуй", "Сувар". "Татар иле" һ.б. республика газеталары, "Казан утлары", "Татарстан", "Мирас", "Гасырлар авазы", "Мәгариф", "Идел", "Сөембикә", "Казан", "Чаян" журналлары нәшер ителә.

"Ватаным Татарстан" - республикабызның Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган татар телендәге бердәнбер рәсми газетасы. Аның битләрендә халыкның хакимияткә әйтергә теләгән уй-фикерләре, теләк-үтенечләре, тәнкыйть сүзләре белдерелә. Газета мәгълүмат һәм спорт; авыл хуҗалыгы, җир мәсьәләләре һәм экология; икътисад һәм махсус проектлар; хатлар һәм социаль мәсьәләләр; фән һәм мәгариф; әдәбият һәм сәнгать бүлекләреннән тора. Аның "Яшел бишек", "Гаилә", "Яшелчә", "Сәламәтлек", "Серле сандык" кебек даими кушымталары бар.

1913 ел башында Казан губернаторы канцеляриясе "Сабах" нәшриятында "Мәктәп" дигән журнал чыга башлый. Аның җаваплы редакторы булып Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әһмәров билгеләнә. "Мәктәп", "Башлангыч мәктәп", "Совет мәктәбе" исемнәре белән чыккан Татарстанның иң зур тиражлы "Мәгариф" журналы педагогика, психология фәне казанышларын, алдынгы педагогик тәҗрибәне пропагандалый, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күтәрү мәсьәләләрен яктырта. Журналда мәгарифне модернизацияләү, мәгълүматлаштыру, яңа технологияләрне пропагандалау, Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру кебек проблемалар күтәрелә.

Татар матбугатының үзенә генә хас роле, аерым миссиясе бар: ул милләтебезне җыя, берләштерә.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Казанда рус телендә нәшер ителгән беренче вакытлы басма ничек аталган?

2) Татар телендә беренче газета кайчан һәм кайда нәшер ителә башлый?

3) Революциягә кадәр Казаннан тыш кайсы шәһәрләрдә татар телендә вакытлы матбугат басмалары нәшер ителгән?

4) ТАССР төзелү матбугатка ничек тәэсир итә?

5) Газета һәм журналлар кемнәр катнашында басыла?

6) "Ватаным Татарстан" нинди газета?

7) "Мәгариф" үз битләрендә нинди мәсьәләләр яктырта?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. 1920 нче еллар ахырында күптиражлы газеталар, 1930 нчы елларда шәһәр, район-шәһәр, район газеталары барлыкка килә.
  
Әйе
Юк

2. "Ватаным Татарстан" - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган татар телендәге бердәнбер рәсми газетасы.
  
Әйе
Юк

3. 1980 нче еллар ахыры - 1990 нчы еллар башында иҗтимагый-сәяси тормышны үзгәртеп-кору барышында Татарстан Республикасы матбугаты, бигрәк тә милли матбугат сан һәм сыйфат ягыннан үсеш ала.
  
Әйе
Юк

4. Халыкның хакимияткә әйтергә теләгән уй-фикерләре, теләк-үтенечләре, тәнкыйть сүзләре дә шулай ук "Ватаным Татарстан" битләрендә белдерелә.
  
Әйе
Юк

5. Казанда татар телендә нәшер ителгән беренче вакытлы басма - "Казанские известия" газетасы.
  
Әйе
Юк


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008