2.3. Татарстанның истәлекле тарихи урыннары

Казан ике өлештән - кремльдән һәм бистәләрдән торган. Шундый бистәләр рәтендә атаклы Печән базары дип танылган җирдә урнашкан Көрәеш бистәсе аерылып торган. Көрәеш бистәсеннән төньяктарак, түбәнге Кабан күле буенда, хәзерге Һади Такташ урамнарындагы зоопарк мәйданы тирәсендә Колмәмәт бистәсе утырган. Урта Кабан артындагы калкулыкта, биек, матур яр өстендә, кайчандыр Казан ханнарының җәй көне ял итә торган урыннары булган дип санала.

Элекке Адмиралтейство бистәсенең көньяк-көнбатыш чигендә, хәзерге Киров районының иске үзәгендә, Бишбалта дигән татар бистәсе булган. Бишбалтаның көнбатыш һәм көньягындагы җирләр дә шулай ук ерак тарих белән тоташа. Мәсәлән, Казан суының "Тирән үзән" дип йөртелгән тамагында Бакалта пристане булган. Шуннан ерак түгел, "Сәүдә утравы" дип танылган урында һәр җәйнең июнендә халыкара ярминкә үткәрелгән. Сәүдә итүдән тыш, биредә, юллар чатында, олы кунакларны каршылаганнар һәм озатканнар.

Кремльнең биналары таштан корылган булса, Казанның бистәләре, нигездә, агачтан салынган. Шәһәрдә берничә зур урам булган, шуларга вак-вак тыкрыклар килеп кушылган. Бу урамнар төп юллар хезмәтен үтәгән. Соңрак алар шәһәрнең үзәк урамнары булып калганнар. Мәсәлән, бүгенге Кремль урамы юнәлешендә, элегрәк "Воскресение сырты" дип исемләнгән калкулык буйлап, борынгы Казанның югары бистәсенең үзәк урамы сузылган. Тәмамланган җирендә ул, икегә аерылып, Хан һәм Нугай капкаларына барып тоташкан. Бу калкулык итәге буйлап Түбән Нугай һәм Аталык капкалары арасында хәзерге Бауман урамына туры килә торган урында түбәнге бистәнең төп урамы узган. Һәр капкага бер урам килеп чыккан, алар шәһәрдән чыккач олы юлга әверелгәннәр. (Р.Г. Фәхретдинов буенча)


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008