6.1. Татар әдәби теленең функциональ стильләре һәм аларның бер-берсенә йогынтысы

Барлык стильләр өчен нигез булып гомумхалык теле ята. Ул борын-борыннан килгән язма китап теле белән тыгыз бәйләнештә тора. Җанлы сөйләмнең күп өлеше бөтен халык өчен уртак булган тел нормаларын тәшкил итә, икенче өлеше исә аерым урынчалыкларга хас яки әдәби телдә урын алырга өлгермәгән сүзләрне үз эченә ала. Шул сәбәпле әдәби тел белән сөйләү теле арасында һәрвакыт кайбер аерымлыклар яшәп килә, ләкин сөйләмнең әлеге ике төре бер-берсенә каршы куелмый. Сөйләү теле дә норматив телне баета торган зур чыганак һәм функциональ стилистиканың бер өлеше булып карала.

Фәнни, публицистика, матур әдәбият стильләре әдәби телнең төрле тел чараларыннан файдаланалар, телнең тарихи үсешендә аерым стильләр булып аерылып чыгалар. Аерымлыклар аларның лексикасында, фразеологиясендә, сурәтләү чараларынының образлы сөйләм алымнарының специфик кулланылышында да, җөмлә төзелешенең үзенчәлекләрендә дә ачык чагыла. Матур әдәбият әсәрләрендә тел материалы үзенең законнары буенча сайлана, әсәрнең идеясенә, сюжетына, композициясенә туры китерелеп укучыга тәэсир итү өчен төрле сурәтләү чараларына төрелеп бирелә. Публицистик сөйләмдә автор фикерне кыска, конкрет, аңлаешлы итеп бирергә торыша. Шуңа күрә нәтижә дә аңлашыла. Публицистика җәмгыятьнең иң мөһим мәсьәләләрен яктырта, теоретик йомгаклауларга ия була. Публицистик әсәрләрдә гадәттә вакыйгалар һәм күренешләр документаль чагыла.

Публицистика (лат. publicus - иҗтимагый) - җәмгыять төшенчәсенә нигезләнеп ясалган термин. Татар телендә публицистик стильнең беренче яралгылары күптәннән - XV XVI гасырларда барлыкка килгән. XVIII - XIX гасырларда бу стиль тәмам ныгып, үсеп җитә, ә XX гасыр башында аерым тармакларга бүленә.

Татар әдәби теле тарихында иҗтимагый - публицистика стиленең беренче яралгыларын борынгы кулъязма рәвешендә язылган хроникаль әсәрләрдә, юлъязмалар, мөрәҗәгатьләр, нотыклар, указларда, тарихи-публицистик очеркларда таба алабыз. Борынгы чыганаклар төрле стиль үзенчәлекләрен эченә алган, бер үк әсәрдә, документта матур әдәбият, публицистика, рәсми эш стиле, фәнни стильгә хас булган билгеләрне табарга мөмкин.

XX гасыр башында язучылар һәм журналистлар татар әдәби телендә публицистик стильне үстерүгә, аны халыкның җанлы сөйләм теленә якынайтуга зур өлеш кертәләр. Бу чорда публицистика аеруча киң колач ала, аны стиле бер калыпка салына, жанр ягыннан байый. Аның иҗтимагый-сәяси һәм сатирик мәкалә, очерк, прокламация, листовка, фельетон, памфлет, өндәмә-мөрәҗәгать кебек жанрлары халык арасында киң тарала.

Татар әдәби телендә фәнни стильнең беренче яралгылары борынгы заманнарга барып тоташа. Татарларда фәнни әсәрләр, тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, Болгар дәүләте чорында ук языла башлый. Мәсәлән, Якуб ибне Ногман әл-Болгаринең "Болгар тарихы", Әхмәт әл-Болгаринең риторика, дарулар буенча хезмәтләре, мәдрәсәләр өчен төрле дәреслекләр иҗат ителә. Әлеге эшчәнлек Алтын Урда чорында да дәвам итә, Казан ханлыгы чорында киң тарала.

VIII-XIX гасырларда һәм XX гасыр башында татар әдәби телендә фәнни әдәбият стиле киң колач җәя, тармакларга бүленә. Әлеге чорда төрле тармаклар буенча хезмәтләр чыга, фәнни мәктәпләр ачыла, фән укыту зур урын ала.

XX гасыр башына кадәр фәнни стиль өчен гарәп-фарсы элементларының, борынгы язма тел үзенчәлекләренең шактый киң кулланылуы характерлы. Тарихи чыганакларга караганда, хәтта кайбер фәнни әсәрләр бөтенләй гарәп һәм фарсы телендә язылган. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында язылган күп фәнни әсәрләрдә халык сөйләменә нигезләнү тенденциясе өстенлек ала.

Башка стильләрдәге кебек үк фәнни стильнең лексикасы да уртак сүзлек чыганагына нигезләнгән. Гомумкулланылыштагы нейтраль сүзләр белән беррәттән, анда төрле лексик катлам берәмлекләре дә кулланыла. Әлеге сүзләр фәнни терминологияне үстерүдә һәм баетуда зур урын тота. Терминнар төп ике чыганак нигезендә: татар теленең үз сүзләре һәм алынмалар нигезендә ясала. Мәсәлән: җисем, яссылык, тигезлек, почмак, дәрәҗә, яктылык, зөһрә йолдыз һәм башкалар. Фәнни стильнең төрле жанрларында сөйләмнең стркутурасы бердәй түгел. Математика, химия һәм техник фәннәр белән бәйләнешле текстлар махсус алымнардан - кыска һәм конкрет формулалардан, кыска логик исбатлаулардан, дәлилләүләрдән, төгәл нәтижәләрдән тора. Гуманитар фәннәр өчен исә җәмгыятьтәге вакыйгаларны, күренешләрне киң рәвештә тасвирлап, аңлатып-төшендереп бирү, гомуми нәтиҗәләр чыгару характерлы. Фәнни сөйләмдә дәлилләү, аргументлаштыру, мәсьәләләрне бер логик эзлеклелектә яктырту, конкрет фактлар аша предметларның, күренешләрнең төп асылын ачу һәм аларның закончалыкларын төрле ысуллар белән тикшерү зур урын алып тора.

Рәсми-эш (рәсми-канцелярия) стиле Идел буе Болгары чорында ук барлыкка килгән дип санала. Болгар, Алтын Урда чорларында татар телендәге рәсми эш кәгазләренең төрле жанрлары гамәлдә булган.

XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында сәнәгатьнең үсеше рәсми-эш стиленең киңәюенә китерә, бу стильдә төрле эш кәгазләре языла: низамнәмә, кануннар һәм кагыйдәләр җыелмасы, хисап, гариза, беркетмә, игълан, белешмә һәм башкалар. Рәсми-эш стиле эволюцион үсеш кичерә, XX гасыр башында ул үзенең тотрыклылыгы, үзенә генә хас үзенчәлекләре булуы белән аерылып тора. Стильдәге лексик-семантик, грамматик үзгәрешләр барлыкка килә, кайбер сүзләр искерә, гамәлдән чыга.

Рәсми-канцелярия стиле өчен рәсмилек, билгеле бер трафаретлык хас. Әлеге стильдә сөйләм традицион формалар белән чикләнә, иреклелеккә, күпмәгънәлелеккә, автор фантазиясенә юл куелмый. Рәсми-эш стиле икътисад, хокук, дәүләт оешмаларында, сәүдә эшендә махсус аралашу чарасы функциясен үти. Шулай ук бу стиль өчен матур әдәбият әсәрләрендәге образлылык, эмоциональлек характерлы түгел.

Матур әдәбият стиле үзенчәлекле кулланылуы белән телдәге башка стильләрдән аерылып тора, үзенең нәфислеге, матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Әлеге стильдә сәнгатьчә сүрәтләү алымнарына зур урын бирелә, авторның үзенә генә хас метод-алымнары киң кулланыла. Тасвирлау чаралары кешенең хис-тойгыларына тәэсир итә. Матур әдәбият милли әдәби тел нормаларын эшкәртүдә һәм үстерүдә зур урын тота. Матур әдәбият стиле күп төрле жанрларга бүленә, аларның һәрберсе үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия булуга карамастан, барысы да гомум бер стильгә берләшәләр - матур әдәбият стилен тәшкил итәләр. Кайбер әсәрләрдә кешегә эстетик тәэсир итү, тирән эчке тойгылар уяту гаять югары була. Икенчеләрендә исә публицистик сөйләм үзенчәлекләре шактый урын ала. Әлеге аерымлыклар жанр төрлелеге һәм шагыйрь-язучыларның үзләренә хас язу алымнары булуыннан тора.

Стилистика фәне кануннары телне кулланганда аерым игътибарлык, үзеңдә шәхси җаваплылык тәрбияләүне сорый, тел кагыйдәләрен дөрес һәм тиешле урынын белеп куллануны таләп итә.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008