5.2. Тукучылык

Тукучылык - татарларда киң таралган һәм борынгы кәсепләрнең берсе. Тукучылык өчен чимал булып җитен, киндер һәм йон кулланылган. Әлеге чималны тукыма хәленә китергәнче, халык, эшкәртү срокларын төгәл саклап, аларны төрле алымнар һәм ысуллар белән камилләштергән. Җитен һәм киндерне иң элек төрле формадагы талкыларда (русча - мялка) - авыш, горизонталь кәүсәле, горизонталь такталы һәм бүкәнгә казылып куелган вертикаль борыслы - ваклаганнар. Күбрәк, ясау өчен уңайлы булганлыктан, такталы горизонталь талкылар кулланылган. Ваклаганнан соң, җепселләрне кулдан эшләнгән каккыч ярдәмендә талкыштан һәм киндер сөягеннән чистартканнар. Аннан соң барлыкка килгән сүсне саклык белән генә махсус ясалган тараклар белән тараганнар. Мондый тараклар агач тактага тимер энәләр кагып ясалганнар. Ә сарык йонын тараганчы чүбеннән арындырып, йон или торган станокта аяганнар. Йонны эрләү өчен каба һәм орчык кулланылган. Кабаларның күп кенә формалары билгеле булган, әмма еш таралганы - җыелма каба булган, ягъни яссы тактага урнаштырылган вертикаль такта. Бу тактага йон бәйләнеп куелган. Әзер җепне тубырча дип аталган станокта аркылы һәм буй җепләргә аерганнар.

Туку станокларының формалары шулай бик күп төрле булган. Аларның рамсыз, тулы рамлылары яисә тулы булмаган рамлылары кулланылган. Бу станнарда әзерләнгән тукымалар сыйфаты ягыннан да, бизәге ягыннан да, функциональ кулланылышы ягыннан да төрле булганнар. XIX гасыр уртасына кадәр кием тегү өчен төп материал булып киндер, постау (сукно) кулланылган. Традицион материал сыйфатында ак киндер файдаланылган. Бу киндерне төрле буяуларга буяганнар, мондый тукымадан тегелгән күлмәкләрне буяу күлмәк дип атаганнар. XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында төсле буй-буй рәсемле яисә шакмаклы рәсемле киндер - алача (пестрядь) - кулланганнар. Бу алачадагы сызыкларның төсенә, үлчәменә, кулланылыш ешлыгына карап, кием хуҗасының яшен һәм җенесен белергә мөмкин булган. Ирләр киеме вак сызыклы тукымадан тегелсә, хатын-кызлар киемендә эре бизәкләр, зәңгәр, яшел, сары һәм ак төсләр белән чиратлашучы кызыл киң полосалар еш файдаланылган. Шакмаклы рәсемле тукымалардан күбрәк эчке кием теккәннәр.

XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында тукучылык төрле бизәкләр куллану белән характерлана. Бизәкләр эре дә, вак та, төсләр палитрасы да бай булган.

Йорт шартларында тукылган тукымалардан урын-җир, сөлгеләр, эскәтер һәм пәрдәләр тегелгән. Аларның урта өлеше гади үрелеп тукылса, башлары полосалар белән бизәлгән. Кайбер тукымаларны аз сандагы такталар кулланып, төрле бизәк ясап та тукыганнар. Андый бизәкләр йөзек кашы, уймак чүпләм дип аталганнар. Татарларда борын-борыннан билгеле булган чыбылдыклар да шул техника белән тукылган. Татарлар катлаулы техника (һәр орнаменталь форма аерым җепләр белән) белән башкарылган кырык шырпылы тукымалар ясау белән дә шөгыльләнгәннәр.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1.Тукучылыкта талкы нинди роль үтәгән?

2. Тукыма сыйфатына станоклар тәэсир ясаганмы?

3. Нәрсә ул буяу күлмәк?

4. Тукучылык кайчан камилләшә һәм ничек?

5. Ирләр киеме өчен булган тукымалар хатын-кызларныкыннан нәрсә белән аерылган?
 

3. Тексттан һөнәрчелек лексикасына караган сүзләрне язып алыгыз. Аларны рус теленә тәрҗемә итеп карагыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008