2.3.2. Бала туу белән бәйле йолалар

Авылда акушерлык хезмәтен башкаручы ике әби бар иде: Газзәтти һәм Гайшәтти. Алар дөньяга бик күп юньле бәндәләр тудырып, авылларда медпунктлар ачылгач, «үз теләкләре белән» дөньядан китеп бардылар. Үзләре аякка бастырган кешеләр өчен җир өсте бераз бушасын дигәндәй, тын гына, шыпырт кына китеп бардылар.

Газзәтти - минем әби. Кендек әбисе. Мин аңа үз гомеремдә бер бүләк бирә алмадым. Әгәр хәзер ул исән булса, мин аңа авылга кайткан саен күчтәнәч, кием-салымнан бүләк алып кайтыр идем. Әмма ул минем зур үскәнне көтеп тора алмады.

... Камыт аяклары белән авыш-тәвеш килеп урамнан бер юантык карчык барса, ул - Газзәтти. Ул һәркем белән исәнләшә, һәр бала янында туктый. Инде урамда мине очратса, башымнан бисмилла әйтеп сыпыра да елап җибәрә:

- Тәүфикълы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, - дип яшь коя.

Гомумән, үз гомеремдә мин Газзәттинең еламаган чагын күрмәдем. Мине очраткан саен ул күз яше койды. Аның үзе таптырган балаларны ярату формасы шул булган икән. Башка малайлар белән сөйләшеп аңлашкач ачыкланды: һәрберсен (үзе таптырган баланы) очраткач башынан сыйпый да елап җибәрә икән:

- Тәүфыйклы булып үс, балам, анан сине бик авырлык белән тапты, - ди икән.

Әни янына килгәндә дә алар шулай бала тәүфыйгы турында сөйләшәләр иде. Бер хикәят тә истә калган. Имеш, бер егет карт авыру әнисен арка кочтырып өч мең чакрым ераклыктагы изге суга алып барып кайткан. Кайткач бер акыл иясеннән сораган:

- Мин, - дигән, - әниемне савыктыру өчен өч мең чакрым ераклыкка аны арка кочтырып алып барып кайттым. Анам алдында минем бурычым үтәлдеме инде?

- Һи-и-и, - дигән акыл иясе. - Һи-и-и... Бу - беләсеңме нәрсә? Бу хезмәтең синең анаңның бер минутлык тулгагына да тормый.

Гайшәтти. Анысы - дөньяда бер генә. Дөньяда андый икенче карчык була алмый. Ни өчен? Беренчедән, Гайшәтти гомере буе үзе дөньяга китергән балаларның хәлен белеп йөрде. Аның ниндидер графигы бар иде, ахрысы. Икенчедән, дөньяда Гайшәтти кебек ике бүрек киеп йөргән бүтән карчыкның булуы мөмкин түгел. Мин тамакларын урам җиленнән, ишек-тәрәзә җиленнән саклап төренеп йөргән атказанган, халык артистлары-фәләннәрне күргәнем бар. Син авызыңны күтәреп клуб ишеге янында тәмәке тартып торганда, бугазын әллә ниткән шарфлар белән урап, (май ае!) сәхнәгә таба җырчы кереп китә. Вәли карт үзенең чалгысын ничек карап тотса, Гатият абзый үзенең «Зингер» машинасын ничек кадерләсә, теге жырчы үзенең бугазын шулай кадерли. Иң кыйммәтле урын! Иң кыйммәтле хезмәт коралы!

Гайшәтти исә башын саклый иде. Күз алдына китерегез: кышның көне өегезгә әкрен генә бер чүмәлчек килеп керә. Бөтен йорт аякка баса, ду-чат килә:

- Әби килгән! Гайшә әби килгән!

- Үземнең әби килгән! Кендек әбием килгән!

Ләкин «әби» үзе юк әле: әлегә чүмәлчек кенә бар.

Һәм бала-чага теге чүмәлчекне сүтәргә керешә. Чүмәлчек эчендә Гайшәтти барын бөтен кеше белә. Әмма сүтәргә, шуны табарга кирәк.

Гайшәттине тапканчы, әлбәттә, байтак эш бар әле. Башта яшел шакмаклы, юрган хәтле зур шәлне чүмәлчек өстеннән аласы. Әлеге шәл астында колакчынлы бүрек. Бүрекне аласы. Шуннан аста кәҗә мамыгыннан бик яхшы шәл. Нафталин исе килеп тора. Аны да аласы. Шуны алгач, бәрән тиресеннән тегелгән бер түгәрәк бүрек чыга. Гайшәттигә хәтле әле ерак! Бәрән бүректән сон зур алсу чәчәкле шәльяулык. Аны сүтеп аласың. Зур чәчәкле шәльяулыктан соң гына гадәти баш яулыгы күренә һәм җыерчыклы мөлаем йөз хәрәкәткә килә:

- Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз? - дип, Гайшәтти елмая. Андый елмаю! Андый самимилек! Андый якынлык!

Аннан Гайшәтти дөньяга чыгарга үзе виза биргән балаларны сөя.

- Син ни атлы әле? (Безнең авылда карт-карчык бер кайчан да «ни исемле» дип сорамады.) Ә-ә, шулай шул, мин әле онытканыем. Сиңа, бәбекәем, арыш урагы җитсә ун тула инде... Ә менә монысының исемен беләм. Зәйнагытдин. Сөннәткә утырттыгызмы әле? Бик яхшы, бик яхшы, улым. Каз суйганда сиңа да җиде тула бит инде.

Гайшәтти безнең гаиләдә дә кадерле әби. Әни сөйли иде: имеш, әти ерак юлга чыкканда әни янында Гайшәттине калдырган.

- Гайшәтти, ишетсен колагың, мин кайтканда өйдә малай булсын,-дигән. Шаярып болай дигән:

- Малай булмаса, күземә дә күренәсе булма... Беркатлы, саф күңелле Гайшәтти, бичара, моны чын йөрәктән кабул иткән. Бичараның бәхетсезлегенә каршы әни кыз бала тапкан. Ул арада төш авышканда, Теләче базарыннан әти дә кайтып төшкән. Олы урыс капканы дөбердәтеп ачып ат белән ишегалдына килеп кергән, лапас астында толыплар кагып, ат туарып матавыкланган да, җылы, парлы өйдән башына бер генә кат шәл бөркәнеп, бер генә бүрек кигән Гайшәтти килеп чыккан. Ул гаепле кеше сыман, башын түбән игән дә әтигә карамыйча гына:

- Анысы инде ходай эше... Әһ-һемм... Ие, анысы ходай эше. Берәү - улдан, берәү - кыздан. Ие. Берәү - улдан, ие, берәү - кыздан. Ие. Ходай эше ул...

Әти шул вакытта Гайшәттине мәңге онытмаслык итеп шатландырган.

- Гайшәтти! Бала сәламәт тудымы? Әнисе сәламәтме? Әйдә өйгә керик, сөенеч бүләге бирәм!-дип, сабыйларча шатланган карчыкны өйгә алып кереп киткән.

«Берәү - улдан, берәү - кыздан» дигәненең мәгънәсе болай икән: бер төрле ата-ана улдан игелек күрә, икенче бер төрлесе кыздан. Тормыш моны раслады: Гайшәтти дөньяга китергән улларның бик күбесе илгә игелек күрсәтеп сугыш кырларында ятып калдылар. Гайшәтти дөньяга китергән бик күп кызлар яшьтән егетләре сугышта шәһит китү аркасында карт кызлар булып туган нигезләрендә утырып калдылар һәм ата-анага игелек күрсәтеп картайдылар. .

Ил - уллардан, ата-ана кызлардан игелек күрде. Хәер, моны аерып билгеләве кыен. Тик бер нәрсә генә бәхәссез: безнең авылда Гайшәтти белән Газзәтти якты дөньяга чыгарышкан малайлар да, кызлар да илгә, йортка, ата-анага игелекле булдылар. (Ф.С. Баязитовадан)

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Шушы тексттан чыгып, элеккеге заманда кендек әбиләрнең ролен билгеләгез. Ни өчен алар иң хөрмәтле кешеләр булып саналган?

2. Бала туу белән бәйле нинди йолалар, гореф-гадәтләрне беләсез?

3. Балага исем нинди принциплардан чыгып бирелә? Кайсы принципны сез өстенрәк күрәсез?

4. Бала тәрбияләгәндә халык традицияләре, авыз иҗатының ролен күрсәтегез һәм аерым мисаллар белән дәлилләгез.

5. Күз тиюне ничек аңлыйсыз? Аның белән бәйле нинди ырымнар беләсез?

6. Баланың теле тизрәк ачылсын өчен, тизрәк тәпи йөреп китсен өчен, авырган очракларда нинди им-томнар кулланылган? Бүген алар кулланыламы?

7. Тәүфыйкъ сүзе нинди мәгънәне аңлата? Баланың тәүфыйкълы булуында кендек әбиләрнең, ата-ананың, гаиләнең ролен күрсәтегез.

8. Бүгенге көндә бала тәрбияләүдә нинди юнәлешләргә күбрәк игътибар итәргә? Хәзерге һәм элеккеге җәмгыять тормышындагы аерма тәрбия өлкәсендә ни дәрәҗәдә чагылыш таба?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Баланың үз әбисе генә (әтисенең яисә әнисенең әнисе) кендек әби ролен үтәгән.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Бала тәрбияләүдә халык традицияләре, фольклор әсәрләре әһәмиятле урын алып торган.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Җөмләләрдә фигыльләрне дөрес формага куеп, аерым сүзләрдә тиешле хәрефләрне языгыз.

iDevice icon

Төрле рымнар, й лалар, шиг ри сүз-такмаклар баланы матур киләчәккә әзерлә , сау-сәл мәт, нык ру лы итеп тәрбиялә теләге белән сугарыл .

  Бала авыр кит , ата-ана т рле дәв ла чараларына к реш .

Бераз вакыт уз , ма сус мә лес җы , мулла чакырт , балага чын исем куш нар: сайлан исемне кычкыр әйт , д га кыл , Кор ән с рәләреннән өз кләр укы .
  

5. Төрле диалектларда кулланылучы бала туу белән бәйле бу сүзләрне аңлатыгыз. Шушы уңайдан үзегезнең төбәккә хас булган лексик берәмлекләрне искә төшерегез:

бала асрау, сөенче алу, майболамык, сетләш, авызландыру, бәби чәе, бәби туе, бәби мунчасы, бәби боткасы, бишек бирнәсе, сөннәт туй.

6. Бирелгән тексттан гарәп-фарсы һәм рус алынмаларын күчереп алыгыз, аларның төрдәшләрен табыгыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008