Татар әдәбиятын сөючеләрне "Әдәби җәүһәрләр" викторинасы көтә!
Быел сентябрь аенда Белем.ру порталында башланып киткән, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә оештырылган "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе айдан айга популярлаша бара. Иртәгә, 30 нчы декабрь көнне, 2015 елның соңгы онлайн-викторинасы узачак.
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең декабрь ае туры танылган шагыйребез Хәсән Туфанга багышлана. Ай дәвамында Интернет челтәрендә дә, китапханәләрдә дә шагыйрь турында күп мәгълүмат алырга, аның иҗаты белән тагын да якыннанрак танышырга була иде. Шагыйрьнең туган көненә багышлап Язучылар берлегендә Хәсән Туфанга багышланган кичә дә үткәрелде.
Ай тәмамлана һәм иртәгә, 30 нчы декабрь көнне, Белем.ру порталында сез үзегезнең Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗатын никадәр яхшы белүегезне ачыклый алачаксыз.
Әлбәттә, сораулар кызыклы да, катлаулы да. Алар белән викторинаны узган вакытта гына танышып булачак, викторина иртәгә көн дәвамында кулланучылар өчен ачык булачак.
Викторинаны уңышлы узган (40% тан югарырак балл җыйган) катнашучылар моны дәлилләп түләүле сертификат сората алачаклар. Әлеге акчалар бәйгенең финал турына җиңүчеләргә бүләкләр алу өчен тотылачак.
Игътибар! Викторина Россиякүләм дәрәҗәдә үткәрелә, яшь чикләүләре юк, татар әдәбияты белән кызыксынган һәркем әлеге викторинада үз белемнәрен сыный ала.
ВИКТОРИНА АДРЕСЫ: http://belem.ru/adabi-jauharlar-12-15. Викторинага керү 00:00 сәгатьтә ачылачак.
Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!