9.1. Медицина тарихы: галимнәребез

Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов (1885-1966)

Зур галим һәм педагог, күренекле терапевт, медицинада татарлардан беренче профессор Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов 1885 елны Уфа шәһәрендә туа. Башта Уфа гимназиясендә, соңрак әлеге гимназия каршындагы пансионда белем ала. 1906 елда Казан Император университетының табигать фәннәре факультетына укырга керә, ә бер елдан медицина факультетына күчеп укый башлый. Университетта укуның беренче еллары Ә.Терегулов өчен матди яктан бик кыен була. Ләкин, тормыш кысынкылыгына карамастан, яшь егетнең укуга, белем алуга дәрте сүнми: ул укырга да, эшләргә дә өлгерә. Эшләп тапкан азмы-күпме акчасын үзенә дә җиткерә, әнисе һәм сеңелләренә ярдәм итәргә дә җай таба.

III курсны тәмамлагач, җәйге каникул вакытында Терегулов Уфа губернасы Минзәлә өязе Акташ авылында эшли. Бик күпләрнең гомерен өзгән ваба зәхмәте таралган заман була бу. Табиблар бик катлаулы шартларда кешеләрнең гомерләрен саклап калу өчен тырышалар. Крестьяннар ваба чире йоктырганнарны башкалардан изоляцияләү кирәклеген аңламыйлар, авырып үлгәннәрне җыйналышып күмүне тыюга каршы чыгалар. Еш кына авыру кешеләрне врачларга күрсәтмичә, яшереп тоталар. Нәкъ менә шунда булачак табиб Терегулов катлаулы врач хезмәтенең асылына тирәнрәк төшенә, медицинада профилактика, аңлату-агарту юнәлешен үстерүнең мөһимлеген ныграк аңлый башлый.

1911 елда Әбүбәкер Терегулов медицина факультетын «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Профессор Казем-Бек сәләтле татар егетенә үз клиникасында калырга тәкъдим итсә дә, Терегулов үзенең хезмәт юлын земство врачы булып башларга карар кыла.

Уфадан 40 км читтә урнашкан Чишмә станциясендә Терегулов 2 ел эшли. Бер крестьян өендә урнашкан кечкенә генә амбулаториядә иртәнге якта авыруларны кабул итәләр (аңа тагын 2 фельдшер булыша), ә өйләдән соң, ат җигеп, авылларга чыгып китәләр. Көч-куәте, энергиясе ташып торган яшь врач ару-талуны белми эшли. Тиз арада 2 катлы җыйнак кына бина төзетә. Йортның аскы катында амбулатория һәм даруханә урнаша, өске катта медицина хезмәткәрләре өчен фатирлар урын ала.

1912 елда Уфа губернасына ачлык килә. Шул авыр чорда Терегулов ачтан интегүче халыкка ярдәм итү, бушлай ашханәләр оештыру эшенә күп көч түгә.

Азмы-күпме дөнья күреп, тәҗрибә туплаган Әбүбәкер Терегулов 1913 елның сентябренда университетның терапия клиникасына ординатор булып кайта. Атаклы клиницист профессор Казем-Бек җитәкчелегендә эшләү аның киләчәк фәнни эшчәнлегенә ныклы нигез сала.

Гражданнар сугыш һәм аннан соңгы чорларда Терегулов, күп кенә башка врачлар белән бергә, башта - Томск университетында, соңрак Иркутск шәһәре госпиталендә эшли. Әмма Казан аны үзенә тарта. 1920 елда ул, Казанга кайтып, университетның терапия клиникасында ассистент булып эшли башлый. Бөтен буш вакытын танылган галим Н.А.Миславский лабораториясендә катлаулы тәҗрибәләр ясап уздыра. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе озак көттерми: 1927 елда Әбүбәкер Терегулов Казан университеты медицина факультетының Гыйльми Советы каршында «Озынча минең сулышны көйләүдәге роле» дигән темага диссертация яклый. 1929 елда приват-доцент исемен алуга ирешә. Шул ук елны Ә.Терегуловны бертавыштан эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире итеп сайлап куялар.

Пропедевтика клиникасы әле революциягә кадәр үк купец Шамов акчасына төзелгән больница бинасында (хәзер - 1 нче шәһәр больницасы) урын ала. Клиникада искиткеч тәртип хөкем сөрә. Тиз кабынып китүчән, кызу канлы һәм гаять таләпчән булуына карамастан, Терегуловны хезмәттәшләре ихластан хөрмәт итәләр, яраталар. Гадел тәнкыйть сүзләре, файдалы киңәшләре белән ул һәркемгә ярдәм итәргә тырыша, аңлатырга, булышырга вакытын кызганмый.

Авырулар белән Терегулов үзен искиткеч ягымлы, игътибарлы һәм сабыр тота; һәркемнең хәленә кереп, күңелен күтәрә белә, савыгуга өмет, яшәүгә дәрт уята. Дәвалау учреждениеләрендәге бер генә мөһим консилиум да аннан башка узмый. Терегулов куйган диагнозлар һәрчак диярлек хәлиткеч булалар.

Бөек Ватан сугышы елларында Терегулов, төп хезмәтеннән тыш, эвакогоспитальләрдә эшли, консультацияләр бирә.

Ә.Г.Терегулов җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Сугыш елларында ябылып торган «Казан медицина журналы»н яңадан чыгара башлауда күп тырышлык куя, 1959 елга кадәр журналның редакторы вазифаларын башкара.

Терегулов медицина тарихын яхшы белгән галим буларак та билгеле. Аның Казан терапия мәктәбе үсешен яктырткан күп кенә хезмәтләре бар.

1960 елдан Терегуловның сәламәтлеге какшый башлый. 1963 елны пенсиягә чыгуына карамастан, кафедрада фәнни консультант булып эшләвен дәвам итә. Гомеренең соңгы көнәренәчә акыл сафлыгын, характер ныклыгын саклап, 1966 елның 18 декабренда 85 яшендә дөньядан китә.

Казанның 1 нче шәһәр больницасы (элекке Шамов больницасы) 1969 елдан профессор Ә.Г.Терегулов исемен йөртә.

 

С ү з л е к

тормыш кысынкылыгы - нуждаемость, жизненный недостаток

мөдирлек итү - заведование

өмет баглау - надеяться, питать надежду

хөкем сөрү - царствование, господствование

кабынып китүчән, кызу канлы - горячий, вспыльчивый

хәлгә керү - сочувствовать, сострадать

җай - возможность

ваба зәхмәте - холера

асыл - сущность

өйлә - полдень

гыйльми - научный

озынча ми - продолговатый мозг

ихластан - искренне, от души

тәнкыйть - критика

хәлиткеч - решающий

вазифа - обязанность

какшау - расшатываться

 

Биремнәр

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Кем ул Әбүбәкер Терегулов? Ул кайда туа һәм кайларда белем ала?

2) Булачак табиб Терегулов врач хезмәтенең чын асылына кайчан төшенә?

3) Терегуловның табиблык эшчәнлеге кайда башлана? Тексттан шул турыдагы урыннарны табып укыгыз.

4) Терегуловның Казан университеты терапия клиникасындагы эшчәнлеге турында сөйләгез.

5) Тексттан Терегуловны кеше һәм табиб буларак сурәтләгән урыннарны табып укыгыз.

6) Терегулов нинди җәмәгать эшләре алып барган?

7) Казанда Әбүбәкер Терегулов исеме ничек мәңгеләштерелгән?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Зур галим һәм педагог, күренекле психоневролог Әбүбәкер Терегулов Уфа шәһәрендә туа.
  
Әйе
Юк

2. Терегуловны хезмәттәшләре бик хөрмәт итәләр.
  
Әйе
Юк

3. «Казан медицина журналы» сугыш елларында да чыгуын дәвам итә.
  
Әйе
Юк

4. Бирелгән сүзләргә мәгънәдәш сүзләр уйлап языгыз:

белем алу, ... ; кыен, ... , ... ;

ярдәм итү, ... ; тәмамлау, ... ;

врач, ... ; сәламәтлек, ... ;

 

5.Татарча әйтегез:

Большой ученый, летние каникулы, после обеда, двухэтажное здание, бесплатные столовые, свободное время, полезные советы, история медицины, городская больница.

Тест

Тиешле кушымчаларны һәм сүзләрне куегыз.

 

1. Әбүбәкер Терегулов Уфа шәһәрен... туа.


-да
-дә

2. Терегулов медицина факультеты... «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлый.
-ны

-ның
-нең

3. Терегулов... хезмәттәшләре бик хөрмәт итәләр.
-ка
-кә
-ны
-не

4. Ул тиз арада 2 кат... бина төзетә.
-та
-тә
-лы
-лек

5. Йортның ас... катында даруханә урнаша.
-та
-тан
-кы
-гы

6. Ул һәркемгә ярдәм ит... тырыша.



-әргә

7. Өйлә... соң авылларга чыгып китәләр.
-дан
-дән
-да
-дә

8. Бу клиника әле революциягә ... үк төзелә.
соң
белән
бирле
кадәр

9. Терегулов... сәламәтлеге какшый башлый.
-ын

-ның
-нең

10. Терегулов 85 яшендә дөнья... китә.
-дан
-дән
-га
-гә


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008