1.3. Татарстан халыклары
Татарстан - күп милләтле республика, анда төрле милләт вәкилләре, Тукайча әйткәндә, "тел, лөгать һәм әхлак алмашып" яши. Бу текст кайбер милләтләрнең кыскача тарихы турында. Әлбәттә, иң беренче чиратта татарлар хакында берничә сүз.
Татарлар. Казан татарлары урта төз буйлы, киң җилкәле, овал йөзле, гадәти уемлы күзле, колаклары зур түгел. Хатын-кызлар бик еш бизәнеп йөргәннәр: иннек, кершән һәм сөрмә тарта торган булганнар.
Казан татарлары сәүдәгәрләр булганнар. Җир эшкәртү белән бик сирәк өлеше генә шөгыльләнгән, җирләре булганнарының күп өлеше аны арендага биреп торганнар.
Азыкларына килгәндә, татарлар камыр ризыкларын яратканнар, майлы һәм баллы ризыкларны да яратып ашаганнар. Урта хәллеләр талкан (тозлы суда пешерелгән он), салма (онлы шариклар), карабодай оныннан күмәчләр, ә бәйрәм көннәрендә ат ите һәм бәрән ите ашаганнар. Бай татарлар пилмән, токмач, майлы күмәчләр, яшел кыярдан пирог һәм киптерелгән җиләк-җимеш ашый торган булганнар. Майлы ризыктан соң чәй эчү - татарга хас төп үзенчәлек.
Башкортлар. Физик төсмерләре буенча алар татарлардан аерылмыйлар дияргә мөмкин. Әмма монгол йөзле, кысык күзле, чыгып торган яңаклы башкортлар да булган. Буйлары озын түгел, әмма алар көчле. Күбрәк алтын приискаларында эшләгәннәр: утын кискәннәр, күмер әзерләгәннәр, руда ташыганнар һ.б. Чисталык һәм пөхтәлекләрен истә тотып, башкортларга алтын юу эше дә йөкләнә торган булган. Зур физик эш белән шөгыльләнсәләр дә, хезмәт хакын аз түләгәннәр. Аларның сизү органнары бик яхшы эшләгән, алар сирәк авырганнар. Башкортлар белемгә омтылган, нәселдән килгән талантлы халык булганнар.
Төп шөгыльләре терлекчелек булган. Аларның башка терлекләрдән кала зур гына ат көтүлекләре дә булган. Аучылык, урман эше, балыкчылык та башкорт халкы белгән кәсепләр саналган. Шулай булуга карамастан, ашаулары бик начар булган, әмма кунакчыллыклары белән аерылып торганнар.
Чувашлар. Татарстан территориясендә яшәүче милләтләрнең тагын берсе - чувашлар. Аларның антропологик типлары фин телле халыкларның йогынтысында формалаша. Күбесенчә мариларга охшашлар, шулай ук монгол төсмерлеләрне дә очратырга мөмкин. Телләре төрки телләр гаиләсенә керә. Аермалы сөйләм үзенчәлеге итеп о-лаштыруны саныйлар. Татарлар кебек үк фонетик системада тугыз сузык аваз белән эш итәләр, әмма тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлмиләр. Чуваш теленә гарәп, татар, мари, рус телләреннән күп кенә алынмалар кабул ителгән.
Чувашлар җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Урып-җыю эшләрен кул белән башкарганнар. Хуҗалыкларында шактый гына бизәкле рус капкалары булган, йортлары башка каралты-кура белән тоташкан. Бакчаларында мунчалар да булган.
Удмуртлар. Удмуртларның телләре исә (аларны ар дип тә атаганнар) фин-угыр телләре группасына карый. Аларда басым һәрвакыт сүз ахырында, әлифбалары рус графикасына нигезләнеп барлыкка килгән. Антропологик типлары буенча алар субурал тибына якын, ягъни европа һәм монгол группалары катнашы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тип.
Удмуртлар тырыш халык булып, аучылык, җир эшкәртү, балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер инде халыкның төп массасын эшчеләр һәм интеллигенция тәшкил итә.
төз - стройный
сәүдәгәр - торговец
җир эшкәртү - земледелие
камыр ризыклары - мучные изделия
ат ите - конина
бәрән ите - баранина
яңак - скулы
пөхтәлек - опрятность
кунакчыллык - гостеприимство
аучылык - охота
балыкчылык - рыболовство
тәшкил итә - составляет
мунча - баня
йогынты - воздействие
1. Текстны укыгыз.
2. Сорауларга җавап бирегез.
1) Татарлар нинди кыяфәттә булганнар?
2) Татарлар терлекчелек белән шөгыльләнгәнме?
3) Азыклары нидән гыйбарәт булган?
4) Башкорт халкы кунакчыл халыкмы?
5) Башкортлар да терлекчелек белән шөгыльләнмәгәнме?
6) Чуваш халкының сөйләм үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
7) Чувашлар теле һәм татар теле арасында нинди аермаларны беләсез?
8) Удмуртларның икенче бер атамасы булган. Нинди ул?
9) Антропологик типлары аларны кемнәргә якынайта?
10) Ничек уйлыйсыз, удмурт, чуваш, татар телләрендә алынма сүзләр яшиме? Алар нинди сәбәпләр аркасында килеп керә?
3. Бу фактлар дөресме?
Әйе
| |
Юк
|
Әйе
| |
Юк
|
Әйе
| |
Юк
|
Әйе
| |
Юк
|
4. Текстның соңгы абзацыннан фигыльләрне күчереп алыгыз, заман формасын билгеләгез. Аларны башка формага үзгәртеп укыгыз. Мәгънә үзгәрәме?
5. Татарларның милли ашлары турында тагын ниләр беләсез?