belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 30 ноябрь көнне Белем.ру порталында Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган викторина үткәрелә

30 ноябрь көнне Белем.ру порталында Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган викторина үткәрелә

29 Nov, 2016 Раил Гатауллин 2
30 ноябрь көнне Белем.ру порталында Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган викторина үткәрелә (фото baltaci.ru сайтыннан алынды)
Игълан
belem.ru яңалыклары
Мирхәйдәр Фәйзи

Хөрмәтле кулланучылар!

Иртәгә, 30 ноябрь көнне, II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" дип исемләнгән татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең өченче онлайн-викторинасы үткәреләчәк. Ул күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзигә (01.11.1891 - 09.07.1928) багышлана.

Шунысы игътибарга лаек, Белем.ру порталының Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә торган әлеге викторинасы белемнәрне сыный гына түгел, киресенчә, викторина узучыларга теге яисә бу язучы турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Шулай ук, һәрбер викторинага ай дәвамында алдан әзерләнергә мөмкин. Кулланучылар игътибарына һәр ай башында порталның Ресурслар бүлегендә әлеге шәхескә багышланган интернет-ресурслар урнаштырыла һәм, аларны укып, татар язучысы, шагыйре яисә драматургы турында күп кенә мәгълүмат алып була.

Кулланучыларыбызга уңышлар телибез! "Галиябану" спектаклен караган һәр кешенең Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты белән тагын да якынрак таныш булуын теләп калабыз!

Likes: 
 

Фикерләр

Алия1992 сурәте

Алия1992

30 Ноябрь, 2016 - 16:18

Permalink

Мирхәйдәр Фәйзи

Мирхәйдәр Фәйзи иҗатын бик яратам.

Алия1992 сурәте

Алия1992

30 Ноябрь, 2016 - 16:20

Permalink

Мирхәйдәр Фәйзи иҗатын бик

Мирхәйдәр Фәйзи иҗатын бик яратам, кызыксынам.


URL (яңартылу датасы: 29.11.2016 - 20:10):https://belem.ru/node/7019?page=0