belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 2011/12 нче уку елына урта (тулы) мәктәп курсы өчен татар теле һәм әдәбиятыннан язма имтихан үткәрү буенча сочинение комплектлары

2011/12 нче уку елына урта (тулы) мәктәп курсы өчен татар теле һәм әдәбиятыннан язма имтихан үткәрү буенча сочинение комплектлары

2 May, 2012 root 2
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Татар теле һәм әдәбиятыннан язма имтихан
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татар мәктәпләренең ХI сыйныфларында татар теле һәм әдәбиятыннан чыгарылыш имтиханы өчен материал 20 комплектка тупланып бирелде. Язма эшне башкару өчен 6 астрономик сәгать билгеләнде. Һәр комплектка, аерым номер куелып, 7 шәр тема тәкъдим ителә. Имтихан материалы татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумына туры китереп эшләнелде. Укучыларның борынгы әдәбият, ХIХ гасыр, XX йөз башы, совет чоры һәм хәзерге заман әдәбиятыннан белемнәре тикшерелә, шул сәбәпле һәр комплектка шушы юнәлештәге темалар сайланды.

Сочинение яздыру методикасы татар мәктәпләренең Х-ХI сыйныфлары өчен татар теле дәреслекләрендә һәм татар мәктәпләренең V–ХI сыйныфлары өчен татар теле программаларында бирелгән.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Беркетелгән файлКүләме
PDF icon 2011/12 нче уку елына урта (тулы) мәктәп курсы өчен татар теле һәм әдәбиятыннан язма имтихан үткәрү буенча сочинение комплектлары74.59 KB
Ресурс төре: 
Норматив документ
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Likes: 
 

Фикерләр

root сурәте

root

2 Май, 2012 - 22:44

Permalink

Имтиханнарга әзерлек өчен ресурслар - сочинение комплектлары

Белем.ру кулланучылары игътибарына!

Шушы 1-2 көндә татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханнарга әзерлек максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән үрнәк материаллар урнаштырылачак.

Материалларны урнаштыруны "2011/12 нче уку елына урта (тулы) мәктәп курсы өчен татар теле һәм әдәбиятыннан язма имтихан үткәрү буенча сочинение комплектлары"н урнаштырудан башлыйбыз.

root сурәте

root

3 Май, 2012 - 23:04

Permalink

Үрнәк билетлар да урнаштырылды

Татар һәм рус мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан төп гомуми белем мәктәп курсы өчен үрнәк билетлар да урнаштырылды: http://belem.ru/resources


URL (яңартылу датасы: 02.05.2012 - 22:39):https://belem.ru/node/3703?page=0