3.5. Татарстан музейлары

   

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 400 дән артык музей булуы билгеле. Шулар арасында милли музей аерым урынны алып тора.

Татарстанның Милли музее 1895 елның 5 апрелендә Казанда ачылган. Музей экспозициясенең нигезендә төбәкнең танылган археологы, тарихчысы, коллекционеры Андрей Федорович Лихачевның шәхси тупланмасы ята. Музей Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасының архитектура һәм тарихи истәлеге булып саналган Кунак сарае бинасында урнашкан. Әлеге бина 1800-1815 елларда архитектор Ф.Е. Емельянов проекты буенча төзелә һәм 1995 елда, музейның 100 еллык юбилее уңаеннан, архитектор С.А. Козлова тарафыннан төзекләндерелә.

Татарстан Республикасының Милли музее - республикабызның эре гомуммилли кыйммәткә ия булган фәнни-тикшеренү һәм мәдәни оешмасы. Музей коллекцияләрен формалаштыруда Казан университетының А,А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов кебек күренекле галимнәре зур роль уйнаганнар. Шулай ук музей фондларын И.Ф. Лихачёв, Ф.А. Лихачёв, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Г. Галеев (Баруди), Д.И. Образцов кебек коллекционер һәм меценатлар тулыландырган.

Бүгенге көндә музейның 800 мең берәмлектәге фонды төбәк, республика табигате, Идел-Урал, Россия халкының тарихы тематикаларын чагылдыра. Иң кыйммәтле коллекцияләрдән булып түбәндәгеләр санала: А.Ф. Лихачевның Болгар коллекциясе, мисыр һәм антик, алтын тәңкәләр, XVII гасырның борынгы төргәкләре, казан татарларының декоратив-кулланма сәнгате, Г.Р.Державинның мемориаль, тарихи таксидермия истәлекләре коллекцияләре.

1981 елдан алып 2005 елга кадәр милли музей Татарстан Республикасы музейлар берләшмәсенең (80 музей) баш музее булып исәпләнгән. Реформалаштырудан соң музейның Казанда 12 һәм Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында берәр филиалы гына кала. Татарстан Республикасының милли музее филиаллары һәм республиканың 400 башка музейларына фәнни-методик үзәк булып санала. Музейда 1939 елдан бирле Галимнәр шурасы, фәнни-методик, экспозицион советлар эшли.

Музей табигать фәннәре, археологик, этнографик, культурологик, тарихи, әдәби, музыка юнәлешләре буенча эшчәнлек алып бара.

«Казан Кремле» (1994) ‑ федераль әһәмияткә ия булган Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын чагылдырган музей-тыюлык. 2000 елны Казан кирмәне ЮНЕСКО бөтендөнья мираслары исемлегенә кертелә. Бүген ул өлешчә төзекләндерелгән урта гасыр ныгытмасын хәтерләтә. Кремль территориясендә "Татарларның һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы" музей-мемориаль комплексы (2006), Идел буе ислам мәдәнияте музее (2006), "Эрмитаж-Казан" үзәге (2005), Милли сәнгать галереясе (2005), Бөек Ватан сугышы музей-мемориалллары урнашкан (2005).

 

Сүзлек

алтын тәңкә - золотая монета

антик - античный

берәмлек - единица

берләшмә - объединение

билгеле - известно, известный

борынгы - древний

Бөек Ватан сугышы - Великая Отечественная война

бөтендөнья - всемирный

булып саналу - считаться (кем-то, чем-то)

Галимнәр шурасы - Ученый Совет

гомумилли кыйммәт - общенациональное значимость

декоратив-кулланма сәнгате - декоративно-прикладное искусство

дәүләтчелек - государственность

әһәмияткә ия булу - иметь значение

исәпләнү - считаться

истәлек - памятник

кирмән - кремль

Кунак сарае - Гостиный двор

мирас - наследие

ныгытма - крепость

өлешчә - отчасти, частично

роль уйнау - играть роль

тарафыннан - послелог со стороны кого-либо

тарихи-мәдәни мирас - культурно-истрическое наследие

төзекләндерелү - реконструировать

төргәк - свиток

тулыландыру - дополнить, добавить

тупланма - коллекция

тыюлык - заповедник

уңайдан - по-поводу

урын алып тору - занимать место

фәнни-методик үзәк - научно-методический центр

хәтерләтү - напоминать

чагылдыру - отражать

эшчәнлек - деятельность

юнәлеш - направление

 

Б и р е м н ә р 

1. Сорауларга җавап бирегез.

1. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында ничә музей бар.

2. Татарстанның Милли музее кайчан ачыла?

3. Беренче Милли музей экспозициясенең нигезендә нәрсә ята?

4. Татарстан Республикасының Милли музее нинди оешма?

5. 2000 елны Казан кирмәне нинди исемлеккә кертелә?

6. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Татарстанны кайсы яктан чагылдыра?


2. Бу фактлар дөресме (текстның эчтәлегенә туры киләме)?

IDevice Question Icon
1. Музей Татарстан Республикасының архитектура истәлеге булып саналган Кунак сарае бинасында урнашкан.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Музей коллекцияләрен формалаштыруда Казан университетының А,А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов кебек күренекле галимнәре зур роль уйнаганнар.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Бүгенге көндә музейның 800 мең берәмлектәге фонды бар.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 400 дән артык музей булуы билгеле.
  
Дөрес
Дөрес түгел

5. 2000 елны Казан кирмәне ЮНЕСКО бөтендөнья мираслары исемлегенә кертелә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Сүзләрнең төшеп калган кушымчаларын язып бетерегез. 

iDevice icon

1. Татарстан Республикасы Милли музее - республикабызның эре гомумилли кыйммәткә ия бул фәнни-тикшеренү һәм мәдәни оешма . 2. Бүгенге көн музейның 800 мең берәмлектәге фонды төбәк, республика табигате, Идел-Урал, Россия халкы тарихы тематикалар чагылдыра. 3. Иң кыйммәтле коллекцияләр булып түбәндәгеләр санала. 4. 1981 елдан алып 2005 ел кадәр милли музей Татарстан Республикасы музейлар берләшмәсе баш музее булып исәпләнгән. 5. Бүген ул өлешчә төзекләндерел урта гасыр ныгытмасы хәтерләтә.

  

4. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзне языгыз. 

iDevice icon
1. Татарстан Республикасының музее филиаллары һәм республиканың 400 башка музейларына фәнни-методик булып санала. 2. Музейда 1939 елдан Галимнәр шурасы, фәнни-методик, экспозицион советлар эшли. 3. Бүгенге көндә музейның 800 мең фонды бар. 4. Татарстан Республикасының Милли музее - республикабызның эре кыйммәткә ия булган фәнни-тикшеренү һәм мәдәни оешмасы. 5. Әлеге бина 1800-1815 елларда архитектор Ф.Е. Емельянов проекты буенча төзелә һәм 1995 елда, музейның 100 еллык юбилее , архитектор С.А. Козлова төзекләндерелә.
  

Ф а й д а л а н у  ө ч е н  с ү з л ә р: уңаеннан, милли, тарафыннан, үзәк, бирле, берәмлектәге, гомумилли

iDevice icon
1. Музей экспозициясенең нигезендә төбәкнең танылган археологы, тарихчысы, коллекционеры Андрей Федорович Лихачевның шәхси коллекциясе ята. 2. Шулар арасында милли музей аерым урынны били. 3. Бүгенге көндә музейның 800 мең берәмлектәге фонды төбәк, республика табигате, Идел-Урал, Россия халкының тарихы тематикаларын күрсәтә. 4. 1981 елдан башлап 2005 елга хәтле милли музей Татарстан Республикасы музейлар берләшмәсенең (80 музей) баш музее булып саналган. .
  

Ф а й д а л а н у  ө ч е н с ү з л ә р: алып, тупланмасы, алып тора, исәпләнгән, кадәр, чагылдыра.

"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008