3.2. Татар Дәүләт филармониясе
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе республиканың музыкаль культурасын үстерү һәм пропагандалау максатыннан чыгып 1937 елның 21 августында оештырыла. Филармония ачылу татар җырчы һәм музыкантларының башкару культурасының камилләшүенә зур этәргеч була. Филармониянең беренче коллективы ‑ 35 музыканттан торган симфоник оркестр. Әлеге оркестрның беренче дирижеры булып М.Э. Шеппер билгеләнә, соңрак аны И.В. Аухадеев алыштыра. 1938 елның 11 гыйнварыннан ул Татар дәүләт симфоник оркестры дип атала башлый. 1939 еллар ахырында оркестр яңа ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театр карамагына күчә.
А.С. Ключарев эшчәнлеге йогынтысында яңа коллектив ‑ татар халык инструментлары оркестры оеша. Кызганычка каршы, 1941 елны әлеге коллектив таркатыла.
1937 елны филармония каршысында татар авыз иҗаты кабинеты ачыла. Аның җитәкчесе итеп башта С.Ш. Тагиров аннан А.С. Ключарев билгеләнә.
Шул ук елны филармония каршысында И.В. Грекулова җитәкчелегендә Дәүләт хор капелласы оештырыла. Ярты елдан соң капелла ТАССР җыр һәм бию ансамбленә әйләндерелә. Аның җитәкчесе һәм хорместры итеп З.С. Ахметова билгеләнә. 1991 елдан башлап әлеге бөтен дөньяга танылган ансамбль мөстәкыйль иҗади эшчәнлек алып бара башлый.
1937 елны филармониядә А.В. Казанский җитәкчелегендәге эстрада-концерт бүлеге ачыла.
Татар дәүләт филармониясе башта Киров урамында, соңрак Бутлеров урамындагы галимнәр йортында урнашкан булса, хәзер Гоголь урамындагы ике катлы бинаны били.
Милли музыка үсешенә керткән зур өлеше һәм Г. Тукайның тууына 60 ел булу уңаеннан 1946 елда филармониягә бөек татар шагыйре исеме бирелә.
Филармония тарихына алтын хәрефләр белән аның сәнгать җитәкчеләренең исемнәре: Дж.Г. Садрижиганов (1948-1949), А.С. Ключарев (1950-1952), Җәүдәт Фәйзи (1953-1959), Р.К. Волков (1959-1964), А.З. Монасыпов (1966), М.Н. Нигмәтҗанов (1967-1973), И.Г. Мазитов (1975-1990) язылган.
1992 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татар дәүләт филармониясенең җитәкчесе булып Россиянең һәм Татарстанның артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров тора.
2000 елны филармониянең Павлюхин урамында урнашкан үз концерт залы барлыкка килә.
Бүген филармониядә 5 коллектив эшли: Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры, Татарстан Республикасы дәүләт халык инструментлары оркестры, опера һәм камера музыкасы бүлеге, халык авыз иҗаты музыкасы ансамбле.
Татар дәүләт филармониясе бөтендөнья тамашачыларын Татарстан музыка сәнгате белән таныштыру эшен алып бара. Филармония 1989 елны "Татар җыры", 2003 елны Илһам Шакиров исемендәге татар җыры башкаручылары халыкара конкурсларын оештыручыларның берсе булып тора.
Республикабызның горурлыгы булган Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ел саен үзенең репертуарын яңарта, яңа программалар төзү өстендә эшли.
1. Сорауларга җавап бирегез.
1. Татар дәүләт филармониясе нинди максатыннан чыгып оештырыла?
2. Филармониянең беренче коллективы дип нәрсәне атыйбыз?
3. Яңа коллектив ‑ татар халык инструментлары оркестры кем йогынтысында оеша?
4. 1937 елны филармониядә нинди бүлек ачыла?
5. Филармониягә ни сәбәпле бөек татар шагыйре исеме бирелә?
6. Татар дәүләт
филармониясенең җитәкчесе кем?
2. Бу фактлар дөресме (текстның эчтәлегенә туры киләме)?
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
Дөрес
| |
Дөрес түгел
|
3. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзне языгыз.
Ф а й д а л а н у ө ч е н с ү з л ә р: танылган, оештырыла, соң, җитәкчесе, каршысында, җитәкчелегендәге.
4. Калын шрифт белән бирелгән сүзләрне текстагы синонимнары белән алыштырып языгыз.
ТЕСТ