5.4. Зәркән сәнгате

Татар халкы элек-электән бик зәвыклы халык булган. Бу турыда бүгенге көнгә кадәр сакланып калган зәркән эшләнмәләр сөйли. Аларны ирләр дә, хатын-кызлар да кулланган. Ирләр кыйммәтле кашлы йөзекләр, билбау прәшкәләре тагып йөрсәләр, хатын-кызларның бизәнү әйберләре күпкә баерак, төрлерәк һәм зәвыклырак булган. Алар арасында татар сыргасы, күкрәкчә, яка чылбыры, беләзекләр, йөзекләр татар хатын-кызы милли киеменең төп атрибутлары саналганнар.

Зәркән эше - татарларда бик үзенчәлекле кәсепләрнең берсе, сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгәне. Ул борынгы сәнгать төрләренең берсе санала.

Ташларның матурлыгы кешелекне күптәннән җәлеп итә. Татар халкы да ювелир эшләнмәләрен үз итә. Ювелир эшләнмәләр халык тормышының образлы елъязмасы саналырга хаклы. Алар форма, орнамент, техника һәм төс ярдәмендә халыкның килеп чыгышын, этник процессларны, башка халыклар белән мәдәни-тарихи багланышларны, халыкның көнкүреш һәм иҗтимагый шартларын ачып бирәләр. Идел буе татарларыннан башлангыч алган ювелир сәнгатендә төп эш материалы көмеш була. Болгарлар фин-угор халыклары белән аралашып яшәгәнгә күрә, ювелир эшләнмәләрендә дә форма ягыннан, тәңкәләр һәм коралллар белән бизәлеше ягыннан охшашлыклар шактый. Әлбәттә, бу өлкәдә көнчыгыш һәм рус йогынтысы да булмый калмый. Славян, бигрәк тә рус халкы тәэсире XVI-XVII гасырларда бигрәк тә көчле булган, татар зәркән эшләнмәләренең формалары русныкына охшау шуннан килә. Шулай да татар зәркән эшенә көнчыгыш тәэсире шактый сизелерлек була.

Ювелир эшләнмәләрен әзерләү урыны Казан каласы була. Казаннан читтә - Саба, Арча, Мамадыш районнарында хәзер дә бу кәсеп белән шөгыльләнүчеләр бар.

Зәркән сәнгатенең чәчәк ату чоры итеп XIX гасыр урталары алына. Татар зәркәнчеләре заказлар буенча эшлиләр, осталыкларын, эшләү ысулларын һәм алымнарын чит кешеләрдән сер итеп саклап, үз улларына, туганнарына гына өйрәтәләр. Соңрак, Совет елларында зәркән эше предприятиеләргә күчә башлый, әмма останың кул җылысы сеңгән эшләнмәләрне берни белән дә алыштырып булмаганы һәркем өчен бәхәссез.

Татар осталары гади коюдан алып катлаулы филигрань техникасына кадәр үзләштерәләр. Идел буенда чүкү техникасы бик еш кулланыла. Күп кенә зәркән эшләнмәләре кыйммәтле ташлар белән бизәлә: топаз, аквамарин, сердолик, фирәзә, аметист, яшма. Яшел һәм зәңгәр төсләргә өстенлек бирелә.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Татар халкы - зәвыклы халык. Шуны исбатлагыз.

2. Зәркән эше - тарих, диләр. Сез моның белән килешәсезме? Фикерегезне дәлилләгез.

3. Татар зәркәнчеләре нинди материалдан файдаланган?

4. Бу сәнгать техникасы ни өчен сер булып сакланган?

5. Татар зәркәнчеләре нинди кыйммәтле ташлар белән эш иткән?
 

3. Тексттан алынма сүзләрне табыгыз. Генетик анализ ясагыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008