3.4. Татар милли нәшрияты (“Сөембикә”, “Казан утлары”, “Мәгариф”, “Ватаным Татарстан”, “Сабантуй”, “Татарстан яшьләре”)
Казанда рус телендә нәшер ителгән беренче вакытлы басма - "Казанские известия" газетасы (1811), соңрак "Казанский вестник" айлык журналы басыла башлый (1821).
Татар телендә газета һәм журнал чыгару эше патша хакимияте тарафыннан озак еллар буена тоткарланып килә, бу юнәлештәге омтылышлар (К.Насыйри, Г.Ильяси, Ш.Әхмәрев, З.Рәмиев һ.б.ның үтенечләре) һәр очракта кире кагыла. Татарча беренче көндәлек матбугат барлыкка килгәнче (1905), татар халкының зыялы катлавы гарәп илләрендә, Төркиядә, Кавказда чыккан вакытлы матбугатны ("Шәркы рус", "Хәят") алдырган, И.Гаспралының Бакчасарайда 1883 елдан бирле чыккан "Тәрҗеман" газетасын һәм рус матбугатын укыган.
Татар телендә беренче газета "Нур" исә 1905 елның 2 сентябреннән Петербургта нәшер ителә башлый. Аннан "Казан мөхбире", "Фикер" (Уральск), "Йолдыз" (Казан), "Өлфәт" (Санкт-Петербург), "Вакыт" (Оренбург), "Борһане тәрәккый" һ.б. газета һәм журналлар бер-бер артлы мәйданга килә. Казанда 1900 елдан 1917 елның февраленә кадәр рус телендә төрле елларда 36 газета һәм журнал, татар телендә 23 газета һәм журнал басылган. Казаннан тыш, Әстерхан, Мәскәү, Минзәлә, Оренбург, Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Сембер, Ташкент, Троицк, Уфа һ.б. шәһәрләрдә татар телендә күп кенә вакытлы матбугат басмалары нәшер ителгән.
ТАССР төзелгәннән соң матбугатның яңа структурасы формалаша: 1920 еллар ахырында күптиражлы газеталар, 1930 елларда шәһәр, район-шәһәр, район газеталары барлыкка килә. 1980 еллар ахыры ‑ 1990 еллар башында иҗтимагый-сәяси тормышны үзгәртеп-кору барышында Татарстан Республикасы матбугаты, бигрәк тә милли матбугат сан һәм сыйфат ягыннан үсеш ала. 2001 елның башында республикада 381 вакытлы басма чыга: 288 газета һәм 75 журнал, елга бер чыга торган 2 журнал, 4 альманах, 6 белешмәлек, 5 бюллетень, 1 каталог. Шулардан татар телендә 42 газета һәм 7 журнал, рус телендә 158 газета һәм 41 журнал теркәлә. Бер үк вакытта татар һәм рус телләрендә 76 газета, 18 журнал чыга. Газета һәм журналларның 27% - дәүләт органнары, калганнары - ААҖ, кече предприятиеләр, гыйльми учреждениеләр, уку йортлары, аерым шәхесләр, иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр катнашында басыла.
Татарстан Республикасында "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Сабантуй", "Сувар". "Татар иле" һ.б. республика газеталары, "Казан утлары", "Татарстан", "Мирас", "Гасырлар авазы", "Мәгариф", "Идел", "Сөембикә", "Казан", "Чаян" журналлары нәшер ителә.
"Ватаным Татарстан" - республикабызның Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган татар телендәге бердәнбер рәсми газетасы. Халыкның хакимият даирәләренә әйтергә теләгән уй-фикерләре, теләк-үтенечләре, тәнкыйть сүзләре дә шулай ук аның битләрендә белдерелә. Газета мәгълүмат һәм спорт; авыл хуҗалыгы, җир мәсьәләләре һәм экология; икътисад һәм махсус проектлар; хатлар һәм социаль мәсьәләләр; фән һәм мәгариф; әдәбият һәм сәнгать бүлекләреннән тора. Аның "Яшел бишек", "Гаилә", "Яшелчә", "Сәламәтлек", "Серле сандык" кебек даими кушымталары бар.
1913 ел башында Казан губернаторы канцеляриясе "Сабах" нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әһмәровның җаваплы редакторлыгында "Мәктәп" дигән журнал чыгарырга рөхсәт бирә. "Мәктәп", "Башлангыч мәктәп", "Совет мәктәбе" исемнәре белән чыккан Татарстанның иң зур тиражлы "Мәгариф" журналы педагогика, психология фәне казанышларын, алдынгы педагогик тәҗрибәне пропагандалауга, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күтәрү мәсьәләләрен яктырта. Журнал мәгарифне модернизацияләү, информатизацияләү, яңа технологияләрне киң пропагандалау, Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру кебек проблемаларны игътибар үзәгенә куя.
Бүген Татарстанда милли матбугатның хәле яхшы. Татарстан, Башкортстан, Саха-Якутия кебек көчле регионнар милли матбугатны саклап һәм яклап кала алу үрнәкләрен күрсәтәләр. Ә татар матбугатының үзенә генә хас роле, аерым миссиясе бар: ул милләтебезне җыя, берләштерә.
гамәлгә ашыру ‑ реализовать, воплотить в жизнь
даирә ‑ круг, среда
иҗтимагый-сәяси ‑ общественно-политическая
казаныш ‑ достижение
нәшер итү ‑ издать
омтылыш ‑ стремление
рәсми ‑ официальный
тәнкыйть ‑ критика
үзгәртеп-кору ‑ перестройка
хакимият ‑ власть/властный
1. Сорауларга җавап бирегез.
1. Казанда рус телендә нәшер ителгән беренче вакытлы басма ничек аталган?
2. Татар телендә беренче газета кайчан һәм кайда нәшер ителә башлый?
3. Революциягә кадәр Казаннан тыш кайсы шәһәрләрдә татар телендә вакытлы матбугат басмалары нәшер ителгән?
4. ТАССР төзелү матбугатка ничек тәэсир итә?
5. Газета һәм журналлар кемнәр катнашында басыла?
6. "Ватаным Татарстан" нинди газета?
7. "Мәгариф" үз
битләрендә нинди мәсьәләләр яктырта?
2. Бу фактлар дөресме (текстның эчтәлегенә туры киләме)?
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
3. Текстның тулы планын
языгыз.
4. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзне языгыз.
Ф а й д а л а н у ө ч е н с ү з л ә р: теркәлә, кушымталары, гамәлгә, тәҗрибәне, матбугатның,казанышларын.
5. Кушма җөмләләрнең дәвамын язып бетерегез.
1. Татарча беренче көндәлек матбугат барлыкка килгәнче ...
2. ТАССР төзелгәннән соң ...
3. 1980 еллар ахыры ‑ 1990 еллар башында иҗтимагый-сәяси тормышны
үзгәртеп-кору барышында ...
4. Ә татар матбугатының үзенә генә хас роле, аерым миссиясе бар: ...
5. Татар телендә газета һәм журнал чыгару эше патша хакимияте тарафыннан озак еллар буена тоткарланып килә, ...
ТЕСТ