4.3. Күренекле композиторлар

Фәрит Яруллин (1914-1943)

Татарның мәшһүр композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның гыйнвар аенда Казанның Суконный бистәсендә дөньяга килә. Аның әтисе Заһидулла Яруллин - халык музыканты, үзе дә байтак кына җыр һәм инструменталь пьесалар, мәшһүр «Тукай маршы» авторы.

Башлангыч музыкаль белемне Фәрит Яруллин әтисеннән ала. Аннары, 1930 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә. Башта виолончель буенча, тора-бара, махсус фортепьяно классында да белем ала башлый. Техникумда уку елларында ук ул Татарстанның музыкаль мәдәниятына нигез салучыларның берсенә әверелә. Үзешчән хор түгәрәкләрен оештырып, аларга җитәкчелек итә, яңа ачылган яшьләр театрында, сүзсез кинофильмнарда музыка башкара.

1933 елда Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә укырга керә. Биредә ул композиция буенча мәшһүр профессор Г.И. Литинскийда белем ала. Мәскәүдә уку елларында (1934-1939) ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, кыллы квартет һәм симфония иҗат итә. Әнә шулай яшь композитор үзен төрле жанрларда сынап карый.1937-1938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Ниһаять, 1941 нче елның җәендә автор «Шүрәле» балетының каралама нөсхәсен балетмейстр Л.В. Якобсонга тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала - сугыш башлана. Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, сугыш кырына җибәрәләр. 1942 елда ул очраклы рәвештә дусты-остазы Генрих Литинский белән очраша. Танылган профессор Фәрит Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетына күчерү хакында югары командованиегә үтенеч хаты яза. Әмма ләкин, рөхсәт хаты килеп җиткәндә, татар композиторын янәдән фронтка озаткан булалар... Озак та үтми, аяусыз бәрелешләрнең берсендә ул һәлак була. Хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөргән сугышчы композиторның кабере исә фәкать кырык елдан соң гына ачыклана.

Фәрит Яруллин - татарның беренче милли балетын тудырган шәхес. Аның «Шүрәле» балеты 1945 елдан алып Казанда, Мәскәүдә генә түгел, ә Советлар Союзын тәшкил иткән республика башкалалары театрларында да, Болгария, Румыния, Германия кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә дә уйналды һәм уйнала килә. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Татарның мәшһүр композиторы Фәрит Яруллинның иҗаты һәм тормышы хакында язучы Рашат Низамиев «Ут һәм җыр» дип исемләнгән роман-хроника иҗат итте.

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Фәрит Яруллин үзенең кыска гына иҗат гомерендә нәрсәләр иҗат итеп өлгергән?

2) «Шүрәле» балеты кайчан языла һәм кайчан куела?

3) Сезнең бу балетны караганыгыз бармы?

4) Сез балет белән кызыксынасызмы?

5) Казанда нинди балет фестивале үткәрелә?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Татарның мәшһүр композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның гыйнвар аенда дөньяга килә.
  
Әйе
Юк

2. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты беренче тапкыр 1941 нче елда куела.
  
Әйе
Юк

3. Мәскәү консерваториясендә Фәрит Яруллин мәшһүр профессор Г.И. Литинскийда белем ала.
  
Әйе
Юк

4. Текстагы синонимнарын табарга мөмкин булган сүзләрнең синонимик рәтен төзегез һәм антонимнарын табыгыз.

5. Текстан сыфат фигыльләрне табыгыз һәм алар белән үз җөмләләрегезне төзегез.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008