4.7. Күренекле сынчылар

Бакый Урманче (1897-1990)

Бакый Идрис улы Урманче - нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул - татар сынлы сәнгатенә нигез салучы һәм үзе исән чагында ук классик дип танылган рәссам.

Бакый Урманче - җитмеш елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган һәм үз иҗатында, татар халкының рухи дөньясын күрсәтү белән генә чикләнмичә, бәлки әле башкорт, рус, казах, үзбәк, уйгур һ.б. халыклар тормышын да киң һәм тирән итеп тасвирлаган зур оста. Аның иҗат киңлеге монументаль нәкыш, скульптура, гамәли-декоратив сәнгать, рәсем, гравюра, иллюстрация сәнгатен үз эченә ала. Әсәрләренең жанр төрлелеге дә үзенчәлекле: нәкыштә - күп сурәтле тематик тукымалар һәм тарихи композицияләрдән алып вак пейзаж, натюрморт, портретларга кадәр; скульптурада кечкенә пластикадан алып зур күләмле монументаль һәйкәлләргә хәтле тупланган. Бу күпкырлылык әсәрләренең образлылык көчен арттыра, замандашының рухи дөньсын, кеше шәхесен тирәнрәк ачарга ярдәм итә.

Булачак рәссам элекке Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Буа районында) дөньяга килә. 1907-1914 елларда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, аннары авылда укытучы булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы чорында армиягә мобилизацияләнә: Казахстанга эләгеп, андагы Австрия хәрби әсирләреннән рәсем сәнгатенә өйрәнә.

Б.Урманче Казан сәнгать училищесын, Югары дәүләт сәнгать-техника остаханәсен тәмамлый. Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда яши, актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Бу чорда рәссам «Сепаратор янында», «Самавыр янында», «Җилкәнле көймәдә йөзү» кебек картиналарын иҗат итә.

Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яшәгәндә Б.Урманче рәсем сәнгате, графика, китап иллюстрациясе, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә зур иҗади казанышларга ирешә. Шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстан сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә.

1958 елда рәссам Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Аның бу елларда иҗат иткән әсәрләреннән «Кышкы кояш», «Казан чите», «Юкәләр чәчәк ата», «Генерал-майор Ф.Булатов», «Ибн Фадланның Болгарга килүе» һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин.

Б.Урманче тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерларның скульптур портретларын иҗат итә. Әлеге портретлар аша бу шәхесләрнең рухи байлыгын һәм матурлыгын күрсәтүгә ирешә.

100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләре кергән реалистик образлы иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Б.Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп тора. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.

Атаклы рәссамның исеме татар мәдәниятенең бөек эшлеклеләре белән бер рәттә тора. Талантлы улын халык онытмый. Республикада Б.Урманче исемендәге премия булдырылган. 1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачылды. 1997 елда башкалабызның Зур Кызыл урамындагы скверда мәшһүр сынчының бронза һәйкәле урын алды. (Материал «Мәгариф» һәм «Казан утлары» журналларыннан алынды)

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Бакый Урманченың иҗаты татар сынлы сәнгатенең үсешенә нинди йогынты ясаган?

2. Бакый Урманченың нинди сәнгать әсәрләрен беләсез?

3. Танылган татар рәссамнарыннан тагын кемнәрне атый аласыз?

4. Сезнең Бакый Урманче музеенда булганыгыз бармы?

5. Бакый Урманченың эшләре кайларда саклана?
 

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Б.Урманче рәсем сәнгате, графика, китап иллюстрациясе, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә зур иҗади казанышларга ирешә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Б.Урманче тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерларның скульптур портретларын иҗат итә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3) Б.Урманче - нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Остаханә, көнкүреш, милләт, мәшһүр, шәхес сүзләрен кулланып кечкенә генә хикәя төзегез.

5. Берәр яраткан рәссамыгыз турында сөйләгез.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008