3.3. Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАССР Совнаркомы карары нигезендә 1939 елның 13 августында оештырыла. Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, татар халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгатенең актуаль проблемалары тирәнтен өйрәнелә. ТӘСИ галимнәре гуманитар фәннәр үсеше, татар һәм Татарстан Республикасының башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияты торгызылуына бик зур өлеш кертәләр. Институт Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, чит ил (АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора.

ТӘСИ Бөек Ватан сугышына кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, татар теле, рус теле һәм тарих. 1961 елны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, 1968 елны сәнгать бүлеге, 1975 елны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.

Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла.

1988 елдан башлап институтка Республика җитәкчелеге тарафыннан яңа эшчәнлек ‑ югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләрне координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү бурычлары куела.

Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше тора.

Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 215 фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар.

 

Б и р е м н ә р

1. Сорауларга җавап бирегез.

1. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ничек оештырыла?

2. Институтта нинди актуаль мәсьәләләр тирәнтен өйрәнелә?

3. ТӘСИ Бөек Ватан сугышына кадәр ничә бүлектән тора?

4. ТӘСИ галимнәре Татарстан Республикасы халыклары тормышында нинди роль уйныйлар?

5. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кайсы юнәлешләр буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар?
 

2. Бу фактлар дөресме (текстның эчтәлегенә туры киләме)?

IDevice Question Icon
1. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАССР Совнаркомы карары нигезендә 1949 елның 13 августында оештырыла.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. ТӘСИ галимнәре гуманитар фәннәр үсеше, татар һәм Татарстан Республикасының башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияты торгызылуына бик зур өлеш кертәләр.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. ТӘСИ Бөек Ватан сугышына кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, татар теле, рус теле һәм тарих.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Ел саен институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

5. Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше тора.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Текстның тулы планын языгыз.

4. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзләрне языгыз.

iDevice icon
1. Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге карала, үсеш планына кертелә. 2. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре . 3. 1988 елдан башлап институтка Республика җитәкчелеге яңа эшчәнлек ‑ югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү куела. 4. Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 215 фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре советлары бар. 5. ТӘСИ Бөек Ватан сугышына 5 бүлектән тора.
  

Ф а й д а л а н у  ө ч е н  с ү з л ә р: ачыла, бурычлары, яклау, үзгәрешләр, мәдәни, тарафыннан, яңадан, фәнни, кадәр, тикшеренүләрне.

5. Калын шрифт белән бирелгән сүзләрне текстагы синонимнары белән алыштырып языгыз.

iDevice icon

1. Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше тирәнтен тикшерелә . 2. Институт Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, чит ил (АКШ, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәре белән тыгыз бәйләнештә тора. 3. ТӘСИ Бөек Ватан сугышына хәтле 5 бүлектән тора. 4. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре оештырыла . 5. Институт бүлекләрендә эшләүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше исәпләнә .

 

  

Ф а й д а л а н у  ө ч е н  с ү з л ә р: элемтәдә, кадәр, тора, өйрәнелә, хезмәт итүче, ачыла.

"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008