"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2016/17 ел I тур 3 ай)

Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган викторинаТатар әдәбиятын яратып укучы хөрмәтле кулланучыларыбыз!

Сезнең игътибарга II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең беренче турының өченче викторинасын тәкъдим итәбез. Ноябрь ае викторинасы күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзигә (01.11.1891 - 09.07.1928) багышлана.

Ноябрь ае башында без сезнең игътибарга Мирхәйдәр Фәйзигә багышланган интернет-ресусрларны тәкъдим иткән идек. Сез ай дәвамында драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышкансыздыр, әсәрләрен укыгансыздыр, дип ышанып калабыз һәм сездән югары нәтиҗәләр көтәбез!

Викторинада нибары 20 сорау. 

Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар электрон сертификат сората алалар. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән өч финалист финал турына чакырылачак. Уку елы барышында үткәреләчәк җиде викторинаның җиде җиңүчесе финал турында үзара көч сынашачаклар.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Сораулар саны:20
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Ачылу вакыты:30.11.2016 - 03:00
Ябылу вакыты:30.11.2016 - 03:00
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.