9.3. Яшел даруханә

Үсемлекләрне авыруларны дәвалау һәм сәламәтлекне ныгыту максатында бик борынгы заманнардан ук куллана башлаганнар. «Тере» даруханәдән - табигать байлыкларыннан таш гасыр кешеләре үк файдаланган. Үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре турындагы мәгълүматлар буыннан-буынга тапшырылып килгән. Язма әдәбият барлыкка килгәч, аларны махсус китапларга теркәп бара башлаганнар, бу исә аларны тормышта куллану даирәсен тагын да киңәйткән.

Дару үләннәреннән файдалану турындагы беренче язма мәгълүматлар безнең эрага кадәр 3000 еллар чамасы элек хәзерге Гыйрак территориясендә урнашкан шумерлар дәүләтенең иң борынгы культура һәйкәлләрендә табылган.

Медицинага нигез салучы булып Гиппократ санала (безнең эрага кадәр 460-370 еллар), ул 236 төрле үсемлекне кулланган һәм тасвирлап биргән. Борынгы Рим табибы, борынгы заман ботаникларының иң беренчеләреннән булган Теофрастның шәкерте Диоскорид безнең эраның беренче гасырында үзенең «Дарулар турында» дип аталган әсәрендә үсемлекләрдән, хайваннардан һәм минераль матдәләрдән алына торган барлык билгеле медикаментларны сурәтләп бирә, аларны системага сала.

Европада Әбугалисина (Авиценна) исеме белән билгеле булган күренекле таҗик табибы, философ һәм шагыйрь үзенең «Табиблык гыйлеме кануны» дигән китабында Х-ХI гасырларда ук үсемлекләрнең инде 900 гә якын төре файдаланылу турында мәгълүматлар китерә. Әлеге чын медицина белемнәре энциклопедиясе - Греция, Рим, Һиндстан һәм урта Азия табибларының гомуми карашлары тупланмасы - күп гасырлар буе Европада һәм Шәрык илләрендә мәҗбүри кулланма була.

1581 елда Россиядә беренче даруханә - Даруханә палатасы ачыла, беренче «Табиб китабы» («Травник») басылып чыга. ХVI - XVII гасырларда медицина һәм даруханә эше буенча иң югары дәүләт органы Даруханә приказы була, ул патша сараена һәм гаскәрләргә хезмәт күрсәтү өчен төзелә. Петр I заманында хосусый даруханәләр оештырылып җибәрелә, алар даруханә бакчаларында дару үләннәре үстерү һәм әзерләү белән шөгыльләнәләр.

Әйе, бу элек шулай булган. Ә бүгенге көндә, фән һәм техника гөрләп чәчәк аткан заманда, дару үсемлекләренең абруе төшмәдеме соң? Алар үз әһәмиятләрен югалтмадылармы? Юкса бит хәзер күпләгән дару препаратлары органик һәм органик булмаган кушылмаларны турыдан туры синтезлап табыла. Нык үскән химия заманында ниндидер үлән һәм тамырлар җыеп йөрү искелек калдыгы, борынгы мәгарә кешеләре эшен дәвам итү түгелме? Һич юк. Кеше үз организмындагы тереклек эшчәнлеге процессларын түгел, ә фәкать әйләнә-тирәне генә танымаслык итеп үзгәртә алды. Әле һаман да күп кенә авыруларны күп очракта үсемлек чималы ярдәмендә генә дәвалап була.

Яшел даруханә кешеләргә һәрчак тугрылыклы хезмәт итә - аңа үзенең шифалы бүләген - даруларын бирә. Тик бу байлыктан акыл белән файдалана белергә өйрәнергә генә кирәк. («Дару үләннәре» китабыннан)

 

С ү з л е к

табигать - природа

мәгълүмат - информация

махсус - специальный

һәйкәл - памятник

тасвирларга - описать

шәкерт - ученик

матдә - вещество

канун - закон

Шәрык - Восток

хосусый - частный

гаскәр - войско

абруй - авторитет

әһәмият - смысл, значение

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) «Тере даруханә» дип нәрсәне атыйлар?

2) Дару үләннәрен файдалану турындагы беренче язмалар кайчан һәм кайда табылган?

3) Дару үләннәрен иң беренче булып өйрәнеп, тасвирлап биргән галимнәр (Гиппократ, Әбугалисина, Теофраст) турында сөйләгез.

4) Россиядә беренче даруханә кайчан ачылган?

5) Медицина һәм даруханә эше буенча иң югары дәүләт органы ничек аталган һәм ул кемнәргә хезмәт күрсәткән?

6) Ничек уйлыйсыз: фән һәм техника алга киткән хәзерге заманда дару үләннәре җыеп йөрүнең кирәге бармы?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Борынгы кешеләр үсемлекләрнең авыруларны дәвалауга яраклы булуын белмәгәннәр.
  
Әйе
Юк

2. Әбугалисина табиб кына түгел, философ һәм шагыйрь дә булган.
  
Әйе
Юк

3. Россиядә беренче даруханә 1581 елда ачыла.
  
Әйе
Юк

4. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз:

борынгы - ... ; дәвам итү - ... ;

югары - ... ; искелек - ... ;

мәҗбүри - ... ; хәзер - ... ;

тере - ... ; киңәйтү - ... ;

 

5. Татарчага тәрҗемә итегез:

Зеленая аптека, каменный век, Авиценна - врач, философ и поэт, ученик Теофраста, памятники культуры, лекарственные растения, известный врач, организм человека, подарок природы, растения и животные.

Тестлар

 

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1. дару үсемлекләре
лекарственые растения
ядовитые растения
корни и листья
травы и цветы

2. хайваннар
птицы
животные
насекомые
растения

3. шагыйрь
философ
поэт
целитель
ученый

4. авыруларны дәвалау
лечить болезни
выявлять болезни
описывать болезни
принимать больных

5. буыннан—буынга
из рук в руки
из уст в уста
из поколение в поколение
из года в год

 

2. Тиешле кушымчаларны куегыз.

1. 1581нче елда Россия ... беренче даруханә ачыла.
-дә
-да
-дан
та

2. Медицина... нигез салучы булып Гиппократ санала.
-ның
-быз
-га
-ка

3. кенә авырулар... үсемлек чималы белән генә дәвалап була.
-га
-ның
-ны
-не

4. үсемлекләр... алына торган медикаментлар
-ны
-не
-тан
-дән

5. Яшел даруханә кешеләр... тугрылыклы хезмәт итә

-ебез
-га
-гә


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008