5.3. Тире иләү

Татарларда тире иләү һәм эшкәртү бик алга киткән була. Һәрбер татар кешесе диярлек тире или белгән. Ә сыйфатлы итеп тире иләү белән профессиональ кәсепчеләр шөгыльләнгән. XIX гасыр уртасында Казан губерниясенең Шәмәрдән бистәсендә тире иләү зур производствога әверелгән була. Сарык тиреләре Оренбург һәм Урта Азиягә кадәр озатыла. Татарларда тире иләү технологиясе Казахстан һәм Урта Азия халыкларыныкыннан күпкә камилрәк булган: тиреләрне тозлы әче сөттә түгел, тозлы арыш камырында ачыталар; төтендә түгел, ә кайры төнәтмәсендә дуплыйлар.

Татар осталары Урта Идел буе һәм Кама алдын, бигрәк тә Казан артын Россиянең тире иләү буенча алдынгы һәм билгеле үзәкләренә әверелдерәләр. Россиядә иң атаклы юфть (мөгезле эре терлек тиресе) һәм урта гасырлардан ук "әл-болгари" исеме астында данлыклы булган сахтиан (русчасы - сафьян) (төрле төсләргә буялган кәҗә, сарык, бозау тиресе) тиреләре дә Идел буе татарлары тарафыннан эшкәртелә.

Эшкәртелгән тире иң беренче чиратта аяк киеме әзерләү өчен файдаланыла. Авыл җирлегендәге осталар гадирәк, көндәлек кию өчен тире галошлар, чүәк һәм читекләр теккәннәр. Әмма татарлар, барыннан да бигрәк, юфть һәм сахтианнан тегелгән бизәкле аяк киемнәре белән дан тотканнар.

Төрле төстәге тирене ефәк җепләр белән махсус җөйләр кулланып тоташтырганнар. Шул кисәкләрдән аяк киеме тегелгән. Бизәкләп чигелгән читек һәм чүәкләрне татарлар гына түгел, руслар да яратып кигән. Себер, Урта Азия, Кавказ халыкларында гына түгел, Англия, Франциядә дә бу аяк киемнәре зур популярлык казанган. Шунысы куанычлы: хәзерге көндә шәһәр урамнарында бизәкләп чигелгән читекләр кигән хатын-кызларны еш очратырга туры килә. Татарларның элеккеге традицияләрен кире кайтару процессы - шатлыклы күренеш.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Тире иләү нинди сәбәпләр аркасында, кайчан производствога әверелә?

2. Тиредән нәрсәләр тегәләр?

3. Тире иләүчелек алга киткән булу тагын нәрсә турында сөйли?
 

3. Тексттан аяк киеме атамаларын табыгыз. Алар лексиканың кайсы тармагына карый? Сез тагын нинди милли аяк киемнәрен беләсез?

4. Тексттагы алынма сүзләрне табыгыз, алар стильгә тәэсир итәме?


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008