2.3.1. Туй йолалары

Татар халкының гаилә йолалары арасында иң зур һәм хөр­мәтле урынны никах туе, егетнең өйләнүе, кызның кияүгә чыгуы белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, йола җырлары алып тора. Туй йоласы татар халкында яхшы сак­ланган, һәм ул үзенчәлекле эчтәлеккә ия. Сабантуй кебек үк, туй йоласы да - искиткеч бай, катлаулы, күпкырлы музыкаль-драматик тамаша. Туй йоласы, бик зур иҗтимагый әһәмияткә ия булган вакыйга буларак, берничә көн, кайвакыт атна-ун көн, хәтта айдан артык дәвам итәргә мөмкин.

Гадәттә туйга әзерлек егетнең әти-әнисе үтенече буенча кыз өенә, аның әти-әнисенә яучы-башкода җибәрүдән башлана. Бу - туй йоласының рәсми өлеше башлану дигән сүз. Гадәттә кемнең кемгә кияүгә чыгарга җыенуы, кемнең кем кызын кодаларга ниятләве кебек хәбәрләр халык арасында күптән таралган була. Аерым очракларда башкода булып егетнең әтисе яисә сүзгә оста берәр туганы да барган. Шулай да сүзне җитди һәм рәсми рәвештә башлау - бу, барыннан да элек, бөтен авылда, хәтта тирә-якта танылган профессиональ яучы-димче эше. Яучы булып барасы кеше ничек киенергә, ничек барып керергә, үз-үзен ничек тотарга, ничек сүз баш­ларга тиешлеген бик яхшы белә һәм, оста яучы буларак, уңай нәтиҗәләргә ирешә. Еш кына яучы үзенең нинди максат белән килүен җыр яки такмак, ә кайвакыт, борынгы чичән­нәр кебек, махсус әзерләнгән такмак-такмазалардан башлый.

Яучы кирәк дәрәҗәдә оста, тәҗрибәле булса, эшне уңышлы башкарып чыкса, ягъни булачак кодалар кызларын әлеге егеткә бирергә риза булсалар, йоланың икенче этабы - кыз ярәшү, кыз килешү башлана. Аңа берничә (кагыйдә буларак, дүрт-биш) көн калгач, кызның әти-әнисе кодаларны һәм башка якын туганнарны киңәш мәҗлесенә чакыра.

Туйның һәрбер мизгеле, һәрбер күренеше җыр, музыка, такмак-такмаза, төрле ырымнар, йолалар белән үрелеп бара. Туй өчен махсус һәм үзенчәлекле аш-су, савыт-саба, кием-салым, түшәк-ястык һ.б. әзерләнә. Гомумән, татар халкы гаилә кору мәсьәләсенә бик җитди караган, аны әзерләү һәм уздыруның гаять матур формаларын булдырып, гасырлар буена аларны камилләштерә килгән. Халыкның гаилә тормы­шын, туган-тумачалык мөнәсәбәтләрен өйрәнүдә туй йолалары һәм туйда яңгыраган шигъри-музыкаль әсәрләр бай һәм кат­лаулы чыганак ролен үти алалар. (Ф.С. Баязитовадан).

 
Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Гомернең өч туе дигән гыйбарәне ничек аңлыйсыз?

2. Гаилә йолалары арасында никах туе нинди урын били һәм ни өчен?

3. Никах үткәрүнең нинди үзенчәлекләрен күрсәтә аласыз?

4. Татар халкында туй йоласы нинди этаплардан тора?

5. Туйга әзерлек үз эченә нәрсәләрне ала?

6. Яучыга нинди сыйфатлар хас булган?

7. Кыз ярәшү йоласын ничек аңлыйсыз?

8. Хәзерге көндә килен төшергәндә нинди йолалар үтәлә?

9. Өйләнешүнең тагын нинди формаларын беләсез?

10. Бүгенге туй йолаларында элеккеге традицияләрнең чагылышы ни дәрәҗәдә?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Почмакка керү кызның кияү йортына барып торуны аңлата.
  
Дөрес
Дөрес түгел

Мәһәр - никах вакытында кияү ягыннан кыз өчен бирелә торган мал, акча.
  
Дөрес
Дөрес түгел

Борынгыдан инәй - кияүгә чыгучы кызның булачак каенанасы.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Бирелгән сүзләр белән икенче төр изафә бәйләнештә торган туй йолаларына бәйле сүзтезмәләр ясагыз: киңәш, ишек, кияү, килен, туй, сандык, кыз, бусага, кода, бүләк, мунча, йола, сакчы, мәҗлес, бау, башлык, кода, бирнә, аш, күчтәнәч.

Ү р н ә к: Килен сандыгы, кода ашы.

5. Туй йолалары белән бәйле туганлык терминнарының мәгънәләрен аңлатыгыз. Үзегезнең төбәктә шуларга туры килерлек нинди сүзләр кулланыла?

Башкода, каенсеңел, каенэне, балдыз, килендәш, җиңги, җизни, кодача, кодагый, баҗай.

6. Түбәндәге тотрыклы сүзтезмәләрне бер сүз белән алыштырыгыз һәм үзара синоним булганнарын билгеләгез:

Башлы-күзле булырга, бер канат сыну, ике сыңар бер кием, кулга-кул тотынып, чиләгенә күрә капкачы, пар күгәрченнәр кебек.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008