2.2. Милли бәйрәмнәр

Милли бәйрәмнәрнең иң зурысы - Сабантуй. Дөньяда күп сабантуйлар күрдем, күп көрәш күрдем. Хәзер сабантуй мәйданына үлчәү категориясе белән кер­тәләр, фәнгә нигезләп көрәштерәләр. Әмма, Курсалар кадәр көрәшкән, шуны сәнгать дәрәҗәсенә җиткергән башка кө­рәшчеләрне белмим мин. Курса көрәшчеләренең берсен «Коры» дип йөртәләр иде, көзен яки кышын, бәлки, аны мулла кушкан исеме белән дә йөрткәннәрдер, инде дә са­бантуй атналары җиткәндә ул кеше «Курса корысы» дип кенә йөртелә иде.

- Фәлән сабантуйга Курса корысы барырга җыена икән... дигән дәһшәтле хәбәр тарала иде бервакыт.

Менә сугышка кадәрге бер сабантуйда мин шуны күрү бәхетенә ирештем.

Авыл сабантуенда хәзерге көрәшү - көрәшмени ул! Мәйдан уртасына керәләр дә иң башта бил ала алмыйча халыкның бәгырен телгәлиләр. Көрәшчеләр таза, арка-җилкә калын, корсак та саллы. Менә түгәрәк уртасында берсен-берсе этеп, сөзешеп йөриләр дә бервакыт, инде ха­лыкның дәрте бөтенләй сүнгәч, ишелеп бер-берсе өстенә тө­шәләр. Кем җиңгән дә кем җиңелгән - шайтаным да аңла­мый.

Әмма теге сабантуенда...

- Курса корысы керде, - дип берәү шырыйлап кыч­кырмасынмы!

Сабантуй бит ул елларда куп тавышлы була иде. Мәйдан тирәсендә төрле авыл егетләре гармунга җыр­лап йөриләр, һәрбер төркемнең үз көе, үз җыры. Болар тавышына мәйдан читендәге туармыйча бәйләп куелган сабантуй атларының шөлдер, кыңгырау тавышлары, ма­лай-шалайның чыр-чу килеп куышып йөрүләре, көмеш та­бакка энҗе чәчкән күк кызлар көлүе бөтенесе бергә кушылып баш әйләндергеч сихри бер ор­кестр тәшкил итә иде. Шуның өстенә исләр: ат исе, камыт күне, яңа чапкан печән, кыш буе сандыкта нафталинлап яткырылган күлмәк, ефәк шәл исе, авыл кибетләреннән килеп лотоклар корган күләгәле оялардан чыккан прәннек-конфет исе, сабантуйга дип кенә каратып, кләйләтеп, лаклатып алган тальян исе - болар барысы - музы­ка, ис, чуар төсләр - кешене табигый халәтеннән күпмегәдер аерып ала һәм кеше исәрләнә... Кешене бит шулай, элек-электән төсләр, биеклек, киңлек, тавыш, гөмбәз әсәрткән. Чиркәүгә, храмга кергән кеше үзенең тар алачыгы белән чагыштырганда могҗиза булып күренгән биек купол астында торып андагы төсләргә, музыка яңгы­равына шаккатып калган, үзен нуль дип, тузан бөртеге дип сизгән. Мәчеттә дә шулай: яп-ялангач диварлар, биек түшәм, шомлы тынлык сине нульгә калдыра: син-тузан бөртеге, син - беркем дә түгел. Мондагы ис... Чиста стена исе. Кеше яшәмәгәнлек исе. Мондагы тавыш. Авыл малай­лары мәчеткә кергәч, ау-у-у дип кычкырып карыйлар, бу авазлар мең вә миллион кисәкчә булып синең йөрәгеңә бәрелеп кайталар һәм тәнеңне өшетәләр. Ниндидер без белмәгән көч бар бу дөньяда!-дигәнсыман ул кайтаваз­лар.

Монда кеше рухи киеренкелектән исергән, җирдән бераз гына аерылган. Кеше исәрләнгән.

Әнә шундый исәрлекнең иң кызган бер мизгелендә кисәтүле, тирән мәгънәле ачы тавыш:

- Көрәшкә Курса корысы керде!

Вәссәлам. Бу инде - чын сәнгать башлана дигән сүз иде, һәм сабантуй шым калды. Без, малайлар, кысылыша-кысылыша түгәрәк эченә табарак юл алдык, кактылар; суктылар, җикеренделәр, ләкин теге сәнгатьне карамый калырга хакыбыз юк иде безнең, ун чакрымлык араны ялантәпи йөгереп зрәгә генә киленгәнме? Хәтердә барысы да сакланган: менә мәйдан уртасына җиңел-җиңел генә атлап какча гәүдәле бер кеше керде - без шаккаттык! Бик җиңел сөякле күренде ул безгә, бит­ләре кояшта янган, яңак сөякләре бераз чыгынкы, сакалы сирәк кенә, тәбәнәк кенә гәүдәле бер карт. Үзара пышын-шашын китте:

- Картайган... Юк, болай гына, авыгын басар өчен генә кергән инде ул.

- Кара син андагы йөрәкне! Гыйззәткә каршы керде бит. Бетерә бит моны Гыйззәт...

Курса корысы каршында тирә-як сабантуйларында батыр калып йөрүче буй-сынлы Гыйззәт басып тора иде - Гыйззәтнең утыз яшьләр чамалы вакыты.

Халык сизми дә калды - саргылт сакаллы «Коры» яшен тизлеге белән Гыйззәтнең билен кызыл башлы сөл­гесе белән урап алды да шундук һөҗүмгә күчте.

Мәйдан өстендә читтәге ат шөлдере тавышын исәплә­мәгәндә чебен очканны ишетерлек үле тынлык урнашты. Ләкин озакка түгел. Корының башы күренми иде, ул Гыйззәтнең култык астына кереп беткән. Менә бер миз­гелдә мәйдан уртасына иске тегермән җимерелгәндәй әл­лә ниткән коркылдау тавышы таралды. (М. Мәһдиевтән)

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.
 

2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Сабантуй нинди мәгънәне аңлата?

2. Сабантуй ничек үткәрелә?

3. Элек авылларда хәзер сабантуйга хәзерлек эшләре ничек булган? Хәзер ничек?

4. Укылган текстка нигезләнеп сабантуйга хас үзенчәлекләрне күрсәтегез.

5. Автор көрәшне нәрсәгә тиңли?

6. Календарь йолалардан үзегез белгән милли йолаларны санап күрсәтегез.

7. Ул бәйрәмнәр кайчан үткәрелә һәм нинди мәгънәгә ия?

8. Нәрсә ул өмә? Аның нинди төрләрен беләсез?

9. Авылларда аулак өйләр нинди формада үткәрелгән, алар әдәп һәм әхлак тәрбияләүдә нинди роль үтәгән?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Нәүрүз бәйрәме декабрь ахырында уздырыла.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Хәзерге көндә Нардуган бәйрәме киң планда үткәрелә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Каз өмәсе авылларда хәзерге көндә дә зур әһәмияткә ия.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Өзектән тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы сүзләрне табыгыз.

Бу инде - чын сәнгать башлана дигән сүз иде, һәм сабантуй шым калды. Без, малайлар, кысылыша-кысылыша түгәрәк эченә табарак юл   алдык,  кактылар, суктылар, җикеренделәр, ләкин   теге   сәнгатьне карамый калырга хакыбыз юк иде безнең, ун чакрымлык араны ялантәпи йөгереп зрәгә генә киленгәнме?

5. Түбәндәге җөмләдә курсив белән бирелгән сүзнең мәгънәсен аңлатыгыз, ул нинди сүз төркеменә карый, дәлилләгез.

Көрәшкә Курса корысы керде.

6. Җөмләләрдә курсив белән бирелгән сүзләрнең өстәмә мәгънәләрен табыгыз.

Корының башы күренми иде, ул Гыйззәтнең култык астына кереп беткән.

"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008