"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2017/18 ел I тур 2 ай)

Татар әдәбиятын сөйгән хөрмәтле кулланучыларыбыз! Хөрмәтле дуслар!

Быел октябрь ае бик кызу һәм вакыйгаларга бай булды. Татар дөньясы өчен... Һәм Россия өчен дә... Россиянең чит илләр белән генә түгел, эчке конфликтлары да арта бара. Бу кем өчен кирәктер, белмим. Инде озак еллар бергә дус булып яшәгән Татарстан халыклары арасында низаг уятучылар моннан ни отадыр...

Әмма татар халкы алдында торган бу "мәсьәлә" туган тел проблемасына игътибарны арттырды гына. Татар халкы, ниһаять, уянып, үзенең "үлә баруын" күрә алды һәм терелүгә таба юл алды. Үзенең "чирен" күрде...

Моннан йөз ел элек бу мәсьәләдә татар халкы нинди эшләр башкарган икән? Тукайлар "Туган тел"не нинди тәэсирләргә бирелеп язганнар? Татар телен саклап калган һәм аның үсеше өчен көч куйган нинди галимнәребез бар?

Шушы максаттан, әлеге викторинабызны күренекле тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Җамал Вәлидигә (13.10.1887 - 30.11.1932) багышлыйбыз

Без бу шәхесебезне беләбезме? Ул нинди эшләр башкарган? Кем ул? Шундый шәхесләр булмаган булса, татар теле саклана алган булыр идеме?!

Тел проблемасы алдыбызга кинәт кенә килеп баскан кебек, "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кулланучыларына да октябрь ае викторинасын да кинәт кенә тәкъдим итәргә булдык. Туган телен, тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, татар шәхесләрен яхшы белгән кешеләр арабызда бардыр, дип ышанып калабыз.

Барлык кулланучыларга да уңышлар телибез! Тел галиме Җамал Вәлидинең тормыш юлы һәм хезмәтләре белән якыннан танышып сез дә әлеге мәсьәләдә бер баскыч югары күтәрелерсез, туган телебезгә карата тагын да мәхәббәтегез артыр, дип ышанып калабыз.

ps. Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннан танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Сораулар саны:10
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Ачылу вакыты:01.11.2017 - 03:00
Ябылу вакыты:01.11.2017 - 03:00
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.