2.1. Татарстан театрлары

Казанда рус телендә беренче театр тамашасының 1728 елда күрсәтелгәнлеге билгеле. Даими эшләгән рус театры 1791 елда ачыла. 19 нчы гасыр башыннан Казанда махсус театр биналары төзелә башлау театр сәнгатенең үсешенә зур тәэсир итә.

1830 нчы еллардан Казанда иганәгә корылган драматик һәм опера (итальян) театрлары труппалары даими эшләп килә. Профессиональ театр белән беррәттән Казан дәүләт университетында, гимназияләрдә, зыялылар арасында, 19 нчы гасыр урталарыннан сәүдәгәр, һөнәри эшмәкәрләр клубларында театр сәнгатен сөючеләр түгәрәкләре оеша.

Театр сәхнәсендә А.С.Грибоедов, Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, А.Ф.Писемский, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов пьесалары куела, җәмгыятьне борчыган мәсьәләләр күтәрелә.

19 нчы гасыр ахыры - 20 нче гасыр башында Казанда бер үк вакытта опера һәм драма труппалары, оперетта һәм миниатюралар театрлары эшли, Г.Н.Федотова, В.Н.Андреев-Бурлак кебек зур талант ияләренең гастрольләре уза. Рус театры эшлеклеләреннән: М.Г.Савина, В.Н.Давыдов, П.А.Стрепетова, М.И.Писарев, В.И.Качалов һәм башкалар үзләренең карьераларын Казан сәхнәсендә башлап җибәрәләр.

19 нчы гасыр урталарыннан үзешчән татар театры да эшли башлый. Шәкертләр һәм мөгаллимнәр катнашында мәдрәсәләрдә, татар укытучылар мәктәбендә театр кую гадәткә кереп китә. 1906 елда һәвәскәр татар зыялыларының халык алдында спектакльләре куела. Алар татар профессиональ театрына нигез салалар. "Сәйяр", "Нур", "Ширкәт", "Яшьлек" труппалары милли сәхнә сәнгатенең үсеп китүенә зур өлеш кертәләр. Бу труппалар Идел буе, Урал, Себер, Казахстан, Урта Азия, Кавказ, Кырым якларына гастрольгә чыгалар, шәһәрләрдә театр тамашалары оештыралар. И. Кудашев-Ашказарский, М. Мутин, З. Солтанов, Г. Болгарская, Г. Кариев, Камал I, Ф. Ильская кебек талантлы актёрлар һәм режиссёрлар шул труппаларда иҗади яктан җитлегәләр. Аларның репертуарларында, татар авторларыннан тыш, әзербайҗан, төрек, рус, немец, француз авторларының да әсәрләре урын ала.

1919 елдан театрлар дәүләт карамагына күчә. Зур драма театры дәүләт театрлары рәтенә керә. 1921 елда Беренче үрнәк татар театры оеша, 1926 елдан - Татар дәүләт театры, 1926 елда аңа, милли театрлардан иң беренче булып, академия театры дигән исем бирелә. Эшче яшьләр театры белән эксперименталь труппада театр сәнгатенең яңа формалары табыла, заманча сәхнә теле барлыкка килә. Яшь актёрлар әзерләү максаты белән студияләр оештырыла. Шулар нигезендә 1923 елда театр техникумы ачыла. 1930 елларда республика шәһәрләрендә күчмә театрлар эшли башлый. Соңрак аларның күбесе дәүләт театры статусына лаек була (Әлмәт татар драма театры, Минзәлә татар драма театры, Татар драма һәм комедия театры). Казан татар яшьләр театры һәм Казан курчак театры ачыла.

Бүген Татарстанда 14 дәүләт һәм шәһәр театры эшли. Татарстан Республикасының театр эшлеклеләре берлеге 600 дән артык театр эшлеклесен берләштерә. Республикада театр фестивальләре үткәрелә, шулар арасында иң мөһиме - Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале. Республика театрлары чит илләргә гастрольгә йөри; алар Көнбатыш Европа илләренең күбесендә була, Франция, Мисыр, Финляндиядә үткәрелгән фестивальләрдә катнаша. Театр сәнгате киң колач белән үсә. (Текста татар энциклопедиясеннән алынган мәгълүматлар кулланылды)


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008