"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең чираттагы викторинасы Җамал Вәлидигә багышлана!
Татар әдәбиятын сөйгән хөрмәтле кулланучыларыбыз! Хөрмәтле дуслар!
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасының чираттагысы күренекле тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Җамал Вәлидигә (13.10.1887 - 30.11.1932) багышлана.
Без бу шәхесебезне беләбезме? Ул нинди эшләр башкарган? Кем ул? Шундый шәхесләр булмаган булса, татар теле саклана алган булыр идеме?!
Тел проблемасы алдыбызга кинәт кенә килеп баскан кебек, "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кулланучыларына да октябрь ае викторинасын да кинәт кенә тәкъдим итәргә булдык. Туган телен, тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, татар шәхесләрен яхшы белгән кешеләр арабызда бардыр, дип ышанып калабыз.
Барлык кулланучыларга да уңышлар телибез! Тел галиме Җамал Вәлидинең тормыш юлы һәм хезмәтләре белән якыннан танышып сез дә әлеге мәсьәләдә бер баскыч югары күтәрелерсез, туган телебезгә карата тагын да мәхәббәтегез артыр, дип ышанып калабыз.
Викторинаның адресы: http://belem.ru/adabi-jauharlar-10-17.