3.1. Театр сәнгате

Татар театрының барлыкка килүе XX гасыр башында халык тормышының катлаулануы нәтиҗәсендә була. Башка сәнгать төрләре кебек үк аның алдына да иң элек тормыш куйган таләпләргә кичекмәстән җавап бирү бурычы куела. Татар театры һәркем өчен дә аңлаешлы халык сәнгате буларак туа. Аны зыялылар, эшчеләр, ил эчендәге чуалышларда катнашкан өчен мәдрәсәдән куылган шәкертләр, приказчиклар дөньяга китерә.

Татар телендәге халыкка уйналган беренче спектакльләр бер ук вакытта диярлек Уфа, Казан, Оренбург, Әстерхән Октябрь инкыйлабына кадәр татарның мәдәният үзәкләре булган шәһәрләрдә уза. Казанда беренче спектакль 1906 елның 22 декабрендә (иске стиль белән) уйнала. Шушы көн татар театрының туган көне дип санала. 2007 елның маенда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге беренче профессиональ татар театр труппасы төзелә, алар ил буенча гастрольгә чыгып китәләр.

Беренче татар профессиональ театр труппалары барлыкка килү вакытында милли драматургия да уңышлы гына эшләп килә. 1905-1907 еллар ‑ Гәлиәсгар Камал иҗатының чәчәк аткан чоры. Шушы ук чорда Гаяз Исхакый, Гафур Колахмәтов, Фатих Хәлиди, Я.Вәли кебек әдипләрнең дә яңа әсәрләре бер-бер артлы язылып тора. Көндәлек тормыштан алынган вакыйгаларны, прототипларын урамда очратырга мөмкин булган геройларның хис-кичерешләрен, хис-хыялларын сурәтләгән көнкүреш драмалары сәхнәгә куйганда реалистик алым куллануны, спектакльнең барлык компонентларында да тормыш дөреслеге саклануны сорыйлар.

1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаның даими эш урыны да юк, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. 1911 елны труппа Шәрык клубы штатына алына.

1912, 1915 елларда татар театрының тагын ике труппасы ‑ «Нур» һәм «Ширкәт» төзелә. Режиссура сәнгатенә башта беренче татар артискасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, соңрак Ш.Шамильский һәм Мохтар Мутиннар килә. Шулай да «Сәйяр» труппасы җитәкчесе Габдулла Кариев бу өлкәдә беренчелекне саклый.

1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка «Аң» труппасы артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда Татар дәүләт академия театры дип үзгәртелә. 1939 елда аңа татар драматургия классигы Г.Камал исеме бирелә. (М.Арслановтан).

 

Б и р е м н ә р

1. Сорауларга җавап бирегез.

1. Татар театрын кемнәр дөньяга китерә?

2. Татарча беренче спектакльләре бер ук вакытта диярлек нинди шәһәрләрдә уза?

3. Казанда беренче татар спектакле кайчан уйнала?

4. Беренче профессиональ татар театр труппасы кем җитәкчелегендә төзелә?

5. Бердәнбер профессональ «Сәйяр» труппасы белән 1911 елны нинди күренекле вакыйга була?

6. 1912, 1915 елларда нинди татар театр труппалары төзелә?
 

2. Текстан сыйфат фигыльләрне табыгыз.

3. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзне языгыз.

iDevice icon

1. Башка сәнгать төрләре кебек үк аның алдына да иң элек тормыш куйган таләпләргә кичекмәстән җавап бирү куела. 2. Татар театры һәркем өчен дә аңлаешлы халык буларак туа. 3. Аны зыялылар, эшчеләр, ил эчендәге чуалышларда катнашкан өчен мәдрәсәдән куылган , приказчиклар китерә. 4. 1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы  Беренче татар совет драма труппасы төзи. 5. 1905-1907 еллар ‑ Гәлиәсгар Камал иҗатының аткан чоры.

  

Ф а й д а л а н у  ө ч е н  с ү з л ә р: сәнгате, чәчәк, шәкертләр, дөньяга, бурычы, җирлегендә

ТЕСТ

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз: күчмә хәлдә яшәү
жить как кочевники
вести кочевой образ жизни
переселяться

2. Дөрес тәрҗемәне табыгыз: хис-кичерешләрне сурәтләү
описывать чувства,эмоции
описывать внутренное состояние
описывать чувствительность

3. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка «Аң» труппасы артистлары кушыла.
исем фигыль
сыйфат фигыль
рәвеш (хәл) фигыль
инфинитив

4. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез. Беренче татар профессиональ театр труппалары барлыкка килү вакытында милли драматургия да уңышлы гына эшләп килә.
исем фигыль
сыйфат фигыль
рәвеш (хәл) фигыль
инфинитив

5. Җөмләнең дөрес дәвамын табыгыз. Татар театрының барлыкка килүе ...
XX гасыр башында халык тормышының катлаулануы нәтиҗәсендә була.
көндәлек тормыштан алынган вакыйгаларны, прототипларын урамда очратырга мөмкин булган геройларның хис-кичерешләрен, хис-хыялларын сурәтләү нәтиҗәсендә була.
тормыш куйган таләпләргә кичекмәстән җавап бирү бурычы куелу нәтиҗәсендә була.

6. Җөмләнең дөрес дәвамын табыгыз. 1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә ...
Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры төзи.
«Нур» труппасы төзи.
Беренче татар совет драма труппасы төзи.

7.Хаталы җөмләне табыгыз.
Шушы ук чорда Гаяз Исхакый, Гафур Колахмәтов, Фатих Хәлиди, Я.Вәли кебек әдипләрнең дә яңа әсәрләре бер-бер артлы язылып тора.
Гәлиәсгар Камал иҗатының чәчәк аткан чоры 1905-1907 еллар.
1911 елны труппа Шәрык клубы штатына алына.

8. Хаталы җөмләне табыгыз.
1906-1911 елларны бер генә профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши.
Казанда беренче спектакль 1906 елның 22 декабрендә (иске стиль белән) уйнала.
1939 елда аңа татар драматургия классигы Г.Камал исеме бирелә.

9. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.
даими эш урыны
спектакль тудыруга шартлар
таләпләргә җавап бирү

10. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.
беренчелеккә саклый
күчмә хәлдә яши
бурычы куела


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008