1.5.4. Төркиядә яшәүче татарлар

Төркиядә бүгенге көндә ун меңнән артык татар яшәве билгеле. Андагы татарларның күпләп яшәгән урыннары: Бюгрюделик, Каракоек, Эфенде Кепрюсю, Гексу авыллары. Әлеге авылларда яшәүче татарлар Идел буе татарларының борынгы йолаларын һәм традицияләрен хәзерге көнгә кадәр саклап килгәннәр. Әмма, кызганычка каршы, Төркиядә яшәүче татарлар әкренләп үзләренең туган телләрен оныта баралар, төрек җәмгыятендә ассимиляцияләнәләр.

Төркиядә яшәүче татарларның бүгенге көндә Истанбул, Анкара, Иске-Шәһәр калаларында җәмгыятьләре бар. Әлеге җәмгыятьләрнең төп өлешен октябрь инкыйлабына кадәр күченеп килгән Идел буе татарлары алып тора. Кечкенә генә татар җәмгыятьләре Измир, Конья, Бурса шәһәрләрендә очрый. Күптән түгел генә Кутахья төбәгендә яшәүче татарлар «кутахья Казан татарлары» исемле татар милли җәмгыяте оештырганнар. Максатлары - татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга өлеш кертү, яшь буында милли тойгылар тәрбияләү һәм татар халкының киләчәген кайгырту. Җәмгыять әгъзаларының күбесе Әфәнде күпере авылыннан чыккан кешеләр. Оешманың рәисе - Абдуллаһ Атасәвәр исемле татар эшкуары.

1970 елда Анкара шәһәрендә «Казан» дип аталучы татар мәдәни җәмгыяте оеша. Бүгенге көндә анда 100-150 кеше исәпләнә. Аларның күп өлеше Кытай, Япония, Корея илләреннән чыккан татарлар.

Анкара шәһәрендә татар эмиграциясенең күренекле лидеры, журналист Гали Акыш яши. Күптән түгел ул чит илләрдә яшәүче татарлар турындагы документларны Татарстан Республикасы архивына тапшырды. Шулай ук Анкарада күренекле татар галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләреннән: Садри Максудиның оныгы Гюнюль Пултар, Зәки Вәлидинең кызы - Исанбика Туган һәм улы - Сюбюдай Туган һәм башкалар яши.

Истамбул шәһәрендә Атилла Кундуз җитәкчелегендә «Идел-Урал» татар җәмгыяте эшләп килә. Шулай ук монда күп еллардан бирле О.Гувенч җитәкчелегендә татар-төрек халык ансамбле эшли. Күренекле татар тарихчысы, Татарстан белән тыгыз элемтәдә торучы профессор Надир Дәүләт тә шушы шәһәрдә гомер кичерә.

2004 елда Истамбул, Анкара, Иске-Шәһәр шәһәрләрендә яшәүче биш яшь татар вәкиле Казанда уздырылган Беренче татар яшьләре форумына делегат булып килгәннәр иде.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008