1.2. Татарстан Республикасының дәүләт символлары һәм Конституциясе
1990 елның 30 августында
Республиканың Югары Советы Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кабул
итте. Бу Декларация 1992 елның мартында
референдум белән расланды.
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Конституция нигезендә Татарстанда ике тел - татар һәм рус телләре - дәүләт телләре булып санала.
Татарстанның байрагы, гербы һәм гимны ‑ алар республиканың дәүләт символлары. Без аларны һәр көнне очратып торабыз: байрак белән герб рәсемнәре биналарда, актлар залларында, хәтта транспортка да төшерелгән. «Татарстан» радиосы һәр көнне иртәнге алтыда Татарстан гимнын яңгыратып үзенең тапшыруларын башлап җибәрә. Дусларыгыздан сорап карагыз әле: ни өчен безнең гербка барс рәсеме төшерелгәнен яки ни өчен байрак яшел, ак һәм кызыл төстә икәнлеген беләләрме икән алар?
Татарстанның дәүләт символлары республика Дәүләт Советында кабул ителгән. Алар нинди булырга тиешлеге турында депутатлар бик озак бәхәсләшәләр. Байрак өчен салават күперенең бар төсләрен дә тәкъдим итеп карыйлар. Чөнки һәрбер төс нәрсәнедер аңлата бит. Без сайлаган депутаталар яшел-ак-кызыл вариантка туктыйлар. Байракны элеп куйгач, аның өске өлеше яшел булу мәҗбүри. Ул төс яз яшеллеген, республиканың яңарышын аңлата. Кызыл төс - аның өлгергәнлеге, көче, энергиясе, яшәүгә сәләтле булуы турында сөйли. Алар арасындагы тар ак төс республика халкының уй-фикере, нияте чиста булуын аңлата. Ак ‑ тынычлык, татулык төсе. Байраклар бәйрәмнәр һәм тантаналар вакытында гына эленми, алар матәм көннәрендә дә безнең янәшәдә була.
Татарстан гербы аның территориясендә яшәүче халыклар арасында гаделлек, дуслык, тынычлык һәм алгарыш булуын раслый. Безнең республиканың исеме дә гербка алтын хәрефләр белән язылган. Бик озак бәхәсләрдән соң гербның үзәгенә канатлы барс рәсеме куела. Галимнәр ак барс рәсемен элек Итил ярларыңда яшәгән борынгы бабаларыбыз калканнарында тапканнар. Ул заманнарда барс уңдырыш Алласы һәм балаларны яклаучы булып саналган.
Республикабызның татар композиторы Рөстәм Яхин язган мәһабәт гимны да бар. Гимн республика байрагын күтәргәндә яңгырый. Шулай ук аны Татарстан Президенты ант биргәндә һәм төрле тантаналар вакытында ишетеп була. Онытмагыз: гимн яңгыраганда аны басып, баш киемнәрен салып тыңлыйлар.
Илебезнең символларын ярату - Ватаныңны ярату дигән сүз ул.
алгарыш - развитие, прогресс
ант - клятва
бәхәс - спор
бәхәсләшү - спорить
гаделлек - справедливость
кабул итү - принимать
калкан - щит
матәм - траур
мәҗбүри - обязательно
мәһабәт - величественный, внушительный
ният - намерение
очрату - встретить
өлгергәнлек - зрелость
раслану - подтвердить,утвердить
сәләт - талант
тантана - торжество
татулык - согласие, мир
тәкъдим итү - предложить
тиеш - должен
төшерү - спустить, опустить
тынычлык - мир, спокойствие
уй-фикер - мысль, мышление
уңдырыш - плодородие
хәтта - даже
элек - прежде
Югары Совет - Верховный Совет
янәшә - рядом
яңарыш - обновление, возрождение
яңгырау - звучать
1. Текстны укыгыз.
2. Сорауларга җавап бирегез.
1) Татарстанның суверенлыгы турында Декларация кайчан кабул ителә?
2) Конституция нигезендә Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре булып санала?
3) Байракның яшел төсе нәрсәне аңлата?
4) Татарстан гербы нәрсәне раслый?
5) Галимнәр ак барс рәсемен кайдан тапканнар?
6) Гимнны
ничек тыңлыйлар?
3. Бу фактлар дөресме (текстның эчтәлегенә туры киләме)?
|
Әйе
| |
|
Юк
|
|
Әйе
| |
|
Юк
|
|
Әйе
| |
|
Юк
|
|
Әйе
| |
|
Юк
|
|
Әйе
| |
|
Юк
|
|
Әйе
| |
|
Юк
|
|
Әйе
| |
|
Юк
|
4. Сүзләрнең төшеп калган кушымчаларын язып бетерегез.
1. Байрак белән герб рәсемнәре биналар , актлар заллар , хәтта транспорт да төшерелгән. 2. Без сайла депутаталар яшел-ак-кызыл вариант туктыйлар. 3. Байрак элеп куй , аның өске өлеше яшел бул мәҗбүри. 4. Ул заманнар барс уңдырыш Алласы һәм балалар яклаучы булып санал . 5. Онытмагыз: гимн яңгыраганда аны басы , баш киемнәрен сал тыңлыйлар.
5. Бирелгән вариантларны сайлап, җөмләләрне дәвам итегез.
6. Текстның 4 нче абзацыннан фигыльләр табып, таблицаны тутырыгыз.
|
Личные формы глагола |
Неличные формы глагола |
|
кабул ителгән |
булырга |