5.1. Татарларда кәсепчелек

Татар халкы элек-электән һөнәрче халык булган. Болгар дәүләте чорында ук ул һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Болгар осталарының төрле эшләнмәләре хуҗалык өчен генә түгел, читкә чыгарып сату өчен дә хезмәт иткән. Һөнәрчеләр үзләренең тәҗрибәсеннән тыш, Кавказ, Иран, Урта Азия халыклары традицияләрен дә кабул иткән. Алар белән элемтәләр Болгар дәүләте Алтын Урда дәүләте составына кушылгач башланып киткән. Шул элемтәләр нигезендә һөнәрчелекнең алдынгы техника һәм технологияләре барлыкка килгән.

Һөнәрчелек тармагы төрле сәбәпләр аркасында күп кенә үзгәрешләр кичерә. Патша хөкүмәте, мәсәлән, татарларның корал коюыннан куркып, тимерчелек эшеннән тыя. Кыйммәтле металл белән эш итүчеләр материал җитмәү һәм качып эшләү аркасында осталыкның югары ноктасына җитә алмыйлар. Революциягә кадәр татарлар арасында кәсеп-һөнәр күп төрле була: агач, сүс һәм мунчала әзерләү һ.б. Агач эшен белүчеләр чана һәм тарантаслары белән бөтен Россиягә танылалар.

Идел буе татарларының XIX һәм XX гасыр башларына 50-150 кәсебе булганлыгы билгеле. Алар агач эшкәртү, урман химиясе, үсемлекләрдән һәм хайваннардан алынган җепселле матдәләр, тире, металл, таш, минераль матдәләр эшкәртү төрләренә бүленгән. Шулар арасында киң таралганы агач эшкәртүгә караган кәсепләр булган. Күмер хәзерләү, дегет һәм сумала сөзү, хәтта тире эшкәртүдә кулланылган югары сыйфатлы углекислый калийны - поташны да алар уйлап тапкан.

Һәр авылда диярлек йорт салу остасы булган, аларны балта остасы дип тә йөрткәннәр. XVIII-XIX гасырларда арбалар, чаналар ясау белән дә шөгыльләнгәннәр. Шулай ук мичкә ясау да бик кызыклы шөгыль саналган.

Татарларның кайбер өлеше юкә каерысы әзерләү белән мәшгуль булган. Бу чималдан алар чабаталар, чыпталар ясаганнар. Чыбыктан оста итеп кәрҗиннәр, тырыслар, төрле җиһазлар, тарантаслар үргәннәр.

Йон эшкәртү кәсебе дә татарларда кустарь промышленностенә әверелә, элек кооператив формасында, соңрак фабрика формасында эшли башлыйлар. Шул рәвешле киез һәм киез итек әзерләү алга китә. Бу тармакта татарларга шулай ук тиңнәр булмый.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Татар халкы нинди кәсепләр белгән?

2. Кәсепчелек ничек үзгәргән һәм камилләшкән?

3. Алдынгы техника һәм технологияләр кайдан керә?

4. Һөнәрчеләр арасында тәҗрибә уртаклашу булганмы?
 

3. Тексттан антоним парлары булган сүзләрне язып алыгыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008