4.4. Күренекле артистлар

Шәүкәт Биктимеров (1928)

Иҗат кешесенең бәхете һәм бәхетсезлеге, ул нинди генә өлкәдә эшләмәсен, халык тарафыннан кабул ителүе яки ителмәве белән билгеләнә. Үзе исән чагында ук исемен үлемсезлеккә әйләндергәннәре - бәхетлеләре. Шулар арасында Шәүкәт ага Биктимеров аерым бер урын алып тора.

Шәүкәт Биктимеров иҗат иткән образлар арасында Әлмәндәр карт аерым урын тота. Олпат сәнгатькәр Татарстанда яшәүче тамашачылардан гына түгел, иге-чиге күренмәгән Русиягә сибелгән милләттәшләребездән, кан кардәшләребездән дә бик күп котлау хатлары ала. Аларның күпчелегендә Әлмәндәр карт телгә алына. Әлмәндәр карт дигәнебез шул ук Шәүкәт ага Биктимеров була инде.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының күренекле артисты, бик күп бүләкләр иясе, гаять тә үзенчәлекле, талантлы актер Шәүкәт Биктимеровны үзе исән чакта ук үлемсез иткән, халык алдында абруй казандырган образларның иң зурысы, мөгаен йөзьяшәр Әлмәндәр карттыр.

Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 елда Саба районының Миңгәр авылында туа. Аның әтисе укытучы була һәм төрле авылларда балаларга белем биреп йөри, шуңа күрә Шәүкәт тә күп авылларны күрә, төрле мәктәпләрдә укый. Моннан күп еллар элек - 1976 елда театр сәхнәсенә менгән Әлмәндәр карт мәңге дә җуелмаслык булып халык күңеленә кереп калды.

1945 елда Шәүкәт Казан театр училищесына укырга керә һәм, аны тәмамлагач, Г.Камал театры исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайта, 1953 елда ул яңадан театрда эшен дәвам итә.

Шәүкәт Биктимеров - йомшак күңелле, мөлаем, гадел кеше. Ул сәхнәдә тудырган образлар да кешеләргә гел яхшылык кылырга гына өйрәтә. Шәүкәт абый - бәхетле язмышлы артист. Ул башкарган рольләрне санап бетерү мөмкин түгел. К.Тинчурын, А.Островский, Ш.Камал, Н.Исәнбәт, Ч.Айтматов, Л.Леонов, Т.Миңнуллин һәм башка танылган драматургларның төрле әсәрләрендә ул уйнаган рольләрне тамашачылар яхшы хәтерли. Шәүкәт Биктимеров төрле рольләр башкара. Алар арасында зурлары да, кечкенәләре дә бар.

Сәхнә биеклегенә менеп җиткәнче, нәкъ тормышта булганча бөтен ваклык-нечкәлекләре белән үз образларыңны сурәтли алуга ирешкәнче, әлбәттә, җиде кат тир түгәргә, абына-сөртенә үз максатыңа ирешү юлларын таба белергә кирәк.

Җиң сызганып иҗат иткән мәшһүр артистыбыз Шәүкәт Биктимеров үзалдына куйган максатына чынлап иреште. Дан-шөһрәткә күмелде. Россиянең Станилавский исемендәге һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә лаек булды. СССРның халык артисты исемен алды. Орден-медальләр белән бүләкләнде.

Саба төбәгенең абруйлы мөгаллимнәре гаиләсендә туып-үскән, тәрбияләнгән Шәүкәт агага бу югарылыкка ирешүдә, әлбәттә, нәсел-нәсәбеннән кан белән күчкән рухи ныклык, тирә-якның шифалы йогынтысы да ярдәм иткәндер. (Г.Камал театры артистлары» һәм Ш.Биктимеров «Истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр китапларыннан).

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз. 

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Шәүкәт Биктимеров катнашында нинди спектакль караганыгыз бар?

2) Шәүкәт Биктимеров кайсы театрда эшли?

3) Шәүкәт Биктимеров тудырган образлар тамашачыларга ничек тәэсир итә?

4) Шәүкәт Биктимеров ничәнче елны һәм кайда туа?

5) Артист нинди мактаулы исемнәргә ия?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 елда Саба районының Миңгәр авылында туа.
  
Әйе
Юк

2. Ш.Биктимеров 1947 елда Казан театр училищесына укырга керә.
  
Әйе
Юк

3. Ш.Биктимеровка Россия Федерациясенең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
  
Әйе
Юк

4. Диалогны дәвам итегез.

- Хәерле көн! Бу Г.Камал исемендәге театр кассасымы?

- Әйе, бу - театр кассасы. Мин сезне тыңлыйм.

- .....

 

5. Берәр яраткан артистыгыз турында кечкенә генә хикәя төзегез.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008