Белем.ру порталында - Клара Булатовага багышланган викторина!
Белем.ру порталы март аеның соңгы көнендә - 31 март көнне көн дәвамында шагыйрә Клара ханым Булатовага багышланган онлайн-викторина үткәрә. Әлеге викторина - "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең җиденче сайлап алу туры. Аннары, 22 апрель көнне, Арча районының Кушлавыч авылында (Габдулла Тукай туган авылда) җиде финалист финал турында реаль викторинада язучылар һәм галимнәр алдында белемнәрен сынаячаклар, дип планлаштырыла.
Викторина узу өчен порталда авторизация үтеп керергә һәм викторина сорауларына җавап бирергә кирәк.
Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сораулар саны - 20. Сораулар катлаулы күренсәләр дә, шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынган татар әдәбиятын сөючеләр өчен ул җиңел булыр, дип уйлыйбыз.
Барлык кулланучыларны да үз белемнәрен сынарга чакырабыз, һәркемгә уңышлар теләп калабыз!
Фикерләр
Рәзинә Сәхипгәрәева
31 Март, 2016 - 16:01
Permalink
викторина
викторина