4.5. Күренекле язучы-шагыйрьләр

Гомәр Бәширов (1901-1999)

Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 елда Татарстан Республикасы Арча районы Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җиде яшеннән Гомәрне мәдрәсәгә укырга бирәләр. Тик аңа озак укырга туры килми. Әтисе авыру сәбәпле ул укуын ташлый.

Апасы ярдәмендә укырга өйрәнгәч, Гомәр Габдулла Тукай шигырьләрен, «Йосыф - Зөләйха» поэмасын, Каюм Насыйриның «Әбугалисина» китабын укый. Шул әсәрләрдән башланган китапка мәхәббәт, мәгърифәткә омтылу Гомәр Бәшировның гомерлек юлдашына әверелә.

Гомәр Бәширов Арча районы Бирәзә авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли башлый. Аннары ул Кызыл Армия сафына алына. Кызу көрәш көннәре, Петроград,Таврия далалары, Сиваш сазлыгын кичү... егет тормыш тәҗрибәсен туплый. Кулына каләм ала. Эзләнә, күп укый.

1936-1936 елларда Гомәр Бәширов төрле редакцияләрдә эшли. 1933 елда «Әни» исемле хикәясе басылып чыккач, әдәбиятка өметле каләмле язучы килүе билгеле була. 1936 елда «Сиваш» повесте басыла.

Бөек Ватан сугышы көннәрендә Гомәр Бәширов «Намус» романын иҗат итә башлый. Роман 1948 нче елда басылып чыга. Бу романы өчен язучы СССР дәүләт премиясенә лаек була. Гомәр Бәшировның «Намус» романы күп телләргә тәрҗемә ителгән. Шушы әсәргә нигезләнеп, танылган татар композиторы Нәҗип Җиһанов «Намус» операсын иҗат иткән. Аның либреттосын Әхмәт Исхак язган.

Язучының якты хисләр уята торган икенче әсәре - «Туган ягым - яшел бишек». Повестьта туган як табигате, киң күңелле юмарт татар халкы һәм аның гореф-гадәтләре, йолалары сурәтләнә.

Гомәр Бәшировның тагын бер зур әсәре - «Җидегән чишмә» романы - табигатьне саклау өчен көрәш темасына багышланган.

Г.Бәширов - фольклор әсәрләрен туплап, бастырып чыгару эшенә дә күп көч куйган язучы. Аның «Туксан тугыз мәзәк», «Мең дә бер мәзәк» исемле китаплары бар. Язучы иҗатында публицистика һәм очерк жанры да әһәмиятле урын алып тора. Ул әдәби тәнкыйтьне үстерүгә дә үзеннән өлеш кертә.

Гомәр Бәширов актив җәмәгать эшлеклесе иде. Ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе булып эшләде, ике тапкыр СССР Югары Советына депутат булып сайланды. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен ул орденнар, медальләр белән бүләкләнде. Гомәр Бәширов - Татарстанның халык язучысы. (Татар әдәбияты тарихы китабыннан).

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Гомәр Бәшировның балачагы турында нәрсәләр белдегез?

2) Аңа кайларда эшләргә туры килә?

3) Язучының нинди әсәрләрен беләсез?

4) Гомәр Бәширов нинди дәүләт бүләкләренә лаек булды?

5) Күренекле язучының җәмәгать эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 елда Татарстан Республикасы Арча районы Яңасала авылында туа.
  
Әйе
Юк

2. Гомәр Бәширов «Намус», «Туган ягым - яшел бишек», «Җидегән чишмә» һ.б. әсәрләр иҗат итә.
  
Әйе
Юк

3. Гомәр Бәширов - Татарстанның халык язучысы.
  
Әйе
Юк

4. Гомәр Бәшировның әдәби эшчәнлеге турында сөйләгез.

5. Бирелгән фигыльләргә киләчәк заман сыйфат фигыль кушымчаларын куеп, җөмләләр төзегез.

Сөйлә, бул, тыңла, яз, әйт.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008